Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан ите алырга килүче пенсионерлар: "Ит алырга акча юк"


 "Зәкәт" хәйрия фонды корбан ите тарата
"Зәкәт" хәйрия фонды корбан ите тарата

Корбан гаете көннәрендә Татарстан диния нәзарәте "Мохтаҗларны ашат" хәйрия чарасында 1742 аз керемле гаиләгә корбан ите таратты. Икътисади хәлләр авырлашканда мохтаҗлар саны да арта. Казанда Корбан гаете көнендә чалынган малның итен алырга килүчеләр шактый иде. Азатлык аерым кешеләр белән аралашты.

Татарстан диния нәзарәте ел да мохтаҗларга корбан ите тарата. Быел якынча 25 тонна итнең күп өлеше социаль оешмалар аша таратылган, шулай ук 10 уку йорты һәм 11 төзәтү колониясенә дә юлланган.

21 июньдә нәзарәт, аның каршындагы "Зәкәт" хәйрия фонды хезмәткәрләре Зәңгәр мәчетнең ишегалдында мохтаҗларга ит таратуны оештырды. Башта алар үзләрендә исәптә торучы мохтаҗларга алдан шалтыратып, ит тарату турында хәбәр иткән һәм кеше артык тупланмасын өчен халыкны вакытлап бүлгән. Итләр алдан ук өлешләп пакетларга тутырып куелган, килгән кеше үз өлешен алып китә торды, чиратлар оешмады. Тәгаенләнгән вакытка кешеләр дә җыелды, арада пенсионерлар күпчелекне тәшкил итте.

Казанда "Зәкәт" хәйрия фонды мохтаҗларга корбан ите таратты
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:10 0:00

Чыгышы белән Башкортстаннан булган 72 яшьлек пенсионер Фәнзия Гыйләҗиева күз яшьләрен тыя алмады, корбан итен өләшүчеләргә рәхмәт укыды. Пенсия акчасы даруга китә, ит ашамаганнарына да күптән икән.

Фәнзия Гыйләҗиева
Фәнзия Гыйләҗиева

— Дөресен генә әйткәндә, ит ашаганыбыз да юк, әллә нигә бер тапкыр тавык алабыз да, шуның белән бетте. Яшәве авыр. 30 ел тулай торакта очын-очка ялгап яшәдем. Бүген пенсия акчасы ит алып ашарлык түгел.

"Соңгы арада даруга гына да 30 мең сум акча кирәк булды. Остеопороз, артроз башланды, бер күзем йомылып килә, кирәк вакытта сия дә алмыйм. Хәзер шул дәвалануга өмет итеп яшәп яткан мәлем, — дип сөйли ул. — Ә бу итне былтыр ишетеп, очраклы рәвештә генә килеп алган идем, быел алдан язылып куйдым, үзләре дә шалтыратып хәбәр иттеләр. Үземә дә, кызыма да алдым. Кызым ипотека түли, баласын ялгызы үстерә. Пандемия аркасында эшләре ябылды, компьютеры аша әле тегесен, әле монысын эшләп акча юнәтә. Быел баласы беренче сыйныфка укырга керә, аңа да акча күп кирәк. Без болай хәйрия оешмаларына йөри икән дип уйламагыз, моңарчы беркая да мөрәҗәгать иткәнем булмады".

"Зәкәт" хәйрия фонды корбан ите тарата
"Зәкәт" хәйрия фонды корбан ите тарата

Казанда яшәүче пенсионер, 72 яшьлек Халисә Галимовага узган ел корбан ите җитми калган, шуңа ул быел алдан язылып куйган, бирегә дә иртәрәк килгән. Ул да пенсия акчасына ит ашарлык түгел дип зарланды.

Халисә Галимова
Халисә Галимова

— Мин – икенче төркем инвалид, иптәшем дә инвалид. Быел беренче тапкыр корбан итен ала алдык, узган ел килдек, әмма беткән иде. Пенсия акчасы бүген кемгә җитсен инде ул? Юрганга карап аякны сузабыз. Быел "Зәкәт" фондына бер атна элек бардым, алдан язылып куйдым, - диде Халисә Галимова.

84 яшьлек Сания Шиһапова үз пенсиясен "башкалар белән чагыштырганда зарланырлык түгел" дип атады, аның сүзләренә караганда, 18 мең сум ала. Казанның "Нәфис Косметикс" химия комбинатында 13 елдан артык эшләгән, сәламәтлеккә зыянлы эштә хезмәт куйганга күрә, шулкадәр пенсия чыккан.

Сания Шиһапова
Сания Шиһапова

— Пенсиям башкалар белән чагыштырганда зарланырлык түгел. Вахитов исемендәге химия комбинатында зыянлы эш башкарганга, 7 елдан ук пенсиягә чыгасы идем, мин шунда 13 елдан артык эшләдем. Шуңа күрә пенсиям яхшы. Башкаларның күпме алганын күреп торгач, җитми дип зарланырга да оят, ләкин җиткерү авыр, — дип сөйли Сания ханым. — Пенсиянең 4,5-5 мең сумын фатирга түлим, даруларга күп тотыла. Кием алган юк, ризык та кыйбат бит хәзер – калган акчам ашауга китә. Элек хезмәт ветераннарына ташламалы шифаханә була иде, быел кызым белешкән – юк икән ул. Зыянлы эштә эшләгәнгәме, тешләрем дә коелып бетте, ә куйдырып булмый, чөнки аңкаулар теш куярга яраксыз.

"Зәкәт" хәйрия фонды корбан ите тарата
"Зәкәт" хәйрия фонды корбан ите тарата

Иткә килүчеләр арасында яшьләр дә күзгә чалынды. Болары – күп балалы һәм аз керемле яки инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар.

Сиринә Хәсәнова ике бала тәрбияли. Берсенә – 11, икенчесенә – 7 яшь. Кече баласы – инвалид. Сабый гына булуына карамастан, аңа инде 9 операция ясап өлгергәннәр. Соңгы операциядән соң бала үз аякларына баса ала башлаган, ананың иң зур бәхете – шул.

Сиринә Хәсәнова
Сиринә Хәсәнова

— Белемем белән укытучымын, ләкин эшли алмыйм, гел баланың янында булырга, карап торырга кирәк. Йөрәгенә генә өч операция ясадык. Калган операцияләр янбаш сөягенә һәм табан асларына ясалды. Соңгы операциядән соң акрынлап аягына баса башлады – иң зур бәхет! Иптәш хатынның баласы да инвалид, шул миңа хәйрия фондын киңәш итте, җиңелрәк булыр диде. Хәйрия чаралары вакытында шалтыратып әйтәләр. Авыр болай яшәүләре, бала тәрбияләү өчен бирелә торган 10 мең сум һәм баланың инвалидлык акчасы җитми, билгеле. Баланың авыру тууы безнең гаилә өчен бик зур сынау булды, ирләр андый авырлыкны күтәрә алмый, аңлыйсыздыр. Ирем китте, - дип уфтана Сиринә Хәсәнова.


"Зәкәт" хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов әйтүенчә, узган ел 700 гаиләгә корбан ите таратылган булган, быел 1742 аз керемле гаиләгә ит бирелгән. Фондка мөрәҗәгать итүчеләр аерым тикшерелә, хәер өмет итеп килүчеләрне дине яки милләтенә карап аеру юк.

Булат Мәрданов
Булат Мәрданов

— Узган ел без 4-5 тонна корбан ите тараткан булсак, быел ул могҗизалы рәвештә 25 тоннага җитте. "Зәкәт" фондының бер мең гаиләдән торган мохтаҗ гаиләләрнең һәм шулай ук хәйрия белән шөгыльләнүчеләрнең исемлеге бар. Татар халкы Ураза гаете, Корбан гаете вакытында күбрәк савап кылып калырга тели, алар моның әһәмиятен аңлый һәм шундый хәйриячеләр, корбан чалучылар белән без менә шушы чараны оештырабыз. Шундый мөһим бәйрәмнәрдә үзебезнең карамакта булган мохтаҗларга гына түгел, беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләргә дә ярдәм итәбез, — дип сөйләде Булат Мәрдәнов. — Узган ел Корбан гаете пандемиянең 3-4нче аена туры килгән булса, хәзер халык бу шартларда яшәргә ияләшеп килә.

"Зәкәт" хәйрия фонды хезмәткәрләре узган елгы пандемия вакытында мохтаҗларның саны артканын әйтте. Кешеләр хәерчеләнә бара. Берничә ел элек үзләре башкаларга ярдәм иткәннәр бөлгенлеккә төшеп мохтаҗлар исемлегенә кергән, диде Азатлыкка Мәрдәнов.

Гомумән алганда, "Зәкәт" фонды үзе корбан ите таратуны өч урында оештырган: Яшел Үзәндә корбан чалынган урыннан, "Зәкәт" фондының Казан шәһәре, Тукай урамы 86нчы йортта урнашкан бинасыннан һәм Зәңгәр мәчет каршыннан мохтаҗлар үзләре килеп алган. Моннан тыш, төрле фондлар да итне "Зәкәт"тән килеп алып, үзләрендә исәптә торган мохтаҗларга тараткан. Килеп алырга мөмкинлеге булмаганнарга Казанда волонтерлар хезмәт күрсәтә, өйләренә илтеп бирә. Республика районнарына бу ит мәдрәсәләргә бүлеп таратыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG