Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росгвардиядәге казаклар бүлегенә полициянең бөтен хокуклары биреләчәк


Казаклар, Ростов өлкәсе
Казаклар, Ростов өлкәсе

Юридик яктан алар казаклар түгел, росгвардиячеләр булачак диде Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков.

Росгвардиядәге казаклар бүлекләре әлеге куәт оешмасының бөтен хокуклары һәм вазифаларына ия булачак дип белдерде Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков.

Алар юридик яктан казаклар түгел, ә росвгардиячеләр булачак диде ул. "Ни өчен әле аларга корал бирмәскә?", дип гаҗәпләнде Песков бу хактагы сорауга.

Росгвардиядә казакларның аерым батольоннарын булдыру тәкъдиме белән президентның Төньяк Кавказ федераль бүлгедәге вәкиле Юрий Чайка чыккан иде. Соңрак бу идеяне Владимир Путин хуплады.

Хакимият соңгы елларда казакларга игътибарны арттыра. Дәүләт милли сәясәте белән шөгыльләнүе барлык диярлек структураларда казакълар белән шөгыльләнүче бүлекләр бар. Дәүләт казак проектларына акчаны мул бирә һәм аларның эшчәнлеген контрольдә тота.

Казаклар белән хезмәттәшлек системы булдыру өчен 2025 елга кадәр федераль бюджеттан 765 млн сум бүлү каралган. Нәтиҗәдә казак оешмалары саны 2017 елда теркәлгән 180 меңнән 2025 елга 206 меңгә җитәргә тиеш.

2018 ел ахырында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда Татарстанда да казакларга күп кенә вазифалар, шул исәптән тәртип саклау эшләрен бирү каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG