Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка математика җәмгыяте Байден белән Путин очрашуында Азат Мифтахов мәсьәләсен күтәрергә чакыра


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Америка математика җәмгыяте элегрәк Мифтахов эшендә гадел мәхкәмә таләп итеп рәсми белдерү ясаган иде.

Америка математика җәмгыяте АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе Лиза Петерсонга юллаган мөрәҗәгатендә 16 июньдә Женевада узачак Америка һәм Русия президентлары Джо Байден белән Владимир Путин очрашу програмына Русиядә алты елга хөкем ителгән математик Азат Мифтахов эше турында фикер алышуны кертергә чакыра.

Байден әлеге очрашуда Русиядәге кеше хокуклары мәсьәләсен күтәрәчәген әйткән иде. АКШның математика җәмгыяте шул нисбәттән Мәскәү Дәүләт университеты студенты Азат Мифтахов эшенә игътибарны юнәлтүне сорый.

"Азат Мифтахов күп яшьләргә һәм Русиядәге фәнни җәмгыятькә өмет һәм ныклык символы булып тора. Әгәр дә Русия хакимияте аны дуслыкка ишарә итеп азат итергә ышандырса, бу Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләрендә зур алгарыш була алуын күрсәтәчәк", диелә дөнья буйлап 30 мең әгъзасы булган Америка математика җәмгыяте мөрәҗәгатендә.

Элегрәк Америка математика җәмгыяте Мифтахов эшендә гадел мәхкәмә таләп итеп рәсми белдерү ясаган иде инде. Шулай ук Франциянең математика галимнәре берләшмәсе аның гаделсез гаепләнүенә каршы чыкты.

Азат Мифтахов "Мемориал" хокук яклау оешмасы тарафыннан сәяси тоткын дип танылды.

МДУ аспиранты, математик Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен ваткан өчен алты елга ирегеннән мәхрүм ителде. Мифтахов аппеляциясен карау иртәгә – 9 июньгә билгеләнгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG