Accessibility links

Куштауның статусын үзгәртү карары мәкхкәмәгә кире кайтарылган


Куштау
Куштау

Куштау шиханы урнашкан җирләрдән урман-парк зонасы статусын алу карарын экология активистлары шикаять иткән иде. Башкортстан Югары мәхкәмәсе биш утырыштан соң эшне туктатты.

Куштау шиханын яклаучыларның аның тирәсендәге җирләрне урман-парк статусыннан мәхрүм итүгә каршы шикаяте яңадан каралачак. Бу турыда Түбән Новгородтагы дүртенче апелляция мәхкәмәсе карар чыгарган, дип хәбәр итә Уфадагы "Эхо Москвы" радиосы.

Шикаять бирүчеләрнең берсе, юрист Айдар Муллануров сөйләгәнчә, узган елның маена кадәр Куштау шиханындагы урманнар "урман-парк зонасы" статусына ия булган. Бу әлеге җирләрдә нинди дә булса сәнәгать эшләре һәм геология эзләнүләрен алып баруны тыйган. Әмма Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы федераль хакимияткә Куштау шиханы кергән җирләрнең категориясен үзгәртүне сорап мөрәҗәгать иткән. Моның максаты – бу җирләрне "Сырьевая компания"гә эшкәртү өчен бирү иде, дип сөйләгән Муллануров.

Статусның үзгәрүе турында министрлык федераль хокук мәгълүматы порталында чыгарырга тиеш булса да, бу һаман да эшләнми дигән юрист.
Узган елның октябрендә Башкорстаннан 24 кеше әлеге карарны гамәлдән чыгаруны таләп итеп мәхкәмәгә биргән иде. Алар арасында Куштауны яклаган чараларда катнашучы активистлар да бар. Шуннан соң Башкортстан Югары мәхкәмәсендә бу эш буенча биш утырыш узган. Соңгысы мартта үткән. Ләкин мәхкәмә әлеге эшне туктаткан.

"Эшне карауны ике сәбәп белән туктаттылар: беренчедән, хөкемдар әлеге карар федераль ресурста дөнья күрергә тиеш түгел диде. Икенчедән, бу безнең хокукларны берничек тә бозмый –мәхкәмә бу 24 кеше әйләнә-тирә мохитне саклау мөнәсәбәтендә субъект була алмый дип саный. Мин мәхкәмәдә аңлаттым – ватандаш буларак, мин анда табигатьтә йөрергә телим. Анда урман булса, миңа ошый, ә чокыр-чакыр җир булса – ошамый" дип сөйләгән Муллануров.

Түбән Новгородтагы Дүртенче апелляция мәхкәмәсе Башкортстан Югары мәхкәмәсенең эшне туктату турындагы карарын гамәлдән чыгарган һәм эшне кире карарга кушкан. Муллануров сүзләренчә, шикаятьне кәнәгатьләндерү яки өлешчә кәнәгатьләндерү прокурордан тора. Шул ук вакытта Уфада мәхкәмәдә катнашкан прокуратура хезмәткәре үзе үк процессны туктатырга кирәк, шикаять бирүчеләрнең хокуклары бозылмаган дигән булган. Ләкин апелляция мәхкәмәсе вакытында Русия Баш прокуратурасы вәкиле Башкортстан кешеләре ягына баскан, дип өстәгән юрист.

"Башкорт сода ширкәтенә" (БСК) керүче "Сырьевая компания" Куштауда 2039 елга кадәр табигый казылмалар эзләү һәм чыгаруга рөхсәт алган иде. 2020 елның августында тауда урман киселә башлады. Башкортстан халкы моңа каршы чыкты. Тауда экология активистлары һәм БСК кешеләре арасында бәрелеш булды.

Бу хәлләрдән соң Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров БСК республика милеге ителергә тиеш дип белдерде. Ул ширкәтне хосусыйлаштыру канун бозып эшләнгән диде.

2020 елның декабрендә мәхкәмә "Башкорт сода ширкәте" хиссәләрен Русия файдасына алу карары чыгарды. Хиссәләрнең 38,3 проценты Башкортстанга бирелде.

"Сырьевая компания" акционерлык җәмгыяте Куштау шиханын эшкәртүне тыю карарына шикаять бирде, әмма мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG