Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фолклориада нигә фарс һәм икейөзлелек булды


Уфада Фолклориада йөреше
Уфада Фолклориада йөреше

Уфада узган атнада үткән Фолклориада Башкортстан халкы тормышына, республика башлыгы Радий Хәбиров имиджына ничек тәэсир итәчәк? Шул хакта тарихчы һәм сәясәт белгече Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

Башкортстарда узган атнаның төп вакыйгасы Фолклориада булды. Бу бәйрәмдә катнашучылар саны гел кимү ягына табына үзгәрә килде. Июнь ахырында Башкортстан мәдәният министрлыгы анда 39 илдән 1163 кеше катнашачагын белдерде. Гәрчә башта 57 ил катнашачагы әйтелгән иде. Әмма бәйрәм башлануга ике көн кала катнашучы илләр 37гә генә калды, күпләр килмәскә булды.

Бу бәйрәмне уздыру өчен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эпидемия режимын кырыслату юнәлешендәге "тәвәккәл адымнарын" дүрт мәртәбә кичектерде. Башта кырыслату 22 июньдә башланырга тиеш иде. Аннан ул 29 июньгә, соңрак 5 июльгә, фолклориада башланыр алдыннан 12 июльгә, ә бәйрәм барышында 26 июльгә кичектерелде. Чөнки нәкъ менә 25 июльдә Уфада "WorldSkills Russia – 2021" тәмамланырга тиеш.

Хәбиров кулы астында эшләүчеләр дә аннан калышмады. Башкортстан бизнесомбундсмены Флюр Әсәдуллин азык-төлек кибетләрен "ковид булмаган зоналар" итү тәкъдиме белән чыкты, әмма соңрак "дөрес аңламаганнар" дип ул сүзләрен тиз генә кире алды. Шулай да, аңлаганнар Башкортстан хакимиятенең якын арада эпидемия котыра башлавыннан куркуын һәм шуңа күрә кабалана-кабалана иминлек өчен тырышу эшчәнлеге күрсәтүен чамалап алды.

28 июньдәге хөкүмәт утырышында Роспотребнадзорның Башкортстан бүлеге башлыгы Анна Казак республикага "тагунга (чума) каршы көрәшүче институт белгечләре килә. Санитар-эпидемиологик күзәтү төркеме һәм санитар-эпидемиологик бүлек югары әзерлек хәлендә, күнегүләр узды", дип белдерде.

Ягъни республика хакимияте эпидемия котырачагын һәм аның котылгысыз булачагын бик яхшы аңлый, әмма болар арасындагы турыдан-туры бәйләнеш булуын ачыкча танырга теләми һәм Фолклориаданы үткәрү генә түгел, ә аны мөмкин кадәр киң колачлы итәргә һәм яңа рекордлар күрсәтергә тырышты.

Уфада Фолклориада йөреше
Уфада Фолклориада йөреше

Фолклориаданың беренче көннәрендә үк ике төркемдә коронавирус расланып аларның кайтарып җибәрелүе дә бу борчылуларның нигезле булуын күрсәтте. Алар – Мәскәүдән килгән "Гжель" төркеме һәм Үзбәкстан вәкилләре. Ягъни Башкортстан хакимияте оештырган медицина тикшерүләре хәтта читтән килгән кунаклар арасында да коронавируслы авырулар булмавын тәэмин итә алмады. Ә төрле чаралар вакытында кеше күп җыелган урыннарда чир таралмаган дип кем әйтә ала? Аларның күпчелеге урамда түгел, ябык биналарда узды бит.

Татарстанда 51, Башкортстанда 208 яңа очрак ачыклануы игълан ителде

Башкорстанда коронавирусның котыруы соңрак башланачак дип фаразланса да, республика инде хәзер үк көндәлек рәсми теркәлгән яңа очраклар саны белән нык алга китте. Мәсәлән, коронавирусның узган дулкыннары барышында халык саны белән бер-беренә якын булган Башкортстан белән Татарстанда бу күрсәткечләр берчама булса, бәйрәм тәмамланган 11 июньгә рәсми саннар арасында аерма инде күзгә күренеп үзгәрде. Татарстанда 51, Башкортстанда 208 яңа очрак ачыклануы игълан ителде. Аерманы күз алдына китерәсезме?

Уфада Фолклориада йөреше
Уфада Фолклориада йөреше

Радий Хәбировның мондый акылсызлыгы һәм кирелеге инде элегрәк тә аяныч нәтиҗәләргә китергән иде. Әмма барыбер Башкортстан хакимияте үзенең баштагы ниятләрен бернигә карамыйча гамәлгә ашырырга тырыша. Бу бәйрәмне бернинди куркынычларга карамастан уздыру юлын сайлаган Башкортанның аннан кисәк бер яклы гына баш тартуы Радий Хабиров өчен шактый кыю адым булыр иде. "Алтын урталык" буларак, һичьюгы иң күп кеше катнашындагы чараларның зур өлешеннән баш тартып булыр иде. Ләкин Башкортстан хакимияте бит киресенчә Фолклориаданың иң күп кеше катнашындагы чарасын уздыруны максат итеп куйды һәм "һәрбер үтүктән" анда мөмкин кадәр күбрәк кешене килергә чакырды. Ягъни болай да катлаулы булган эпидимиологик вазгыятьне бар көчләре белән мөмкин кадәр начарайтырга тырышты.

Ә бит бу фолклориаданың әһәмияте, Башкортстан хакимияте ни генә сөйләмәсен, бик кечкенә, һәм ул кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге белән һич тә чагыштырырлык түгел. Мәсәлән 2008 елда Кытай гади грипп чире таралуга сылтанып, бу "фолклористларны" кертүдән баш тартты.

Рәсми медиалар да үзләре үк таратучы бу ялганда шулкадәр буталып беттеләр ки, икенче юлда ук бөтенләй башка мәгълүмат яза башладылар

Күп кенә күзәтүчеләр һәм Башкортстан кешеләре дә Фолклориадага карата тискәре мөнәсәбәтеләрен нәкъ менә эпидемиологик вазгыятьнең начар булуы белән аңлатты. Әмма аннан кала да, бу фолклориаданы профанация һәм икейөзлелек дип атау өчен сәбәпләр бар. Мәсәлән, оештыручыларның ачыктан-ачык фейк мәгълүматлар таратуын гына алыйк. Әйтик, оештыручыларның иң зур бәйрәм оештыру турында белдерүләре дә ялган булып чыкты. Һиннес китабын Русиядә теркәүче һәм аның баш мөхәррире Станислав Коненко фестиваль ачылу көнендә сәхнәдән анда 57 илдән 2700дән артык кеше катнашуын белдерде. Гәрчә Башкортстан мәдәният министрлыгының белдерүендә генә түгел, Башинформның бу хәбәрендә дә астарак анда 37 ил вәкилләре катнашуы языла. Ягъни хәтта рәсми медиалар да үзләре үк таратучы бу ялганда шулкадәр буталып беттеләр ки, икенче юлда ук бөтенләй башка мәгълүмат яза башладылар.

Алайса Радий Хәбиров һәм аның идарәсе нигә Фолклориададан баш тартмау гына түгел, ә аны шул кадәр зурлап уздырырга булдылар соң? Моның сәбәбе бик гади – алар моны үзләре өчен уңай пиар чарасы буларак кулланырга һәм федераллар алдында үз имиджларын яхшыртырга (без булдырабыз имеш) һәм шул ук вакытта җәмәгатьчелек күзенә дә төтен җибәрергә теләде, Башкортстанда нинди халыклар дуслыгы, милли сәясәттә тынычлык һәм канәгатьлек булуын күрегез, янәсе.

Уфада Фолклориада
Уфада Фолклориада

Шуның белән Башкортстанда Хәбиров хакимияткә килгәч башланган һәм Татарстан белән Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләрне моңарчы күрелмәгән начар дәрәҗәгә җиткергән яңа башкортлаштыру дулкынын яшерергә теләделәр.

Радий Хабиров мондый тамашаны моңарчы беркайчан да күргәне булмаганын әйтте. "Ул бик югары интеллектуаль дәрәҗәдә әзерләнде. Аның без җиткерергә теләгән эчтәлеге – безнең тарихыбыз, илдә һәм бар дөньяда яшәүче халыклар дуслыгы, бар кешеләрнең дуслыгы", диде Хәбиров.

Ягъни Башкортстан хакимиятенә бу тамаша "халыклар дуслыгы" һәм республикада милләтара мөнәсәбәтләрнең бар яктан да бик яхшы булы турына иске шарманкаларын уйнату мөмкинлеге бирде. Шуңа охшаш сүзләрне башка рәсмиләр – мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Башкорт корылтае җитәкчесе Элвира Аиткулова да кабатлады.

Уфадагы Фолклориадада башкортлар
Уфадагы Фолклориадада башкортлар

Тагын бер мөһим мәсьәлә – финанслар. Бу чара өчен федераль бюджеттан 137 млн сум бүленгән, мәдәният министры сүзләренчә, республика бюджетыннан 400 млн тотылган. Политтехнолог Андрей Потылицын фикеренчә, бу бәйрәмгә республика барлыгы 1 млрд сумнан артык акча тоткан. Чынлыкта исә Фолклориада республика бюджетына гына түгел, районнар бюджетларына да каты сукты. Чөнки чит ил вәкилләренең районнарга күпсанлы сәфәрләре болай да хәлсез район бюджетлары җилкәсенә төште. Күпсанлы кунакларны ашату һәм аларның күңелен күрүне үз хисапларына оештырырга тиеш булачаклары, Уфадан бер тиен дә бирелмәячәге турында хәбәр муниципаль хакимиятләр өчен шок булды. Әйе, Башкортстан хакимиятенең күңел ачу чаралары менә шундый бәягә төшә.

Фолклориада Башкортстанны дөньяга ныграк танытачак дигән фикер рәсми белдерүләрнең популяр месседжы булды. Читтән килгән үзешчәннәр җирле халык хисабына җырлаган, биегән, ә Башкортстаннан читтә беркем тарафыннан да диярлек яктыртылмаган бу чара республиканың туристик йөзен ничек күрсәтсен ди инде? Бу – риторик сорау. Шуңа күрә аның җавабы да һәркемгә алдан ук билгеле.

Башкортстан хакимиятләре бюджет акчаларын үзләштерүдән башка бер генә мөһим максатка да ирешә алмады

Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин, Башкортстан хакимиятләре бюджет акчаларын үзләштерүдән башка бер генә мөһим максатка да ирешә алмады. Моны иң ачык күрсәткән нәрсәләрнең берсе – шулкадәр зур өметләр багланган бу чарага федераль хакимияттән зур гына түгел, ә гомумән бернинди дә түрә килмәде. Мәскәүдән дә, күрше төбәкләрдән дә кунаклар күренмәде.

Путинның котлавын кәгазьдән укыдылар. ә Русия мәдәният министрын экраннан күрсәттеләр. Хәтта министр урынбасары дәрәҗәсендәге түрәләр дә, ниндидер кечкенә идарәләр җитәкчеләре дә күренмәде. Гомумән беркем дә! Фолклориаданы федераль медиалар да яктыртмады. "Халыкара" дип ныклап яңгыратылган сүзләр Башкортсан чикләреннән читтә ишетелмәде, ул бер җирле бәйрәм генә булып калды.

Башкортстанда яшәүчеләрнең дә мөнәсәбәте шундый ук булды. Мәсәлән миллионнан артык кеше яшәгән уфада Фолклориаданың ябылышына һәм бәйрәм салютына нибары берничә йөз кеше генә килде һәм аларның да шактые чит ил кунаклары иде.

Error rendering VK.


Районнарда да вазгыять шундыйрак булды. Мәсәлән Илеш районында төшерелгән видеода җирле халык бөтенләй күренми. Хәтта районнарда яшәүче гади кешеләр дә моның Башкортстан хакимиятләре тарафыннан икейөзлелек булуын аңлый. Шулай итеп, көчле яңгыратылган шигарләр буш куык булып чыкты, бары җәмәгатьчелекнең ачуын гына китерде. Бу косметик чаралар белән үз имиджын яхшыртырга тырышучы Хәбиров такымы стратегиясенең уңышсын булуын гына түгел, ә моның ише көчәнүләрнең инде Мәскәүне дә кызыксындырмавын күрсәтте. Хәбиров такымындагы кризисны, милли сәясәт проблемнарын фолклориада белән каплап яшерү омтылышы уңышсыз булып чыкты. Шуңа күрә Башкортстан тарихында Фолклориаданың күзгә күренерлек эзе дә калмаячак. Ә менә җәмгыятьтәге зур ризасызлык, республика һәм муниципалитетлар бюджетларындагы тишекләр һичшиксез калачак.

Илнар Гарифуллин
тарих фәннәре кандидаты

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG