Русия банкы илдә азык-төлек бәяләрен контрольдә тотмаячак, чөнки бу дефицит һәм кара базарның үсешенә китерәчәк, дип белдергән банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина.
"Бәяләрне артык озак тотсаң, дефицит та, кара базар да булачак. Ясалма рәвештә түбән куелган бәяләр аркасында җитештерүчеләргә дә этәргеч булмаячак, алар җитештерү күләмнәрен арттырырга теләмәячәк" дип сөйләгән Нәбиуллина "Комсомольская правда"га.
Советлар берлеге вакытында бәяләр рәсми төстә беркетелеп куелса да, халыкка җитәрлек товар юк иде, дип аңлаткан ул. Ул вакытта дефицит иде, ул инфляциядән күпкә куркынычрак, дигән Нәбиуллина.
"Әйбернең бәясе – аңа ихтыяҗ белән тәкъдим ителү күләме арасында баланс. Бик кирәк булганда, ашыгыч очракларда, башка мөмкинлекләр булмаганда яки вакыт ычкындырылган булса, кыска вакытка гына бәяләр белән идарә итү чарасын кулланырга була. Ләкин бу бик куркыныч әйбер" дип җавап биргән Үзәк банк җитәкчесе бәяләрне беркетеп куеп буламы дигән сорауга.
Русиядә соңгы айларда азык-төлек һәм башка төр товарларга, шулай ук хезмәт күрсәтүгә бәяләр күзгә күренеп үсә. Росстат китергән саннарга караганда, бер апрель ае эчендә генә дә кайбер төр яшелчәләргә бәяләр 20 проценттан алып җиде процентка кадәр үскән, Русия президенты Владимир Путинның шикәр комына һәм сыек майга бәя арттыруны тыюына карамастан, бу төр ризыклар да 1,9 һәм 1,4 процентка кыйммәтләнгән.
Татарстанда 2020 елның мартыннан 2021 ел мартына кадәр арада азык-төлек бәясе 9,2 процентка күтәрелгән. Бәрәңге һәм кишер бәясе – 72,9 процент, шикәр комы бәясе 55,7 процент арткан. Ярмалар, сыек май, тавык йомыркасы, чөгендер, суган бәясе дә 20-40% күтәрелгән. Сәнәгать җитештерүчеләре дә тауарга бәяне 27 процентка арттырган.
Русиядә исә азык-төлек бәяләре 2020 елда соңгы биш елда беренче тапкыр җиде процентка кыйммәтләнгән.
Узган ел декабрьдә Русия хөкүмәте илдә шикәр һәм май бәясен авызлыклауга ярдәм итәргә тиешле карар кабул итте. Документ авыл хуҗалыгы министрлыгына, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм монополиягә каршы хезмәткә сәүдә челтәрләре һәм җитештерүчеләр белән махсус килешүләр төзергә мөмкинлек бирде. Март ахырында хөкүмәт әлеге тауарларга бәяләрне туңдырды. Шикәргә бәяләр турында килешүнең мөддәте 1 июньдә чыкты.
Росстат мәгълүматынча, шикәр 2020 елда бәясе иң нык арткан ризык булган: аның бәясе 12 ай эчендә 65 процентка арткан.
Майда Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының интервенция фонды төзергә ниятләве әйтелде. Шикәр бәясе кыммәтләнсә, бу фондтан шикәр сатып, очсызланса, шикәрне сатып алып, шул рәвешле базарда шикәр бәяләре белән идарә итү мөмкинлеге каралды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!