Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" һәлакәтенә 10 ел: Төзәлмәс яра


Су төбеннән чыгарылган "Булгария" корабы
Су төбеннән чыгарылган "Булгария" корабы

10 ел элек "Булгария" һәлакәтендә туганнарын югалтканнар яраларының әле дә төзәлмәвен әйтә.

1955 елда төзелгән "Булгария" көймәсе 10 ел элек Кама Тамагы районында, Идел елгасында яр буеннан өч чакрым ераклыкта 18 метр тирәнлеккә батты. Болгарга сәяхәттән кайтып килгән көймәдәге 201 кешенең 122се корбан булды, 28е балалар иде.

2011 елның 10 июлендә Кайбыч районы Тәберде авылында (бу – керәшен авылы) яшәүче Людмила белән Петр Башуриннарның йортына да кайгы килә. "Булгария" теплоходында аларның кызлары Наталия Маланьева һәлак була. Наталия ире Иван белән һәм тагын ике гаилә ялга дип чыгып китә. Наталья ул сәфәрдән кайтмый. Аңа 32 яшь була, ул авырлы килеш су астына китеп батып үлә. Ире Иванны коткара алалар, ул исән кала. Бу сәфәр шулай ук дуслары ирле-хатынлы Ирина белән Сергей Рябчиковлар өчен дә соңгысы була. Аларның кызлары ятим кала, бу сәфәргә алар баланы алмаган була. Өченче гаилә Альбина Иванова белән Александр Гаврилов өчен дә сәфәр коточкыч тәмамлана. Александр суда чыга, әмма Альбина батып үлә. Өч дус гаиләнең тормышы фаҗига белән тәмамлана. 6 кешедән ике ир генә исән кала.

Татарстан хакимияте ел саен Иделдә батып һәлак булучыларны искә алу матәмен оештыра. Фаҗига булган җиргә су буйлап барып, андагы мемориал янында тукталышта дога кылына. Быел да 10 июль махсус теплоход шул фаҗигале урынга юл тота. Әмма мәрхүм Наталияның туганнары анда булмый.

Наталияның сеңлесе Олеся Симушкина Азатлыкка 10 июль бөтен гаиләбез, туганнарыбыз, дуслар авылга, туган нигезгә җыела дип сөйләде. "Аны искә алабыз, без тагын нишли алабыз? Бары тик дога гына кыла алабыз", ди ул.

Сулдан уңга: Наталия Маланьева, Сергей Рябчиков, Ирина Рябчикова, Альбина Иванова. Барысы да фаҗигадә һәлак була
Сулдан уңга: Наталия Маланьева, Сергей Рябчиков, Ирина Рябчикова, Альбина Иванова. Барысы да фаҗигадә һәлак була

— Башта чакыралар иде ул матәм чарасына, хәзер – юк. Безнең беребезнең дә анда барган юк, 10 июль авылга, туган нигезгә, әти-әни янына кайтабыз. Наталияне искә алу туган нигездә дөресрәк дип саныйбыз. Әти-әни күңеле дә бар бит. Наталиянең үлеме – алар өчен мәңге төзәлмәс яра, без аларны кайгыртабыз. Аннары аларны ул урынга алып барырга да куркабыз, яралар тагын да ныграк ачылыр дип борчылабыз. Шулай да узган елны ахирәтем белән аерым көнне барып кайттык ул мемориалга. Күрдем, дога кылдык, кайттык. Бездән хәзер үлгәннәр өчен догаларыбыз гына кирәк, ди Олеся.

Ул көнне Наталиянең дуслары да өйгә килә. Район хакимиятеннән дә әти-әнинең хәлен сорашып торалар, Наталия районда да эшләп алган булган һәм аны яхшы хәтерлиләр. Ире Иван да килеп йөри. Ул өйләнгән, баласы бар.

Фаҗигадә гаепле кешеләрне күзәтмибез диярлек

— Наталия яныбызда юк, әмма тормыш дәвам итә бит. Иван безнең белән араларны өзмәде. Бәхетле булсын үзе дә, гаиләсе дә. Фаҗигадә гаепле кешеләрне күзәтмибез диярлек. Кемдер утырып чыкты, кемнедер шартлы рәвештә хөкем иттеләр, кемдер амнистиягә эләкте... Гаеплеләрне утыртып кына безнең туганнарны кайтарып булмый. Гафу үтенүчеләрне дә хәтерләмим, әмма аларны безнең кичерүбез кирәкми дә. Иң мөһиме – бу фаҗигадән соң ясалган нәтиҗәләр. Иминлек чараларына никадәр игътибар бирелә? Кешеләрнең гомере кайда да булса – автобус, теплоход, очкыч, поезд – беренче урында булырга тиеш. Никадәр авто, авиапарк, су транспорты яңартылган икән? Бөтен иминлек чаралары булырга, эшләргә тиеш. Тагын кабатланса, куркыныч, дип борчылып тора Олеся.

2011 елда Арчаның Айван авылында туып үскән Айнур Хәйретдинов хатыны Райлә, апасы Илмира, аның ире Альберт та Идел буйлап сәфәргә чыга. Айнур да, Илмира да балаларын әти-әнисендә калдыра. Дания белән Габделхай Хәйретдинов улын, кызын, кияү белән киленен озатып кала. Әмма дүрт баласының икесе генә әйләнеп кайта. "Булгария" теплоходындагы фаҗигадә Айнур белән Райлә батып һәлак була, бу аларның су буйлап беренче һәм соңгы сәфәре. Могҗиза белән Илмира һәм Альберт Аглиевлар исән кала.

Бүген матәм чарасына Илмира әнисе Дания ханым белән бара. Алар ел саен барырга тырыша. Тагын кайгылы вакыйгаларны искә алалар, күз яшьләре аша үлгәннәрнең рухларына дога кылалар.

Сулдан уңга: Габделхай, Дания һәм Алмаз Хәйретдиновлар
Сулдан уңга: Габделхай, Дания һәм Алмаз Хәйретдиновлар

Райлә белән Айнур Хәйретдиновларның уллары Алмаз ятим кала, аны әби белән бабасы үстерә. Алмазга инде 14 яшь. Ул авыл мәктәбендә белем ала, яхшы укый, бию түгәрәгенә йөри. Әни-әтисенең гомере кайчан, ничек өзелгәнен дә белә ул.

— Дания апа белән Габделхай җизни карап үстерде ул баланы, әти-әни урынына тәрбиялиләр. Рәйлә авырлы да булган, ул балага туарга насыйп булмаган. Ул фаҗигагә 10 ел узса да, 20 ел узса да, төзәлмәс яра ул. Без авыр кичердек, апам белән җизнинең йөрәге ничек түзәдер, дип сөйли Азатлыкка Дилбәр Даминова. Ул – Дания Хәйретдинованың сеңлесе.

Бу башбаштыклыкка хакимият тә гаепле, әмма дәүләт кешеләре гафу да үтенмәде

— Апа ел саен барырга тырыша ул мемориалга. Күңелгә тынычлык эзли. Балаларның урыннары җәннәттә булсын. Кем белгән шулай бетәсен?! Шатланып чыгып киткән балалар кара кайгы белән кайтты. Айнурга нибары 28 яшь иде, быел исән булса, 38 яшь булыр иде. Райләгә 27 яшь иде. Бик әйбәт кыз бала иде. Шушы фаҗигагә кадәр бер атна алдан Яшел Үзәннән мәктәп балалары да сәфәргә барган иде. Ярык, җимерек хәлдә иде теплоход дип кайтканнар иде. Аларны мәхкәмәгә шаһитлар буларак та йөрттеләр, әмма гаеплеләр Инякина гына түгел бит. Бу башбаштыклыкка хакимият тә гаепле, әмма дәүләт кешеләре гафу да үтенмәде, ди Даминова.

Идел елгасының "Булгария" корабы баткан өлеше
Идел елгасының "Булгария" корабы баткан өлеше

Һәлакәтнең төп сәбәбе — корабтагы иллюминаторларның ябылмаган булуы диелде. "Ространснадзор" хисабына караганда, кораб борылган вакытта кисәк җил өреп ул бер якка ныграк авышкан һәм сул яктагы иллюминаторлардан кораб эченә су ага башлаган, 1 минут эчендә корабка 50 тонна чамасы су тулган. Капитан корабка җилнең яннан тәэсирен киметү өчен аны тиз генә җилгә каршы борырга була. Нәтиҗәдә кораб тагын да ныграк авышып иллюминаторлардан су керү тизлеге 1 минутка 125 тонна күләмендә була. Шуннан соң корабның авышу почмагы 5-7 секундта 15-20 градуска җитә һәм ул ян якка ятып тиз арада су төбенә китә, эчтәге кешеләр чыгарга да өлгерми кала.

Һәлакәт өчен җаваплы булганнарга карата Татарстан мәхкәмәләрендә барган эш өч елга сузылды. 2014 елнын 7 июлендә хөкем карары укылды. Мәхкәмә бу һәлакәткә берничә фактор китергән дигән карар чыгарды: корабның техник яктан да, экипаж әзерлеге ягыннан да йөзүгә яраклы булмавы, иминлек таләпләренең һәм кагыйдәләренең үтәлмәве, кораб хуҗасының, экипаж җитәкчелегенең, тикшерүче оешмалардагы җаваплы кешеләрнең корабны йөзүгә әзерләгәндә дә, аны кулланганда да үз вазифаларын тиешенчә үтәмәве.

Нәтиҗәдә, каза өчен җаваплы дип табылган биш кеше төрле мөддәтле төрмә җәзаларына хөкем ителде. Аларның кайберләре Путинның ярлыкавыннан файдаланып иректә калды.

"Булгария" көймәсен арендага алып кулланган "Аргоречтур" ширкәте башлыгы Светлана Инякина гаепле дип табылды. 2015 елда Русиядә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән ярлыкауда Инякинаның тугыз ел ярымлык төрмә җәзасы өч мәртәбә киметелде. 2018 елның сентябрендә ул иреккә чыкты.
"Булгария" капитаны ярдәмчесе, алты ярым елга хөкем ителгән Рамил Хәмитовка да төрмә җәзасы дүрт ел да җиде айга кадәр кыскартылды.
Госморречнадзорның Идел бүлегенең Казандагы бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Тимергазиев алты елга, шул ук бүлекчәнең элекке баш инспекторы Владислав Семенов биш елга, Росречрегистрның Чулман бүлекчәсе өлкән эксперты Яков Ивашов биш ярым елга хөкем ителде. Фаҗигадә туганнарын югалтканнар гаепләнгәннәргә йомшак җәза бирелә дип ризасызлык белдерде.

"Булгария" һәлакәтеннән соң да Татарстанда дөньяны тетрәткән шуңа охшаш берничә зур каза булды.

2013 елның 17 ноябрендә Мәскәүдән Казанга очып кайткан Boeing 737−500 "Казан" халыкара һава аланына килеп төште, 50 кеше, шул исәптән Татарстан президентының улы Ирек Миңнеханов һәм ФСБның республика идарәсе башлыгы Александр Антонов һәлак булды. Очкыч җитәкчесе Рөстәм Сәлихов һәм икенче пилот Виктор Гуцул очкыч белән идарә итәндә дөрес карарлар кабул итмәгән дип табылды. Сәлиховның очкыч белән идарә итү тәҗрибәсе аз булган, ә очкыч таныклыгын ул ялган документлар нигезендә алган диелде. Бу эш нигезендә өч кешегә - ул елларда "Татарстан" һава ширкәте җитәкчесе булган Валерий Портнов, ширкәтнең шеф-пилоты Виктор Фомин, Росавиациянең Татарстан идарәсе башлыгы Шәүкәт Умаровка гаепләү белдерелде. Портнов һәм Фомин Сәлиховны ялган документлар белән пилот итеп алуда һәм аны очкыч белән мөстәкыйль идарә итүгә рөхсәт бирүдә гаепләнде. 2020 елда мәхкәмә җинаять эшен вакыты чыгу сәбәпле туктатты.

2015 елның 11 мартында Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында 19 кеше һәлак булды, 61 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Анда янгын иминлеге кагыйдәләре үтәлмәгән, тикшерүчеләр үз вазифаларын тиешенчә башкармаган диелде. Мәхкәмә әлеге янгын эше нигезендә гаепле дип танылган 12 кешене 4,5 елдан 13 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG