Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаага мәхкәмәсендә MH-17 рейсы казасы эше тыңлаулары башлана


MH-17 очыкычының "кара тартмасы"

Дүрт гаепләнүченең өчесе Русиядән, берсе – Украина ватандашы, "ДНР" төбәгендә хәрби җитәкче.

Дүшәмбе Һаага бүлге мәхкәмәсе 2014 елның 17 июлендә Украина җирләре өстеннән очкан вакытта җимерелеп төшкән Malaysia Airlines һава ширкәтенең Boeing 777-200ER очкычы эшен карау башлана. Очкычта булган 298 кеше барысы да һәлак булды. Мәхкәмә процессы 2020 елның 9 мартында Амстердамда башланган иде.

Очкыч казасында дүрт кеше гаепләнә. Шуларның өчесе Русиядән. Болар ФСБның запастагы полковнигы Игорь Гиркин (Стрелков), Русия күзләү идарәсенең (ГРУ) отставкадагы өлкән офицеры Сергей Дубинский, һава-десант гаскәрләренең запастагы подполковнигы Олег Пулатов. Дүртенче гаепләнүче – Украина ватандашы, үзен республика дип игълан иткән "ДНР" төбәге күзләү бүлеге командиры Леонид Харченко.

2014 елның 17 июлендә Амстердамның Схипхол һава аланыннан күтәрелеп өч сәгать тирәсе очканнан соң, Украинаның көнчыгыш районнары күгендә "Боинг 777" "Бук" ракеты белән бәреп төшерелде. Бөтен юлчылар һәм экипаж әгъзалары һәлак булды. Араларында 80 бала булган.

Үлүчеләрнең күпчелеге (192) Нидерланд кешеләре булганлыктан, Украина каза эшен тикшерүне әлеге ил хакимиятенә тапшырды.

Нидерланд бу эшне карауда БМО һәм Юлчылык авиациясе халыкара оешмасы (ICAO) белән тыгыз элемтәдә алып барды.

Нидердандның Иминлек шурасы һәм Берләшкән тикшерү төркеме очкыч Украина көнчыгышында дәүләти булмаган кораллы оешмалар контролендәге җирләрдән атып төшерелгән дигән нәтиҗәгә килгән.

Украина көнчыгышындагы тарафлар барысы да һава казасына катнашы булмавын белдерә. Русия саклану министрлыгы һәм Русиянең рәсми вәкилләре ачык төстә халыкара Берләшкән тикшерү төркеме чыгарган нәтиҗәләрне кире кага.

2017 елның июлендә Нидерланд тышкы эшләр министрлыгы MH17 рейсы һәлакәтендә гаеплеләр табылса, алар Нидерландның үзендә хөкем ителәчәк дип белдерде.

2019 елның октябрендә Русия бу эш нигезендә гаепләнүчеләрнең өчесен Русиянең үзендә хөкем итәргә тәкъдим итте. Нидерланд бу тәкъдимне кире какты.

Гаепләнүчеләрнең барысы да - Игорь Гиркин (Стрелков), Сергей Дубинский, Олег Пулатов һәм Леонид Харченко мәхкәмәгә килүдән баш тартты. Пулатов мәхкәмә белән адвокатлар аркылы хезмәттәшлек итәргә килеште. Мәхкәмәдә аның мәнфәгатьләрен Нидерландтан ике адвокат һәм Русиядән бер адвокат яклый.

Хөкемдар Хендрик Стинхейс мәхкәмәнең "Русия командованиесенә барып җиткәнче бөтен чылбырны барлап чыгарга" ниятләвен әйткән, ә мәхкәмәгә килмәгән Дубинский, Гиркин, Пулатов һәм Харченко бер мәхкәмә процессы кысаларында аерым хөкем ителәчәк дигән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG