Accessibility links

Кайнар хәбәр

В сети появилась новая татарская библиотека


Ученик 11 класса IT-лицея в Казани Ирек Галиев создал электронную библиотеку, куда каждый желающий может добавить произведения на татарском языке. Ирек мечтает перевести как можно больше произведений с иностранных языков на татарский. На Радио Азатлык вышло подробное интервью с автором идеи. Сегодня мы предлагаем отрывок из беседы. В помощь мы подготовили словарик.

— Ирек, иң башта электрон китапханә проекты белән ничек шөгыльләнә (заниматься) башлавыгызны әйтегезче. Бу эшне нигә оештырырга (организовать) булдыгыз?

— Бу эш мин 8нче сыйныфны тәмамлаган чакта (когда заканчивал) ук башланды. Җәйге каникул вакытында мин бер җәйге аланда (в лагере) булдым, анда безгә үз проектларыбызны эшләргә тәкъдим иттеләр (предложили). Үзем күптәннән татар теле, әдәбияты үсеше белән кызыксынам (интересуюсь), проектымны бу юнәлештә (в этом направлении ) эшләргә булдым.

Бер мәсьәләгә игътибар иттем (обратил внимание) : интернетта татар әдәбияты тупланган, матур дизайнлы һәм яхшы эчтәлекле, җайлы кулланылышлы (удобный в использовании) электрон китапханә юк. Булган сайтларның җитешсезлекләре (недостатки) бар: кайдадыр дәреслекләр (учебники) генә тупланган, кайдадыр интерфейс күзгә ятышлы түгел (не сидит, досл: "неприятно глазам"), кайдадыр китапларны онлайн гына укып була.

Бу проблем миңа бик мөһим (важная) булып тоелды, татар әдәбияты – безнең мирас (наследие), һәр теләгән кешенең (у каждого желающего) бу мирас белән танышу мөмкинлеге (возможность) булырга тиеш. Лагерьда мин сайтны әзерли башладым, проект формалаша башлады. Нәтиҗәдә, бу проектым гран-при бүләген алды, тик мин аны алга таба да дәвам итәргә, барлык кешеләр куллана алырлык сайт булдырырга уйладым.

— Алайса (значит) бу сайтны инде күптән (давно) әзерлисез булып чыга. Хәзер нинди этапта? Сайтта нәрсәләр булырга тиеш дип күзаллыйсыз (представляете себе)?

— Җәйге аланнан соң мин тырышып бу проектны үстердем (развивал). Шуннан соң android-програмлау белән шөгыльнүче дустым сайт нигезендә мобиль кушымта (приложение) булдырырга тәкъдим итте. Бу бик җайлы булыр иде дип уйладым да, аның белән бергә мобиль кушымта да булдырдык. Проектыбызда html, css, java script, xml, php һәм башка күп програмлау телләрен кулландык.

Хәзерге вакытта (в настоящее время) сайтта 131 китап, 11 жанр һәм 20дән артык автор тәкъдим ителгән. Зур үзенчәлек (особенность) – укучылар үзләре дә китапларны сайтка тәкъдим итә ала. Булган китапларны онлайн укып та, үзеңә кирәкле форматта йөкләп (скачать) куеп та була. Сайт интерфейсы әлегә урысча гына эшли, хәзер татар версиясен әзерләргә дип торабыз.

Гомумән, даими (постоянно) идеяләр барлыкка килеп тора. Шуңа әлегә сайт эше тәмам дип әйтә алмыйм, гел яңа нәрсәләрне өстәп барабыз (добавляем).

Сүзлек

  • алан - лагерь
  • тәмамларга - заканчивать
  • тәкъдим итәргә - предлагать
  • кызыксына(м) - интересуюсь
  • игътибар иттем - обратил(а) внимание
  • юнәлеш - направление
  • җитешсезлек - недостаток
  • өстенлек - преимущество
  • үзенчәлек - особенность
  • җайлы - удобный
  • җайсыз - неудобный
  • мөһим - важно(ый)
  • мирас - наследие
  • мөмкинлек - возможность
  • алайса - значит (вводное слово)
  • даими - постоянно

— Ирек, ә сезнең сайтыгыз белән кызыксынучылар күпме? Ниндидер бәйгеләрдә (в конкурсах) катнаштыгызмы, ярдәм итәргә (помочь) теләүчеләр булдымы?

— Әйе, без актив рәвештә төрле бәйгеләрдә катнаштык: IT-Jump PRO, "Сәләт"нең "Start. Бу Хакатон" чарасы, Талантлар университеты олимпиадасы, "Перспектива" русиякүләм проектлар бәйгесе... Һәр чара безгә кирәкле тәҗрибә (опыт) һәм мотивация бирә.

Моннан тыш (кроме этого), чараларда катнашу безгә төрле оешмалар белән танышырга, хезмәттәшлек итәргә (сотрудничать) дә мөмкинлек бирә. Әйтик, без шулай итеп Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белән, аларның TatSoft продукты белән таныштык. Алар татар сөйләме (разговорная речь) синтезы белән шөгыльләнә, без бергәләп аларның нейрон челтәре ярдәмендә аудиокитаплар булдырырга уйладык.

Аннары Bayğış исемле проект бар. Аны алып барган энтузиаст Заһир Хәсәнов татар китапларын электрон форматка күчерә, безнең проектка тәкъдим итә.

Хезмәттәшлек дигәндә (что касается), Азатлык радиосының "Әйдә! Online" проекты белән дә дуслаштык (подружились), сезнең дә кызыклы әсәрләр, видеодәресләр бар. Кайбер видеодәресләрне дә безнең сайтта чыгарырга (опубликовать, выпустить) теләдем, укучыларга алар да кызыклы булыр дип саныйм (считаю).

Сүзлек

  • бәйге - конкурс
  • тәҗрибә - опыт
  • хезмәттәшлек - сотрудничество
  • сөйләм тел - разговорный язык
  • челтәр - сеть
  • дуслаштык - подружились
  • чыгарырга - выпустить, здесь: опубликовать
  • саныйм - считаю

Полную версию этого интервью читайте на сайте Радио Азатлык.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG