Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аргентина Русиянең "Спутник V" вакцинасын җитәрлек җибәрмәве сәбәпле килешүне өзү белән яный


Июльгә Русия Аргентинага 5,5 миллион доза беренче компонент, 13,1 миллион доза икенче компонент вакцинаны җибәрмәгән.

Аргентина хакимияте Русиянең "Спутник V" коронавирус вакцинасын вакытында җибәрмәвенә зарлана. Болай барса, вакциина сатып алу турында килешү рәсми төстә өзелү ихтимал, дип белдергән Аргентина президенты киңәшчесе Сесилия Никколини. Аның сүзләрен La Nacion газеты китергән.

Президент киңәшчесе бу турыда 7 июльдә Русия туры инвестицияләр фондына (РФПИ) язган хатында әйткән диелә. РФПИ "Спутник" вакцинасын чит илләргә сату белән шөгыльләнә.

Никколини сүзләренчә, Русия июльгә Аргентинага вакцинаның 5,5 доза беренче компонентын, 13,1 доза икенче компонентын китереп җиткермәгән. Башка вакциналар илгә вакытында килеп бара, дигән ул.

РФПИ әлеге белдерүгә нинди дә булса аңлатма бирмәде.

Аңа кадәр Гватемала Русиядән "Спутник V" өчен түләп куелган акчаларын кайтаруын сораган иде. Коронавирустан вакцина өчен Гватемала Русиягә 80 млн доллар алдан түләп куйган, ләкин Русия 16 млн доза урынына 150 мең доза гына җибәргән диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG