Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә өс һәм аяк киеме ким дигәндә 10 процентка кыйбатланыр дип көтелә


Тауарны китерү һәм чимал бәясе уртача 5-10 процентка артачак диелә.

Русиядә көзге һәм кышкы айларга өс киемнәре һәм аяк киемнәре бәясе ким дигәндә 10 процентка кыйбатланыр дип көтелә. Бу турыда РБКга шул төр тауарларны сату белән шөгыльләнүче ширкәтләр белдергән.

Baon бренды белән кием сатучы ширкәт президенты Илья Ярошенко яңа сезонда киемнәр бәясе 10-15 процентка үсәр дип саный. Азиядән контейнер китертү узган елда 3 мең доллар торса, хәзер ул 10 мең долларга җитәргә дә мөмкин диелә.

"Глория Джинс" хуҗасы Владимир Мельников көзгә тауарлар кыйбатлануы бик сизелмәсә дә, 2022 ел башында 18-20 процентка үсүе ихтимал дигән. Моның сәбәпләренең берсе – мамыкның бәясе 35 процентка арткан. Нефть продуктлары катнашкан материаллар, мәсәлән, эластан, шулай ук кыйбатланган диелә.

Zenden Group хуҗасы Андрей Павлов тауар ташу һәм чимал утрача 5-10 процентка кыйбатланды дигән. Бәяләр үсүгә шулай ук рубльнең хәлсезләнүе, төзелеш материаллары, агач, металл бәясе котырып артуы тәэсир итә дигән ул. Павлов сүзләренчә, тауар китерү 5-6 тапкыр кыйбатланган.

Шул ук вакытта Melon Fashion Group (Zarina, BeFree, Love Republic, Sela брендлары) аяк киеме һәм өс киеменә бәяләр 2019 ел дәрәҗәсендә калыр дип белдергән.

Күптән түгел Русиядә икмәк пешерүчеләр августтан бәяләрне 7-12 процентка арттырачакларын белдергән иде. Ипи пешерү өчен кирәк булган чималларның барысы да кыйбатланды диде алар. Җәй башыннан шулай ук иң гади яшелчә төрләре – кишер, бәрәңге, чөгендер, суган да 2-3 тапкыр кыйбатланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG