Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Руслан Нуретдиновны Андрей Пивоваров эше турында сорау алуга чакырганнар


Руслан Нуретдинов
Руслан Нуретдинов

Мартта Башкортстан активисты Мәскәүдә узган бәйсез муниципаль депутатлар форумында тоткарланган иде.

Башкорстанда яшәүче сәясәтче, активист Руслан Нуретдиновны хәзерге вакытта тикшерү изоляторында тотылучы Андрей Пивоваровка каршы ачылган эш нигезендә сорау алуга чакырганнар. Бу турыда Нуретдинов Уфадагы "Эхо Москвы" радиосына сөйләгән.

Пивоваров теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнә.

Нуретдиновны Дүртөйле районара тикшерү комитеты идарәсенә бу эштә шаһит ролендә чакырганнар. Тикшерүче "Ачык Русия", "Берләшкән демократлар" турында сораулар биргән, Нуртдиновның бу оешмаларда тору-тормавын белешкән.

Нуретдинов бу оешмаларның җитәкчесе кем икәнен белмәвен, әмма мартта Мәскәүдә бәйсез муниципаль депутатлар форумында катнашканын, анда тоткарланганын һәм теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп биш мең сумга штрафка тартылганын әйткән. Тәртип саклау органнары әлеге форумны "Ачык Русия" оештырган дип саный.

"Мин Андрей Пивоваровны эзәрлекләү сәяси сәбәп белән алып барыла дип саныйм. Мине нигә бу эштә шаһит буларак җәлеп иткәннәрен аңламыйм. Мин аның белән шәхсән таныш. Аны дустым дип саный алуыма горурланам. Аны намуслы кеше дип саныйм. Ләкин аңламыйм – аларның фейк тикшерү эшенә ни белән ярдәм итә алырмын икән" дип сөйләгән Нуретдинов радиода.

13 мартта Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре бәйсез муниципаль депутатлар форумына килеп, әлеге чарада катнашучыларны тоткарлады. Чарага 150 ләп кеше килгән иде. Тоткарланучылар арасында сәясәтчеләр Илья Яшин, Евгений Ройзман, Юлия Галямина, Владимир Кара-Мурза, Андрей Пивоваров һәм башкалар бар иде. Башкортстаннан чарада, Руслан Нуртдиновтан кала, Башкортстан Дәүләт корылтае депутаты Дмитрий Чувилин, Благовещенски шәһәр шурасы депутаты Сергей Жуков катнашты.

Тоткарланучылар арасында Татарстаннан катнашкан активистлар Гөлназ Равилова, Елена Изотова, Константин Исаев һәм "Яблоко" фиркасе Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин да булды.

"Берләшкән демократлар" исеме белән үткәрелгән форум Михаил Ходорковский оештырган "Ачык Русия" хәрәкәте белән бәйле. Әлеге хәрәкәт Русия баш прокуратурасы 2017 елда "теләнмәгән оешмалар" дип таныган Лондондагы Open Russia Civic Movement һәм OR (Otkrytaya Rossia) белән бәйле түгел.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG