Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 27 җирдә урман яна


10 август иртәсенә булган мәгълүматка карый, Башкортстанда 3 меңнән артык һектар мәйданда урман янгыннары дөрли.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 10 август иртәсенә барлыгы 27 урында урман янгыны теркәлгән, янгыннар барлыгы 3104,8 һектар мәйданны били. 13 җирдә янгынның таралуы туктатылган диелә.

Бөрҗән районында хәзер 19 җирдә урман яна, шуларның унысы таралудан туктатылды, утның якын-тирә авылларга китү куркынычы юк, дигән мәгълүмат биргән район хакимияте.

Башкортстанда 10 августка урман янгыннары харитасы
Башкортстанда 10 августка урман янгыннары харитасы

Хәйбулла районында Зианчура һәм Зилаер районнары белән чиктәш урыннарда урманнар яна, ут Урысбай авылы ягына күчә бара диелә. Моңа кадәр Хәйбулла районы урманнарында ике зур янгын туктатылган, берсе сүндерелгән.

Зилаер районында 988 һектар мәйданда урман янган, хәзерге вакытта янгын таралмасын өчен аның тирәсендә җирне казып чыкканнар, урман шул килеш янып бетәчәк диелә. Бу янгын Новоалександровка авылы янында килеп чыккан.

Хәзерге вакытта урман янгыннарын сүндерүдә 197 данә техника катнаша, 963 кеше эшли, ихтыярийлар да җәлеп ителгән диелә.

Башкортстанның Хәйбулла һәм Зианчура районнарында яшәүчеләр урманнарда янгыннарны сүндерүдә берләшүләре, Шайтан тау дигән тыюлыкта янгынны сүндерә алмаулары, республика җитәкчелеге ярдәменә өметләнмәүләре турында сөйләде.

15 июльдә Башкортстанда 2342 һектар урман янып юкка чыккан дип хәбәр ителде. 15 апрельдән 15 июльгә кадәр республикада 209 урман янгыны теркәлгән булган.

Узган елның июлендә Башкортстанның табигый тыюлыгында 2 мең һектардан артык урман янып көл булган иде. Урман хуҗалыгы министрлыгы бөтен республика буйлап 17 мең һектар урман яна, мондый зурлыктагы каза республикада 2010 елда гына булган иде дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG