Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павел Шмаков "СОлНЦе" мәктәбеннән китүе турында хәбәрне кире какты


Павел Шмаков

Моңа кадәр кайбер матбугат чаралары Павел Шмаковның "СОлНЦе" мәктәбе мөдире вазифасыннан китә дип язды.

Павел Шмаков "СОлНЦе" мәктәбе мөдире вазифасыннан китми. Бу хакта ул Азатлыкка белдерде. Моңа кадәр кайбер дәүләт матбугат чаралары аның мәктәптән китүе турында язды. Бу уңайдан, ул Азатлык хәбәрчесенә аңлатма бирде.

"Бу дөреслеккә туры килми. Казаннан китмим. Авырып торам, операция ясатырга барам. Мине мәктәптән китә дип яздылар. Беркая да китмим. Һәрвакыттагыча, журналистлар барысын да бутап бетерде. Минем өчен мәктәп вакытлыча икенче планга күчеп тора, ләкин бу мәктәптән китәчәкмен дигән сүз түгел", диде ул.

Кичә Шмаков Facebook-та мәктәп эше икенче планга күчә, сәламәтлек турында уйларга вакыт дип язган иде. "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Мәскәү, Германия яки Финляндиядә дәваланырга җыенуын әйтте.

"Вазифамны калдырмыйм. Сентябрьгә кадәр эш урынына кайтуым ихтимал", диде Шмаков.

Павел Шмаков 2019 елда Азатлык укучылары тарафыннан Ел шәхесе булып сайланды. Шмаков инде берничә ел мәктәптә татар телен урыс теле белән тигез дәрәҗәдә укыту хокукы өчен көрәшә. 2017 елда татар телен укытуны ихтыярига калдыруны мәхкәмәдә шикаять иткән бердән-бер мәктәп мөдире булды.

Берничә ай элек "СОлНЦе" мәктәбенең тарих укытучысы Фәрит Нигамедзинов мәктәп мөдире Павел Шмаковны җинаять җаваплылыгына тартуны, эшеннән алуны сорап, прокуратурага ике гариза язган иде. Укытучы өченчесен дә язачагын һәм анда Шмаковның Русия хезмәт кодексын бозуы турында бәян итәчәген белдерде. Татар активистлары, ата-аналар берләшмәсе Шмаковны яклап чыкты, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллап, Шмаков язмышына битараф калмаска, аның абруйлы исемен һәм намусын яклауда тырышлык куярга чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG