Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә халык исәбен алу тагын ике атнага кичектерелде


Җанисәп вакыты инде дүртенче тапкыр күчерелә.

Бөтенрусия халык санын алу үткәрү вакыты янә күчерелә. Яңа мәгълүматка караганда, ул 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак.

Росстатта белдерүләренчә, җанисәп уздыруга башлыча бердәм тавыш бирү көнен оештыруга җәлеп ителгән ресурслар кулланылачак, шуңа күрә сайлаулардан соң күбрәк вакыт кирәк. Кешеләрне ял иттерү, ә сайлау өчен әзерләнгән биналарны, IT-инфраструктураны җанисәп өчен үзгәртү зарур диелгән.

Русиядә халык исәбен алу вакыты инде дүртенче тапкыр күчерелә.

Башта ул былтыргы сентябрьдән 2021 елның апреленә күчерелгән иде. Соңрак аны сентябрьдә булачак диделәр. Бу вакытта халыкның күпчелеге, ял итү урыннарыннан кайтып, өйдә булачак, көннәр җылырак торачак һәм респиратор вируслы чирләр әзрәк таралачак дип белдерелде. Быел июньдә хөкүмәт җанисәпне 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр уздыру турында карар чыгарды.

Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туа. Соңгы айларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG