Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төнлә Таҗикстан чиген йөзләрчә әфган хәрбие кисеп чыккан


Әфганстан
Әфганстан

Апрельдә АКШ президенты Джо Байден Әфганстаннан америка хәрби көчләрен чыгаруны игълан иткәннән соң, Талибан илнең дистәләгән районын бер-бер артлы басып алды.

Әфганстанның төньягында Талибан көчләре басып керү сәбәпле, бу ялларда Әфганстан хөкүмәт гаскәре хәрбиләре күпләп Таҗикстанга кача башлаган. Исламчылар хәрәкәте Әфганстанда яңа биләмәләрне яулап ала.

Таҗикстан чик бу гаскәрләре мәгълүматына карый, 5 июльгә каршы төндә илнең чиген 1037 әфган солдаты кичеп чыккан, аннан алдагы төндә 94 кеше үз иленнән качып килгән. 20 июньнән алып Таҗикстанда 1600 әфган хәрбие сыенды, дип хәбәр иткән Таҗикстан рәсмиләре. Мәрхәмәтлелек күрсәтү йөзеннән аларга калырга рөхсәт ителде, диелә.

Талибләр хәзер Бадахшан җирлеген яулап алып бара, өч көндә 27 районның уналтысы радикаль көчләр кулына күчкән диелә. Әфганстанның хөкүмәт гаскәрләре бу җирләрне сугышсыз диярлек калдырып китә, чөнки исламчыларның саны да күбрәк, кораллары да яхшырак диелә. Әфганстан рәсми гаскәрләрендә сугышчылар рухи яктан да көчсезләнгән булуы әйтелә.

Азатлык радиосының Әфганстан хезмәте мәгълүматынча, талибләр Бадахшанның башкаласы Фәйзабад шәһәрен камап алган. Төбәктәге һава аланының эшчәнлеге куркыныч астында диелә. Җирле түрәләр талибләр шәһәргә үтеп керә алмаячак дип ышандыра. Ә Әфганстанның эчке эшләр министрлыгы 3 июльдә талибләрнең уңышлары вакытлыча гына, дип белдергән, шул ук вакытта исламчылар яулап алган җирләрне алар ничек кайтарырга җыенганы аңлашылмый, диелә.

Апрельдә АКШ президенты Джо Байден Әфганстаннан америка хәрби көчләрен чыгаруны игълан иткәннән соң, Талибан тиз арада һөҗүмнәрен башлады һәм хәзерге вакытта Әфганстанның 421 районының якынча өчтән берен яулап алды.

Америка гаскәрләре сентябрьнең беренче уртасында Әфганстаннан тулысынча китәчәк диелде. Илнең Көнбатыш тарафыннан якланучы хәзерге рәсми хакимияте җиңелергә мөмкин дигән фикерләр еш яңгырый. 2 июльдә халыкара хәрби контингентның тулы составы Бәһрамдагы һава аланыннан китте. Бу объект АКШның Әфганстан җирлегендә иң зур хәрби ныгытмасы санала иде.

Шул вакытта АКШ хакимиятләре Әфганстаннан чыгарылачак гаскәрләрен Үзәк Азиядә - Үзбәкстан һәм Таҗикстанда урнаштырырга да мөмкин дип фаразлана. Бу турыда майда The Wall Street Journal Америка хәрби җитәкчелек тирәсендәге чыганакларга сылтанып язган иде. Тик бу төбәктә Русия хәрбиләренең булуы һәм Кытайның йогынтысы артуы әлеге планнарны тормышка ашыруны кыенлаштыра диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG