Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү: Татарстан халкының 6,6 проценты фәкыйрьлектә яши


Халык керемнәре ягыннан Татарстан Русиядә 11нче урында.

Халык керемнәрен кулланучы кәрзине бәясе белән чагыштырып ясалган рейтингта Татарстан 11нче урынга чыккан. Тикшеренүне РИА Новости уздырган.

Халыкның тормыш муллыгын бәяләү өчен, медиана керемнәре дигән күрсәткеч исәпләп чыгарыла. Төбәк халкының төгәл яртысы шушы күрсәткечтән күбрәк, калган яртысы аннан азрак хезмәт халкы ала. Тормыш дәрәҗәсен бәяләү өчен медиана керемнәре төп тауарлар һәм хезмәтләр бәяләре тупланмасы белән чагыштырыла.

2020 елның апреленнән 2021 ел апреленә кадәр Русиядә бу күрсәткеч 1,65тән 1,58гә кадәр төшкән, шулай итеп, халыкның уртача керемнәре якынча 4 процентка кимегән диелә.

Татарстанда халыкның медиана керемнәре кулланучы кәрзиненнән 1,88 тапкыр югарырак дип исәпләп чыгарылган. Шул ук вакытта Татарстан халкының 6,6 проценты фәкыйрь дип санала ала, аларның кереме бер минималь хезмәт хакыннан азрак. Ярты минималь хезмәт хакына яшәүчеләр өлеше исә 0,6 процент булган, бу катлам халыкны хәерчелектә яши дияргә була, дип билгеләп уза экспертлар.

Халык тормышы муллыгы ягыннан Русия төбәкләре арасында Ямал-Ненец, Ненец автоном бүлгеләре, Мәскәү, Чукотка, Магадан һәм Сахалин өлкәләре, Ханты-Манси автоном бүлгесе, Петербур, Мәскәү өлкәсе һәм Мурмански өлкәсе алга чыккан. Тыва, Алтай Республикасы, Ингушетиядә халыкның тормыш дәрәҗәсе иң түбәне икәне ачыкланган.

Бары алты төбәктә генә узган елда халыкның тормыш муллыгы арткан, бу төбәкләр аңа кадәр дә исемлекнең башында тора иде, дип искәртә белгечләр.
Рәсми статистикага ярашлы, 2020 елда Русиядә 18 миллион чамасы кеше фәкыйрьлекнең теге ягында яшәгән. Бу халыкның 12,1 проценты. 260 мең кеше – 1,8 процент хәерчелектә яшәгән, ягъни керемнәре яшәү минимумының яртысы кадәр генә булган.

Майда Finanz.ru порталы русияләр "кара көнгә" җыйган акчаларына яши башлаган дип язган иде. Инфляциянең кискен тизләшүе һәм тормыш дәрәҗәсе төшүе сәбәпле, русияләр саклыкка дип җыеп куйган акчаларын тотарга мәҗбүр, халыкның саклыкка куйган акчалары өч айда 604 миллиард сумга кимегән диелде.

Росстат мәгълуматынча, 2020 елда Русиядә инфляция 4,9 процент тәшкил иткән, бу соңгы дүрт елда иң зур күрсәткеч булып тора. Тауарлар һәм хезмәтләрнең бәяләре гомумән алганда 4,2 процентка кыйммәтләнгән, азык-төлек бәяләре исә 7,5 процентка арткан.

Русияләрнең реаль керемнәре 2020 елда 5 процентка кимегән. Урта сыйныфның 6,1 проценты фәкыйрьлеккә төшкән, дип санап чыгарган иде финанс белгечләре.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG