Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: русияләргә тауарларның 74 процентын сатып алу кыенлашкан


Кулланучы кәрзинендә 2013 елда булган 121 тауарның 103е бүген русияләр өчен артык кыйбат була башлаган.

Русияләрнең тормыш дәрәҗәсе 2019 елгы күрсәткечләргә якынайган, әмма 2013 ел белән чагыштырганда түбән булып кала. Халык гел куллана торган тауарларның 74 проценты хәзер артык кыйбат була башлаган, аларны сатып алу мөмкинлеге 69 процент тирәсе, дип исәпләп чыгарган Forbes.

Тикшеренү вакытында Росстат теркәгән 2013 һәм 2021 елгы бәяләр чагыштырылган. Рәсми расланган уртача хезмәт хакына теге яки бу тауарны күпме сатып алып булганы тикшерелгән.

Русияләрнең реаль керемнәре сигез ел элек булганга караганда уртача 10 процентка кимегән диелә. Бәяләргә килгәндә, бигрәк тә азык-төлек кыйбатланган. Кулланучы кәрзинендә 2013 елда булган 121 тауарның 103е бүген русияләр өчен артык кыйбат була башлаган.

Кайбер ризык төрләрен, киресенчә, күбрәк алу мөмкинлеге бар, диелә. Мәсәлән, ит һәм казылыкны. Русиядә уртача керемгә элек 80 кг дуңгыз ите алып булса, хәзер ул акча 96 килограммга җитә.

Яшелчә һәм җиләк-җимешне сатып алу кыенлашкан. Бары кәбестә, суган, кыяр һәм йөзем генә бик кыйбатланмаган.

Ярмалардан карабодай 2013 елдан ике тапкыр кыйбатрак тора. Тары ярмасын 2013 елда 580 кг алып булса, хәзер ул 257 килога кимрәк тия, диелә. Токмачны 57 кило, сыек майны 23 кило, шикәрне 26 килога кимрәк алып була.

Балык, сөт ризыклары, тавык йомыркасы һәм икмәк кыйбатланган. 2021 елның беренче яртысында русияләрнең бер уртача хезмәт хакына 92 кг балык тия. Бу 2013 елдагыга караганда 35 килога азрак.

Дарулар, йорт электр җиһазларын сатып алу да русияләр өчен кыенлашкан. Аерым алганда, кер юу машиналары һәм ноутбуклар 60 процентка кыйбатланган. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә 2013 елга караганда кыйбаткарак була башлаган.

Хәзерге вакытта русияләр 2013 елга караганда азрак акча тота, дип сөйләгән "Альфа-банк" баш икътисадчысы Наталия Орлова. Кешеләрнең куллану мөмкинлеге түбәнәюенең төп сәбәбе – 2014-2015 еллардагы кризис, дип аңлаткан белгечләр.

Июльдә Русиядә икмәк пешерүче ширкәтләр августтан бәяләрне 7-12 процентка арттырачакларын белдергән иде. Алар бу карарын ипи пешерү өчен кирәк булган чималларның барысы да кыйбатлануы белән аңлатты.

Элек Татарстан статистика идарәсе республикада бәяләр 2020 елның мартыннан 2021 ел мартына кадәр 9,2 процентка күтәрелгән дигән мәгълүмат китергән иде. Бәрәңге һәм кишер – 72,9 процентка, шикәр комы 55,7 процентка, ярмалар, сыек май, тавык йомыркасы, чөгендер, суган бәясе дә 20-40% күтәрелгән диелде.

Июльдә исә Татарстанда кишер һәм чөгендер нык кыйбатланды. Кишер бәясе 25 сумнан 89 сумга кадәр үсте, чөгендер ике айда 58 процентка үсте. Бәрәңге, суган, кәбестә бәяләре дә сизелерлек артты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG