Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия коронавирус йоктыручылар саны белән дөньяда дүртенче урынга менде


Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматынча, Русиядә 5,8 миллион кешедә COVID-19 расланган.

Русия коронавирус йоктыручылар саны белән дүртенче урынга чыккан. Бу турыда Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы алып барган исәпләүләр сөйли. Оешма мәгълүматынча, COVID-19 Русиядә 5,8 миллион кешегә йоккан.

Беренче урында – АКШ (33,5 млн кеше), икенче урында – Һиндстан (30,9 млн), өченче – Бразилия (19 млн). Моңарчы дүртенче урында Франция бара иде, хәзер ул 5,7 млн авыручы саны белән бишенче урынга калган диелә.

Шул ук вакытта Америкадагы Джонс Һопкинс Университеты алып барган статистика Русия һаман да бишенче урында булуын күрсәтә. Бу статистикага ярашлы, Русиядә COVID-19 барлыгы 5,76 млн кешегә йоккан, Франциядә – 5,88 млн кешегә.

Русиядә июнь ахырыннан COVID-19 пандемиясенең өченче дулкыны хөкем сөрә. Вирус йоктыручыларның тәүлеклек саннары 25 мең тирәсе тора, үлүчеләр рекордлы саннарга җитте. 13 июльдә илдә 780 кешенең яңа төр коронавирустан үлүе рәсми хәбәр ителде. Шул ук вакытта бәйсез экспертлар һәм журналистлар бу саннарның чынбарлыктан күпкә киметеп күрсәтелергә ихтимал булуын әйтә. Соңгы көннәрдә Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы авыруның актив фазасында булучылар санын күрсәтми башлады. Бу чын мәгълүматны яшерергә маташу булырга мөмкин дип бәяләде белгечләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG