Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ачык Русия"нең элеккеге мөдиренә "ят агент" кануны нигезендә беркетмә төзелгән


Андрей Пивоваров
Андрей Пивоваров

Административ эш Андрей Пивоваровның 2017 елда булдырган "Ачык Петербур" сәүдә белән бәйле булмаган оешмасы өчен ачылган.

"Ачык Русия" иҗтимагый оешмасының элеккеге мөдире Андрей Пивоваровка "ят агент" кануны нигезендә административ эш ачылган. Бу эш Пивоваров 2017 елда мәгърифәтчелек белән шөгыльләнү өчен ачкан "Ачык Петербур" оешмасы белән бәйле. Бу турыда Пивоваров үзенең Telegram-каналында язып чыкты.

Пивоваровка беркетмә ул әлеге оешманы "ят агент" оешмалар реестрына кертмәгән өчен төзелгән. Әлеге маддә нигезендә Пивоваровка 300 мең сумга кадәр штраф яный. 2020 елның декабрендә Русия юстиция министрлыгы "Ачык Петербур" оешмасын мәҗбүри рәвештә "ят агент" сәүдә белән бәйле булмаган оешмалар исемлегенә керткән иде. Хәзерге вакытта бу оешма ябылуын рәсмиләштерә.

Административ эш Петербурның район мәхкәмәсенә 2 июньдә кергән. Шул ук көнне Андрей Пивоваров "теләнмәгән оешма" дип аталып йөртелүче белән хезмәттәшлек турында җинаять эше нигезендә ике айга сак астына алынды. Пивоваровның "Берләшкән демократлар" төркеменә муниципаль сайлауларда теләктәшлек күрсәтергә чакырып 2020 елның августында интернетта чыккан язмасы аны эзәрлекләүләргә сылтау булган.

Пивоваров үзен эзәрлекләү сәяси сәбәп белән эшләнә дип саный. Теләнмәгән оешма эшчәнлеге турында маддә ике елдан алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне күздә тота.

Пивоваров җитәкләгән "Ачык Петербур" оешмасы мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән. Юстиция министрлыгы аны "ят агент" исемлегенә бу оешмага Швециядән акча килгән дигән сәбәп белән кертте. Пивоваров андый акча булмады дип белдерде. Оешмага каршы шикаятьне Евгений Зубарев язган иде. Ул "ФАН" мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе. Бу сайт "Патриот" медиатөркеменә керә, аны исә бизнесмен Евгений Пригожин җитәкли.

27 майда "Ачык Русия" эшчәнлеген тулысынча туктатуын игълан итте. Бу аның тарафдарларын "теләнмәгән оешма" турында җинаять эшләре ачып эзәрлекләүләрдән саклау өчен эшләнә диелде.

Теләнмәгән оешмалар турында канун 2015 елның маенда имзаланды. Документка ярашлы, аларга Русиядә эшләү тыела.

"Теләнмәгән оешмалар" дип баш прокурор яки аның урынбасары "дәүләт иминлегенә һәм конституция төзелешенә янаучы" санаган, хөкүмәтнеке булмаган теләсә кайсы оешма таныла ала. Исемлеккә кертелгәннән соң, оешманың банк хисаплары туңдырыла. Шулай ук аларның бөтен бүлекчәләре ябылырга тиеш. Мондый оешмалар белән хезмәттәшлек итү тыела. Канун бозучыларга 500 мең сумга кадәр штрафлар һәм төрмә җәзасы каралган.

2017 елның 26 апрелендә Баш прокуратура Британиядә теркәлгән һәм Михаил Ходорковский белән бәйле булган Open Russia Civic Movement һәм OR (Otkrytaya Rossia) оешмаларын теләнмәгән дип таныды. Русиядәге "Ачык Русия" хәрәкәтендә һәм шул ук исемдәге иҗтимагый оешма вәкилләре безнең Британиядәге оешмаларга катнашыбыз юк дип белдереп килде. Моңа карамастан, "Ачык Русия" әгъзалары хакимият тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG