Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарский эмоциональный праздник Сабантуй


Сабантуй в одном из сел Кукморского района Татарстана. 12 июня 2021 года

В Поволжье пора Сабантуев. В районах Татарстана праздник провели 12-13 июня, в Казани он пройдет 26 июня. В прошлом году из-за пандемии коронавируса настоящего праздника не было. В этом году также отменили большой федеральный Сабантуй, но в селах и районах народ празднует. Эксперт по татарскому фольклору Фанзиля Джаухарова (Фәнзилә Җәүһәрова) в интервью Радио Азатлык рассказала, как праздник менялся. Как в советские времена, так и сейчас, Сабантуй используется в политических и идеологических целях, говорит она. Предлагаем отрывок из этого интервью с переводом некоторых слов.

— Фәнзилә ханым, бүген Сабантуй бәйрәме ничек сакланып калган (сохранился)? Ул үз асылын (суть) югалтмыймы?

— Сабантуй бетүгә таба юл алды (взял путь к исчезновению) димәс идем (не сказала бы). Хәзер һәр авыл үзенең Сабантуен үткәрергә тырыша. Бу авылда эшмәкәрләр (бизнесмены) барлыкка килү белән бәйле. Татарстанда күп авыллар инвесторлар кулында (в руках). Алар берара (в какое-то время) дүрт авылга бер, сигез авылга бер бәйрәм үткәрә иде. Хәзер акрынлап җыйнак (маленькие, собранные) авылларда да Сабантуйны үткәрә башладылар.

Сабантуйны үткәрү вакытын билгеләсәк, ул чәчү (посев) белән бәйле. Ләкин колхозлашу вакытында шәхси милек (частная собственность) буларак җирләр алынгач, Тәңрегә бүләк бирү, табигатькә ышану (вера в природу) кебек йолалар (ритуалы) юкка чыккан (исчезли). Колхоз малы (имущество) — мал түгел, дигән фикер башка кергән. Агротехник технологияләр кулланыла башлый, җирләрне башкача сөрергә (пахать) керешәләр. Әмма игеннең мул булуыннан халыкның тормышы үзгәрми иде. Совет заманында аның йола эчтәлеге (содержание) берникадәр кимеде (уменьшилось). Ләкин Сабантуй халыкның эчке (внутренняя) энергиясен, күмәкләшеп (вместе) аралаша торган иң зур бәйрәмнәренең берсе булып калды. Шул кадәр Яңа елга да сөенмибездер (наверное, не радуемся). Эх, безнең авылның Сабантуе ничек шәп, тегеләрнең авылына фәлән (такой-то) артист килгән икән, дигән авыллар арасында ярыш (соревнование) күзәтелә. Берара бүләк җыюның хасияте (польза, выгода) кимегән иде, хәзер балалар, шәһәрдән кайтучы балалар да зур бүләкләр күтәреп килә.

Сүзлек: Сабантуй

  • сакларга - сохранить
  • асылы - суть, содержание (чего-то)
  • эшмәкәр - бизнесмен
  • җыйнак - (собранный, маленький, от слова "җыярга" - собирать)
  • шәхси милек - частная собственность
  • мал - имущество (в том числе "скот")
  • йола - ритуал
  • Тәңре - общетюркский бог неба и небесный дух
  • күмәкләшеп - вместе
  • сөенәм - радуюсь
  • ярыш - соревнование

— Ләкин район Сабантуе авылда узучы бәйрәмнәрдән шактый аерыла (отличается).

— Сабантуйның инфраструктурасын булдырырга тырышу (стараться) — уңай күренеш, чөнки замана үзгәрү белән милли бәйрәм дә яңара (обновляется). Ләкин аның уңай (положительные) һәм тискәре (негативные) яклары бар. Район Сабантуйларында традицион бәйгеләр төшеп калып (выпадают), корпоратив бәйрәмнәрдә үткәрә торган шактый мәгънәсез (бессмысленные), кызып алганнан соң (здесь: заряженные или выпившие) энергияне чыгарыр өчен (чтобы выбить) уйнала торган уеннар алга чыкты. Чаңгыларда йөгерү (кататься на лыжах), бер метрлы аяк киеме (обувь длиной в 1 метр) киеп ярышулар дисеңме.

Ә менә колгага менүне (забираться на наклонный шест) алыйк. Анда хәзер иминлек чараларын (техника безопасности) саклап профессионаллар менә. Ул кыяфәт чыгарып (для вида), шул кадәр тиз генә үткәрелә торган бәйге булып калды. Бу безне борчый (беспокоит). Бүген булмаса, әлеге бәйге иртәгә төшеп калырга мөмкин (здесь: может выпасть из программы). Иң очына (до самого верха) менеп җитү дигән мәҗбүрият (обязательно) куелырга тиеш түгел (не должно). Башта балалар, аннан үсмерләр (подростки) менәргә тиеш. Кайбер районнарда капчык сугышлары (бой с мешками) 7-8 минут эчендә төгәлләнә (заканчиваются). Аның янында модератор булырга, олимпия системы белән үткәрелергә тиеш дип саныйм (считаю).

Авылларга килгәндә, алар төрле (разные). 100 хуҗалыклы (дворы) җыйнак кына авыл икән, анда күп дигәндә 600 кеше җыелырга мөмкин. Андый бәйрәмнәрдә көрәшләр (борьба) булмый. Әгәр көрәшчесе юк икән, ләкин Сабантуй үткәрергә тели икән, үткәрсен. Ул бит татарның эмоциональ бәйрәме. Әле генә кодагый (свекровь) булган кеше Сабантуйда үзенең киленен (сноха) күрсәтә (показывает). Әле генә әби (бабушка) булган ханым үзенең оныгын (внук, внучка) алып чыга. Татар башка бер бәйрәмдә дә үзенең эчке дөньясы (свой внутренний мир) белән уртаклашмый (не делится). Чыгарылыш укучылары (выпускники) җыела, сыйныфташлар (одноклассники) очраша, армиядән кайтучылар килә. Сабантуй колга белән генә билгеләнә (отмечатся) дип әйтмәс идем. Менәме, юкмы – колганы куялар. Кечкенә авылларда чүлмәк вату (разбивание горшка), капчык киеп йөгерү (бег в мешках), капчык сугышы (бой с мешками) бәйгеләре искиткеч популяр. Бәйгенең ямен (прелесть) шуннан табалар. Һәр авыл Сабантуйны ничек тели, шулай үткәрергә хокуклы (имеет право).

Кешенең көнкүреше (бытие) үзгәргәндә, Сабантуе ничек үзгәрмәсен? Аны консервацияләп булмый. Чабаталар кигән яулыклы апаларны (женщины в лаптях и платках) бастырып куябызмы? Андый Сабантуйны күреп тә булмый. Әгәр халык рәхәтләнеп (с удовольствием) бәйгеләрдә катнаша икән, мәйдан әйләнәсен (вокруг майдана Сабантуя) тутырып басып тора икән, нишләп без аны чын бәйрәм дип санамаска тиеш? Бу — чын Сабантуй. Чын бәйрәмне билгеләүнең бердән-бер категориясе — халык (народ) үзен бәйрәмнең чын хуҗасы (настоящий хозяин) итеп тоюы (чувствовать), үз күңелен күрүе.

Сүзлек: Сабантуй

  • аерыла - отличается
  • яңара - обновляется
  • чабата - лапти
  • көнкүреш - бытие
  • уңай - положительный
  • тискәре - отрицательный
  • мәгънәсез - бессмысленный
  • колга - шест
  • капчык сугышы - бой с мешками
  • көрәш - борьба
  • капчык киеп йөгерү - бег в мешках
  • чүлмәк вату - разбивание горшков
  • кодагый - свекровь
  • килен - невестка (сноха)
  • әби - бабушка
  • онык - внук (внучка)
  • чын хуҗа - настоящий хозяин
  • күңелен күрү - наслаждаться (дословно: "видеть душу")

Полную версию интереснейшего интервью об истории Сабантуя и о том, как праздник менялся со временем, а также о главных критериях праздника читайте на сайте Радио Азатлык.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG