Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икмәк пешерүчеләр августтан бәяләрне 7-12 процентка арттырачакларын белдерде


Кибетләрдә ипи бәяләре чимал кыйбатлану сәбәпле үсә диелә.

Русиядә икмәк ппешереп сатучы ширкәтләр сәүдә үзәкләренә августтан бәяләрне арттырачакларын хәбәр иткән. Бәяләр уртача 7-12 процентка артыр дип көтелә. Бу турыда Русиядә эшләүче сәүдә үзәге һәм ипи җитештерүчеләргә сылтанып Коммерсант яза.

Ипи пешерү өчен кирәк булган чималларның барысы да кыйбатланды, ә ипи бәясе елдан-ел бары бер сумга гына артып барды дип сөйләгән Русия ипи пешерүчеләр берлеге президенты Алексей Лялин. Аның сүзләренчә, маргарин 38 процентка, шикәр – 9 процентка, ә ипине төреп сату өчен материаллар 26 проценка кыйбатланган.

Икмәк пешерү илкүләм берлеге башкарма мөдире Рөстәм Әйдиев та чыгымнар артуына зарланган. Бу тармакта эшләүчеләр җитешми, шуңа күрә булган эшчеләргә хезмәт хакын күтәрергә туры килде, дигән ул.

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгында илдә ипи пешерүчеләр продукциясе бәяләре тотрыклы, ә соңгы елда ипинең күмтәрләп сату бәясе алты процент кына үсте, хәзер чимал бәясе, шул исәптән бодай бәясе дә төшә, дип белдергәннәр.

Моннан тыш, ипи бәяәрен тотрыклырак итү өчен дәүләт ярдәме күрсәтеп тору да каралган, дип искәрткән министрлык.

2020 ел ахырында хөкүмәт ипи җитештерүчеләргә бер килограмм ипигә икешәр сумнан ярдәм күрсәтә башлаган. Ләкин бу ярдәмне күрсәткәндә чималга бәя арту исәпкә алынмый, дигәннәр тармак вәкилләре.

Март башында Русия статистика идарәсе хәбәр иткәнчә, бер ел эчендә Русиядә азык-төлеккә бәяләр арту Европа берлегенә караганда 7,5 тапкыр зуррак булган. Русиядә азык-төлек инфляциясе 2021 елның гыйнварында 8,2 процент тәшкил иткән, ә Европа берлеге илләрендә бу күрсәткеч 1,1 процент булган.

Элек Татарстан статистика идарәсе республикада бәяләр 2020 елның мартыннан 2021 ел мартына кадәр 9,2 процентка күтәрелгән дигән мәгълүмат китергән иде. Бәрәңге һәм кишер – 72,9 процентка, шикәр комы 55,7 процентка, ярмалар, сыек май, тавык йомыркасы, чөгендер, суган бәясе дә 20-40% күтәрелгән диелде.

Соңгы айда исә Татарстанда кишер һәм чөгендер нык кыйбатланды. Кишер бәясе 25 сумнан 89 сумга кадәр үсте, чөгендер ике айда 58 процентка кыйбатланды. Бәрәңге, суган, кәбестә бәяләре дә сизелерлек артты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG