Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшеннәр Алма спасында кызларны алма суында коендырды


Казанда бер төркем керәшен активисты Алма спасы йоласын башкарды. Яшь кызларны алма су белән коендырдылар, чуенда пешкән алма ризыгыннан авыз иттеләр. Табын артында алдагы җанисәп турында да сөйләштеләр, чарада катнашучылар үзләрен керәшен дип яздырачакларын әйттеләр.

19 август Казанда бер төркем керәшен активисты Казансу елгасы буенда Алма спасы йоласын башкарды. Башта бер чиләккә вак алма салып су кайнатылды. Аннары бу суга Хач ману көнендә алынган су өстәлеп, яшь кызлар баштанаяк су белән коендырылды. Коену вакытында кызларга матур теләкләр теләнде.

Чараны оештырган керәшен активисты Агрофена Васильева кызларны "алма кебек матур булсыннар өчен" алма пешкән су белән коендырды, керәшеннәрнең бу йоланы дәвам иттерергә теләүләре турында сөйләде.

Керәшеннәр Алма спасы йоласын күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

"Шушы көнне алма пешкән су белән коендыргач, кызларның йөзләре нурланып китә. Тик күп кенә керәшен бу йоланы дәвам итү түгел, бөтенләй белми. Совет чорында бу йоланы башкаруны тыймаган булсалар, ул хәзер дә яшәр иде.

Бу бик көчле теләк балаларны, үсмер кызларны күз тиюдән саклый торган булган

Совет чорында әби-чәбиләр кызлар мунча кергәндә яисә аларны аланга алып чыгып, бу йоланы кеше күрмәгәндә генә башкарган. Алма суы белән коендырганда кызларга "Алма суы белән юам, яхшыга булсын. Битләрең алма кебек ал булсын, телләрең бал кебек баллы булсын, дүрт саның тигез булсын, тәнең таза-сау булсын", дип теләк теләгәннәр. Бу бик көчле теләк балаларны, үсмер кызларны күз тиюдән саклый торган булган.

Алма спасы көнендә коенудан тыш алар алмадан мич ашлары да пешергән. Шул мич ризыклар белән туганнарын, күрше-күләнне сыйлый торган булганнар.

Агрофена Васильева учакта алма суы әзерли
Агрофена Васильева учакта алма суы әзерли

Керәшеннәрдә мәҗүсилек бик көчле. Менә шушы пешкән ризыкларны алмагач төбенә дә илтеп күмә торган булганнар. Бу шул алмагачка рәхмәт әйтү йөзеннән эшләнгән.

Максатым — шушы йолаларны керәшеннәргә яңадан кайтару

Кызганыч, бүген мондый йолалар онытылган. Минем максат — шушы йолаларны торгызу, аны керәшеннәргә яңадан кайтару. Бер генә нәсел өйрәнеп калса да, бу йола киләсе нәселләргә дә барып ирешер иде", дип белдерде Агрофена Васильева.

Керәшен милли киемнәрен киеп килгән 15ләп активист яшь кызларны алма суы белән коендырганнан соң, бәйрәм чарасы чирәмгә җәелгән җәймәдә алма ризыкларны авыз итеп, алма суы эчү белән дәвам итте.

Алма спасына килгән керәшеннәр табын артында
Алма спасына килгән керәшеннәр табын артында

"Явыз Иван чукындыруына кадәр үк керәшеннәр булган"

Мәҗлес барышында быел узачак җанисәп темасы да күтәрелде. Алма спасында катнашучылар халык санын алуда үзләрен керәшен дип яздырачакларын әйтте.

Бәйрәмдә керәшен җырларын башлап җырлаган Римма Иванова Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы турында китаптан мисаллар китереп, үзләренең керәшен татарлары түгел, ә керәшен булуларын әйтеп үтте.

Римма Иванова
Римма Иванова

"Бу китап 1400нче елларга карый. Анда безнең нәсел агачы бар. Димәк Явыз Иван чукындыруына кадәр үк керәшеннәр булган дигән сүз. Шуңа күрә без керәшеннәр дип горурланып әйтә алабыз.

Безнең тел татар теле белән охшаш булганга күрә безне татарлар белән бутыйлар

Ни өчен керәшеннәр бетте? Аз санлы халык, җанисәп вакытында бик күп халыклар юкка чыккан кебек керәшен халкының да саны азайды. Русия буенча карасак, никадәр керәшен авылы юкка чыккан. Безнең тел татар теле белән охшаш булганга, керәшен татарларын Явыз Иван чукындырган дип безне татарлар белән бутыйлар. Керәшен халкы юк диләр. Әмма без үзебезне әлбәттә керәшен дип әйтәбез.

Керәшен татары дип әйтсәләр, мин моны кимсетү дип санамыйм. Әмма бездә кеше керәшен дигән халыкның барлыгын аңламый.

Халык санын алганда мин үземне керәшен дип яздырачакмын. Үзем генә түгел, балаларым да, оныкларым да үзләрен керәшен дип яздырачак", диде Азатлыкка Римма Иванова.

"Керәшенне һаман татарга кушканга эшебез барып чыкмый"

Чарада катнашкан Вера Семенова Татарстанда 192 керәшен авылы булуын, керәшеннәрнең чын саны рәсми саннардан күбрәк булуын әйтте.

Вера Семенова
Вера Семенова

"Арабызда бүген үзләрен керәшен дип әйтүне бик кирәксенмәгәннәр дә бар. Килер бер көн, без бик күп булырбыз. Соңгы халык санын алуда безне 32 мең дип күрсәттеләр. Быелгы җанисәптә саныбыз 50 мең булыр дип уйлыйм", диде ул.

Вера Семенова сүзләренчә, күп кенә керәшен бүген үзенең төп проблемын белми. Тамаклары тук, балалары укыгач, үзләрен кысучы юк дип әйтә.

"Әмма кемнең эчендә керәшенлек нык утыра, андыйлар кыенлыклар булуын аңлый. Без әле дә тулысынча ачылып бетә алмыйбыз. Безне һаман татарларга кушу сәбәпле, эшләребез үзебез теләгәнчә барып чыкмый.

Алма спасында чуен чүлмәктә пешкән алмадан авыз итүче керәшен апалары
Алма спасында чуен чүлмәктә пешкән алмадан авыз итүче керәшен апалары
Телебез булмаганга күрә безне керәшен дип санарга теләмиләр, һаман татарларга кушарга телиләр

Сталин реформасына хәтле, безне татарларга кушканга кадәр керәшеннәрнең үз мәктәпләре, үз газетлары, үз телләре булган. Әмма шуннан соң без татар мәктәпләрендә укып, үз телебезне югалтканбыз. Керәшеннәрнең төп проблемы — тел проблемы. Телебез булмаганга безне керәшен дип санарга теләмиләр, һаман татарларга кушарга телиләр. Сезнең телегез юк бит, дип безнең авызны ансат кына ябалар. Әмма керәшен теле булган. Ләкин бүген аны сафка бастыру бик авыр.

Керәшен телен кайтару өчен керәшен авылларындагы мәктәпләрдә дәресләр кертергә кирәк. Башлап җибәрер өчен өстәмә дәрес булып кына керсә дә ярар иде. Духовная семинариягә җибәрер өчен безнең керәшен малайлары юк. Чөнки керәшен телен белмиләр. Керәшен теле булмауга бик борчылабыз", дип белдерде ул.

"Керәшен теле татарчадан аерылып тора"

Чарада катнашкан Нина Егорова сүзләренчә, ни генә булмасын, керәшен теле барыбер сакланып калган һәм ул тел татар теленнән аерылып тора.

Нина Егорова
Нина Егорова
Безнең телебез бик матур бит ул

"Безнең телебез бик матур бит ул. Татарлар янында сөйләшкәндә, син керәшенме әллә, дип әйтүчеләр бар. Без телебезне әле югалтып бетермәдек. Төшенчәләрен югалтсак та, без әле керәшенчә сөйләшәбез", диде ул.

Чарада катнашучылар табын артында керәшен йолаларын шушындый спаслар белән булса да саклап калуның мөһимлеге турында фикерләште, керәшен җырларын башкарды. 29 августка туры килгән Чикләвек спасын да Алма спасы кебек оешып үткәрергә кирәк дип килештеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG