Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җанисәпне махсус үзәкләрдә дә узып булачак 


Быел халык санын алуда интернет аша да, махсус үзәкләрдә дә катнашырга мөмкин, шулай ук исәп алучылар элеккечә өйдән-өйгә дә йөриячәк.

Казанда җанисәп вакытында махсус үзәкләр эшләячәк. Бу хакта 16 августта Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров шәһәр мэриясе киңәшмәсендә белдерде. Быел җанисәптә "Госуслуги" порталы аша интернетта катнашырга мөмкин. Бу ысулны файдаланмаучылар өчен үзәкләр эшләячәк.

"Халык санын алу урыннары 15 октябрьдән эшләячәк. Анда өйдә сораштыруда катнашырга теләмәгән кешеләр мөрәҗәгать итә алачак. Бу урыннар күпфункцияле үзәкләрдә дә (МФЦ) эшләячәк", диде ул.

1 үзәккә 500 кеше, яки 28 йорт туры килә. Казанда барлыгы 386 контрольче, 2 310 сораштыручы эшләячәк. Эчке эшләр хезмәте аларны иминлек белән тәэмин итәчәк.

"Казанда төп әзерлек эшләре башкарылды, оештыру планы расланды. Халык санын алу участоклары өчен бүлмәләр сайланды. Хәзер хезмәткәрәләрне туплау дәвам итә. Санитар чикләүләр кертелү сәбәпле, шәһәр мәктәпләрендә элек сайлап куелган бүлмәләрне файдалану мөмкин түгел. Ашыгыч рәвештә шәһәр хакимиятендә нормага туры килгән объектлар сайлана. Әлеге эшләр 100 процентка башкарылгач, адресларын бастырып чыгарачакбыз", диде Казан хакимияте түрәсе.

Халык санын алуның төп өлеше өйгә йөреп узачак. Санаучылар сораштыру җавапларын планшетка тутырып барачак. Җанисәптә катнашкан кешегә дигитал код биреләчәк.

Русия халык санын алу исәбе 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. Җанисәп былтыр узарга тиеш иде. Ләкин коронавирус таралу сәбәпле, аның вакытын дүртенче тапкыр күчерделәр.


Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туа. Соңгы елда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG