Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлебашта Тукаевка һәйкәл ачылды: татарча язу юк, русча гына


Стәрлебаш авылында мәгърифәтче Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл ачылды. Ул район үзәгенең китапханәсендә урнашкан.
Стәрлебаш авылында мәгърифәтче Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл ачылды. Ул район үзәгенең китапханәсендә урнашкан.

Башкортстанның Стәрлебаш авылында татар мәгърифәтчесе, тарихчы Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл ачылды.

Стәрлебашта тарихи шәхес, мәгърифәтче, дин әһеле, Русия думасының мөселман фракциясе депутаты булган Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл ачылды. Һәйкәл бронзадан Красноуфимский заводында коелган, биеклеге – 1,5 метр. Аның сынчысы – Ильяс Галиуллин. Һәйкәл 1 млн сумга төшкән. Барлык чыгымнарны Стәрлебаш эшмәкәрләре күтәргән, эшнең башында эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе Ягьфәр Хисмәтуллин, татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлев торган. Акчаның бер өлешен мәрхүм язучы, чыгышы белән Стәрлебаштан Зәки Зәйнуллин биргән.

Һәйкәл татар шәхесенә ачылса да, исеме русча язылган. "Без башта татарча язарга теләдек, аннары өч телдә: татарча, башкортча, русча мәгълүмат кую тәкъдиме булды, Башкортстанның дәүләт телләре кануны нигезендә ике тел генә рөхсәт ителә диелде. Нәтиҗәдә без русча гына язуны калдырдык. Урынын да алдан билгеләдек, аны Зәки Зәйнуллин да хуплады, мәгърифәтченең урыны – китапханә алды", дип аңлатты Ягъфәр Хисмәтуллин.

Тантанада Русия думасы депутаты Рәмзил Ишсарин, Дөнья татарлар конгрессының рәисе урынбасары Илгиз Халиков, Башкортстанда татар конгрессының рәисе Әлфрид Дәүләтшин бар иде. Тантана ике телдә барды – русча һәм башкортча.

Дөнья татар конгрессы тарафыннан район китапханәсенә татарча китаплар бүләк ителде. Шулай ук халыкка Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать интитутытының Башкорстанга барган экспедиция нәтиҗәсендә чыгарылган "Милли-мәдәни мирасыбыз. Башкорстан татарлары. Стәрлебаш авылы", Винер Усманов авторлыгындагы "Башкортстанның татар эпиграфик һәйкәлләре. Стәрлебаш авылы" исемле китаплар таратылды.

Стәрлебаш авылында шулай ук Икенче дөнья сугышы вакытында хатын-кызларның ирләрен сугышка озата бару тарихын чагылдырган һәйкәл дә ачылырга тиеш. Бу вакыйга Зәки Зәйнуллиның озак еллар дәвамынңда Камал театрында барган "40нчы елның арбалы хатыннары" әсәрендә чагылдырган. Ягъфәр Хисмәтуллин әйтүенчә, бу һәйкәл дә бронзодан коелган, әмма 2 млн сум тирәсе сынчыга бурыч калганга күрә аны әлегә алып кайтып урнаштыра алмыйлар.

Белешмә: Мөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улы Тукаев (1862-1932) 1867 елның 14 гыйнварында Уфа губернасының Стәрлетамак өязе Калкаш волосте (хәзер Стәрлебаш районы) Стәрлебаш авылында туа. Дини белемне Стәрлебаш мәдрәсәсендә ала. Оренбур татар укытучылар мәктәбендә укый. 1899 елда Казанда "Тарихы Стәрлебаш" дигән хезмәте басылып чыга. Бу китап туган төбәкне өйрәнү өчен татар телендә чыккан беренче хезмәт булып тора. "Иттифак әл-мөслимин" фиркасе әгъзасы. Мөселманнарның 1906 елда Петербурда узган 2нче Бөтенрусия корылтаенда катнаша. Уфа губернасыннан Русия империясенең 2нче (1907) һәм 3нче (1907-1912) чакырылыш Дәүләт думалары депутаты итеп сайлана, андагы Мөселман фракциясе әгъзасы була. Аның тырышлыгы белән 1909 елда Стәрлебашта малайлар, 1914 елда кызлар мәктәбе ачыла. Гомеренең соңгы елларында Оренбурда яши.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG