Accessibility links

Мәскәүдә вакцина кадатмаган яки антитәнчекләре булмаган кешеләргә рестораннарга керү тыелачак


Элегрәк мондый карарны Башкортстан да кабул иткән иде. Мәскәү рестораннары омбудсмены рестораннар 90% клиенттан мәхрүм калырга мөмкин дип белдерде.

28 июньнән Мәскәүнең барлык иҗтимагый туклану урыннарына бары тик COVID-19 белән авырып чыккан, вакцина кадаткан яки тискәре ПЦР-тесты булган кешеләр генә керә алачак. Моның турында Мәскәү мэры Сергей Собянин игълан итте. Тискәре ПЦР-тест 3 көн генә гамәлдә саналачак.

Моннан тыш коронавирус таралуына юл куймас өчен 22 июньнән Мәскәүдә 500 кешедән артык катнашучы булган концертлар, күңел ачу һәм спорт чаралары тыелачак. Тыю урамда уза торган чараларга да кагыла.

"Фан-зоналар һәм бию мәйданчыклары катнашучылар санына карамастан тыелырга тиеш", диелә Собянин белдерүендә. Шул ук вакытта кешеләрне QR-код белән кертерлек, ковидтан азат булган мәйданчыклар эшли алачак диелә.

Мәскәү рестораннары омбудсмены Сергей Миронов яңа чикләүләрне тәнкыйтьләп чыкты. Ул чикләүләр аркасында башкала рестораннары 90% клиенттан мәхрүм калырга мөмкин дип белдерде. Аның сүзләренчә, мондый чикләүләрне вакцинация узучылар саны 60%-тан артканда гына кертеп була.

Моңарчы Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе хакимиятләре хезмәт күрсәтү, транспорт, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният хезмәткәрләренең һәм түрәләрнең 60 процентын коронавируска каршы вакцинацияләү турында карар чыгарды.

29 июннән белешмә белән генә хезмәт күрсәтү таләбе Башкортстанның җәмәгать туклануы оешмаларында да кертелә. Бу 10нан артык кеше утырып ашый ала торган кафе-рестораннарга кагыла. Шулай ук матурлык салоннары, СПА, массаж салоннары, мунча, фитнес-клублар һәм башкалар, студент тулай тораклары, шәһәрләр арасында йөрүче автобуслар һәм шәһәр яны поездына кергәндә дә коронавирус белешмәсе таләп ителәчәк. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров та дәүләт хезмәтендәгеләрнең 60 проценты 2 июльгә коронаварус вакцинасы кадаткан булырга тиеш дип белдерде.

Моннан тыш Мәскәүдә берничә дистә ресторан "ковидсыз" сынау режимында эшләп карады. Ул рестораннарга кешеләр бары тик вакцина кадату очрагында гына керә ала.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Мәскәү һәм Русиянең башка төбәкләрендә эпидемиологик тотрыксызлык Татарстанга да килеп җитәргә мөмкин дип белдерде. Рәсмиләр Татарстанда да алга таба мәҗбүри вакциналау кертүне кире какмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG