Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгына сәүдәгә корылмаган оешмаларның банк хисапларын тикшерү хокукы бирелде


Әлеге канун бөтен НКОларга да кагыла, бары дини оешмалар аңа буйсынмаячак.

Русия юстиция министрлыгына сәүдәгә корылмаган оешмаларның (НКО) банк хисапларын һәм алар уздырган операцияләрне тикшереп тору хокукы бирелә. Банклар министрлык соравы белән бу мәгълүматны бирергә тиеш була. Бу турыда канунны Русия президенты Владимир Путин имзалады.

Әлеге канун бөтен НКОларга да кагыла, бары дини оешмалар аңа буйсынмаячак.

Русия думасы ватандашлык җәмгыяте үстерү комитеты башлыгы Сергей Гаврилов юстиция министрлыгының банк серен белә алуы "Русиядә дәүләтнең партнеры була алырлык тулы канлы сивил җәмгыять төзүгә булышыр" дип сөйләгән.

Моңа кадәр банклар мәгълүматын алу хокукына Русия Банкы, дәүләт корпорацияләре башлыклары һәм хезмәткәрләре, пенсия фонды, социаль һәм медицина иминиятләү фондлары, иминиятләштерү, кредит бирү, аудит ясау һәм башка төр оешмалар ия иде.

Июнь башында Русия думасына сәүдәгә корылмаган оешмаларның бөтен керем чыганакларын күзәтеп барырга мөмкинлек бирүче канун өлгесе кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Storeһәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG