Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тикшерү комитеты яшьләр протестлардан "аңлы рәвештә баш тартсын өчен" киңәшләр чыгарачак


Казанда протест чарасында катнашучы яшьләр, 31 гыйнвар
Казанда протест чарасында катнашучы яшьләр, 31 гыйнвар

Яшүсмерләр протест чараларына катнашып, җинаять эшләре ачыла, алар бу чараларда катнашканына үкенә, дип белдерә Тикшерү комитеты вәкиле.

Русия тикшерү комитеты (СКР) яшьләрнең протест чараларына ни сәбәпле катнашуын ачыклау өчен социологик тикшеренү уздыра. Бу эшне СКР Петербур дәүләт университеты галимнәренә йөкләгән. Тикшеренү максаты – яшьләрнең канунсыз чараларда катнашуы сәбәпләрен ачыклап, бу "куркыныч тенденцияләргә" каршы тору ысулларын табу, диелә. Бу турыда СКР рәисе урынбасары Александр Клаус сөйләгән.

"Тикшеренү нәтиҗәләре нигезендә без эксперт бәяләмәсе һәм яшьләрдә килешенмәгән чараларда катнашудан аңлы рәвештә баш тарту формалаштыру өчен киңәшләр тупланмасы булдырырга телибез" дигән Клаус.

Бу киңәшләрне кайда һәм ни рәвешле кулланачакларын СКР вәкиле әйтмәгән. Аның фикеренчә, еш кына яшьләр мондый чараларда ялгышу аркасында, яки оештыручылар тарафыннан алдану сәбәпле катнаша. Нәтиҗәдә яшьләр, җәзасыз калуларын сизеп, җинаять кыла, дигән Клаус.

СКР вәкиле 2021 ел гыйнварындагы протестлардан соң Петербурда 11 җинаять эше ачылганын, бишесендә хөкем чыгарылганын әйткән.
"Бу эшләр белән җаваплылыкка тартылган кешеләр барысы да балигъ булганнар, алар кылган гамәлләренә үкенде. Бөтенесе дә "мондый нәтиҗә булуын теләмәгән идек", диде, ни булганын аңламады" дигән Клаус.

Февральдә Алексей Навальныйны яклап килештерелмәгән протестлардан соң СКР протестларны оештыручылар турында яшьләргә юнәлгән фильм да чыгарган иде.

23 һәм 31 гыйнварда Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны иреккә чыгаруны таләп итеп, илнең йөзгә якын шәһәрендә митинглар узды. Ил буйлап меңнәрчә кеше тоткарланды. 23 гыйнвар протест чаралары өчен тоткарланучылар саны ягыннан Казан, Мәскәү һәм Петербурдан гына калышып, өченче урынга чыкты. Татарстан башкаласында протестларда тоткарланган 573 кеше җаваплылыкка тартылды. Чаллы кешесенә каршы киңкүләм чуалышларга чакыру турында җинаять эше ачылып, ул алты айга иреген чикләүгә хөкем ителде.

Февральдә Русия мәктәпләрендә сәясәт һәм митинглар турында фикер алышу өчен тәрбиячеләр булдырылачак дип хәбәр ителде.

Мәктәп балалары һәм студентларның Русиядә протестларда катнашуы 2017 елда Коррупциягә каршы көрәш фондының ул вакыттагы премьер-министр Дмитрий Медведевка багышланган "Он вам не Димон" фильмыннан соң күзгә ташланды. Навальныйны яклап 23 һм 31 гыйнварда узган акцияләрдә дә мәктәп укучылары катнашты. Рәсмиләр ким дигәндә 500 балигъ булмаган катнашучы тоткарлануын хәбәр итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG