Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Керәшен телен өйрәнүгә ихтыяҗ бар"


Тихвин чиркәве
Тихвин чиркәве

Тихвин чиркәвенең яңа побы Алексей Колчерин белән очрашып, керәшен чиркәвендәге үзгәрешләр, нинди эшләр башкарылачагы турында сөйләштек.

Казандагы бердәнбер керәшен чиркәвен булдыруга, төзекләндерүгә зур өлеш керткән һәм аның беренче побы булган Павел Павлов озак авырудан соң быелның 8 августында вафат булды. Аны ике көннән Тихвин чиркәве ишегалдына җирләделәр. 26 августта чиркәүнең яңа побы итеп Алексей Колчерин билгеләнде. Аның белән якыннан танышып, керәшен чиркәвендәге үзгәрешләр, нинди эшләр башкарылачагы турында сөйләштек.

Алексей Колчерин
Алексей Колчерин

— Алексей атакай, үзегез белән таныштырып үтегез әле. Керәшен чиркәвенә ничек килеп эләктегез? Сез үзегез керәшенме?

— Керәшен юнәлешен алсак, әтием Зәй районы Әхмәт авылыннан. Протоиерей Павел да шул ук авылдан иде. Без аның белән ерак туганнар, дисәм дә була. Әхмәт авылының бер өлеше, бер урамы тулаем керәшеннәр, ә икенче ягы — татарлар. Тарихи яктан кызыклы авыл ул.

Мин үзем Түбән Камада тудым, шунда үстем. Үземне белә башлаганнан бирле, әнигә ияреп чиркәүгә йөрдем. Әле ул чакта, 80нче елларда, алар күп түгел, Түбән Камага иң якыннары Чистай шәһәрендә һәм Костенеево авылында иде. Ул Түбән Камадан ерак. Автобусларда күчә-күчә 2-3 сәгатьлек юл. Һәр якшәмбе үк булмаса да, еш кына мине бала вакытта ук чиркәүгә йөрттеләр. Түбән Камада беренче храм ачылгач, без шунда йөри башладык. Мәктәпне тәмамлагач, әнием юнәлеш биреп, Казан руханилар семинариясенә укырга кердем. Шунда биш ел укып, 2004 елда рухани исеме алдым. Руханилыкка укуымны читтән торып Петербурда дәвам иттем, аннары Мәскәүдәге Кирилл һәм Мефодий исемендәге гомумчиркәү аспирантура һәм докторантурасында укыдым.

(2010 елда "Русия халыкларын мәгърифәтләштерү һәм христианлаштыру тарихы чыганагы буларак Н.И.Ильминский архивы" темасына кандидатлык диссертациясе яклаган. 2014 елда "Казан краенда вак халыкларны христианлаштыруда (XIX гасырның икенче яртысы-XX гасыр башы) Н.И.Ильминскийның миссионерлык-агарту системы" темасына докторлык диссертациясе яклаган — ред.)

Төрле чиркәүләрдә хезмәт иттем. Башта Казанда, аннары алты ел Балык Бистәсендәге чиркәүдә булып, шуннан соң гына Казанга кайтарылдым. Семинариядә укытучы кадрлар кирәк булып чакырып кайтардылар. 2011 елдан бирле мин янәдән Казанда.

— Гаиләгез бармы?

Чиркәү кануннарына күрә, ир-атның кабат өйләнергә яки икенче хатын алырга хакы юк

— Әйе, мин өйләнгән. Дүрт балам бар. Чиркәү кануннарына күрә, ир-ат рухани дәрәҗә бирелгәнче үк өйләнергә тиеш. Бер тапкыр Алла каршында кушылганнан соң, аның кабат өйләнергә яки икенче хатын алырга хакы юк. Хәтта хатыны вафат булса да, ул башка өйләнә алмый.

— Алексей атакай, келәү вакытында язылганны укып сөйләвегезгә игътибар иттем. Сез татарча беләсезме?

— Аңлыйм, әмма үгетләр сөйләрлек дәрәҗәдә сөйләшә белмим. Келәүләрдә дә керәшенчә текстларны укыйм гына. Тәҗрибә арта, күп өлешләрне инде яттан беләм, шуңа йөгерек укый алам. Элек авыррак иде. Унбиш ел рухани булып эшләп, моңарчы келәүләрне гел чиркәү-славян телендә алып бардым. Келәү рәте урыста да, керәшендә дә бер инде ул, теле генә аерыла. Чиркәү-керәшен телендә келәүләр алып баруым бары тик протоиерей Павел Павлов вафатыннан соң гына булды. Хәзер без Тихвин чиркәвендә ике рухани хезмәт итәбез. Миннән тыш Владимир Иванов та бар, ул үзенең рухани эшчәнлеген нәкъ менә керәшен чиркәүләрендә алып барган. Аңа чиркәү-керәшен телендә сөйләшү, үгетләр алып бару, келәүләр башкару җиңелрәк. Димәк, беребез, ягъни мин урысчарак юнәлештә эшләсәм, икенчебез керәшен телендә эшли.

— Владимир атакай белән чиркәүдәге эшчәнлекне ничек бүлешәсез?

— Мин әле Казан руханилар семинариясендә беренче проректор да булып торам, көн саен шунда эшкә йөрим. Биредә келәүләрне сишәмбе һәм шимбә көннәрендә үткәрәм. Якшәмбе һәм бәйрәм келәүләрендә һәрчак була алмыйм. Владимир атакайга исә биредә даими булырга дигән бурыч куелды.

— Без булган шимбә келәвенә 50ләп кеше җыелган иде. Пыкрау алдыннан булгач, алар гадәттәгедән күбрәк тә булгандыр. Чиркәүгә йөрүчеләр санын ничек арттырырга җыенасыз? Бу юнәлештә эш алып барылачакмы?

— Безнең храм бик зур һәм кеше дә күп сыя. Аларның күбрәк йөрүен без дә телибез. Бу даими келәүләр, үгетләр аша булыр дип уйлыйм. Элек монда эшләгән Павел Павловны алыйк. Ул бик зур рухани, тыйнак һәм эшчән кеше иде, кайчандыр Казан епархиясе рухание да булып торды. Бирегә йөрүчеләрне ул туплады һәм аның вафатыннан соң без ниндидер зур эшчәнлек җәелдереп җибәрербез дә, чиркәүгә йөрүче кеше санын арттырырбыз дип сөйләп тору ул аның рухына хөрмәтсезлек күрсәтү булыр иде.

Павел атакай биредә эшләп булган кадәр бар эшне дә башкарды. Әйе, чиркәүгә йөрүчеләр күп түгел, ләкин алар барысы да ныклы нигезле кешеләр. Келәүләр даими булса, бәлки, тагын да күбрәк җыелыр. Киләчәктә, балалар һәм зурлар өчен аерым якшәмбе мәктәпләре ачарбыз дип уйлыйм. Биредә аның өчен аерым бина да бар. Аны эшләп кенә бетерергә кирәк. Иң мөһиме, нигезе бар инде.

— Ул мәктәп кайчан булачак? Анда нәрсәләр укытырга җыенасыз?

Керәшен телен өйрәтергә кеше кирәк. Моңа зур ихтыяҗ бар, керәшен телен сорыйлар

— Әлегә конкрет вакыты билгесез, ләкин бу уку елында өлгерербез дип уйлыйм. Эшне башлау турында чиркәүгә йөрүчеләр белән дә сөйләшәм, керәшен телен өйрәтергә кеше кирәк. Моңа зур ихтыяҗ бар, керәшен телен сорыйлар. Алла канунын да өйрәтергә кирәк. Мин боларның барысын да үз өстемә ала алмыйм, шуңа ниндидер коллектив тупларга телим. Әлбәттә, мондый эшләр өчен әдәбият та кирәк. Парталар, урындыклар аласы, оештыру эшләре башкарасы. Моны ничек тә дөрес һәм системалы итеп ерып чыгарга иде.

— Керәшен телен укытуга ихтыяҗ бар дидегез. Моны нәрсәдән чыгып әйтәсез?

— Керәшен чиркәүләреннән килгән руханилар бу хакта үзләре үк сорый. Мәктәпләрдә дә бары тик татар теле укытылуын әйтәләр, керәшен теле беркайда укытылмый. Югыйсә, фонетикада гына түгел, хәтта синтаксиста да ул татарчадан аерыла торган тел. Балаларын керәшенчә укытырга алып килергә теләүчеләр Казанда да бар. Моның өчен хәтта керәшенчә укыту әсбаплары да каралган. Революциягә кадәр бастырылган һәм хәзер кабат нәшер ителгән Керәшенчә-русча, русча-керәшенчә сүзлек бар, мәсәлән. Аны янә нәшер итүне Павел атакай оештырган иде.

— Хәзер татар телен ирекле укытуга калдырдылар. Ничек кенә булмасын, ул барыбер керәшенчәгә якын тел. Сез бу үзгәртеп коруга ничек карыйсыз?

— Әлеге теманы тирәнтен өйрәнгәнем юк, ләкин бу хакта сүз башлангач, керәшеннәрнең матбугатта бастырган язмаларын хәтерлим. Әгәр башка милләтләргә туган тел укыту мөмкинлеге тудыралар икән, нигә мәктәпләрдә керәшен телен сайлау мөмкинлеге юк, нишләп без татар телен укырга тиеш, диделәр. Әйе, татар телен уку ул бер дә булмаганда яхшы, ләкин алар да бит керәшен телен укырга тели.

Тихвин чиркәвендә
Тихвин чиркәвендә

— Алексей атакай, бүген Татарстанда керәшен чиркәүләре күпме? Алар белән элемтәгез бармы?

— Республикада 30лап керәшен чиркәве ачык һәм шуларның 6сында гына келәүләр алып барыла. Болар Мамадыш, Зәй районнары авыллары, Чистай һәм Чаллыда инде. Түбән Камада керәшен храмы төзелә. Нәкъ менә Павел атакай барлык керәшен руханиларын үстерде, тәрбияләде һәм ул чиркәүләрнең башында торды дисәң дә була. Без дә алар белән элемтәне сакларга тырышабыз.

— Тел мәсьәләсе кискен торган вакытта керәшен чиркәүләренә кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителә? Анда рус руханилары куеламы?

— Бу, чынлап та, бик авыр мәсьәлә. Керәшен чиркәүләре күбрәк авылларда урнашкан һәм алар бай түгел. Анда хезмәт итеп гаиләңне тотканчы, урыс чиркәвенә хезмәткә бару кулайрак. Кызганыч, ләкин бу шулай. Монда инде барысы да керәшеннәрнең үзеннән тора.

— Әлбәттә, аларның үзеннән дә торадыр. Ләкин епархия керәшен руханилары булдыру өчен нәрсә дә булса эшлиме?

— Чиркәүдә рухани булу өчен, иң элек, руханилык белеме кирәк. Шул ук Казан руханилар семинариясен тәмамларга була. Әгәр анда керәшен абитуриентлары килә икән, без аларны хәтта баллары җитмәсә дә алырга әзер. Алар өстенлекле урында тора, чөнки керәшен чиркәүләренә руханилар беренче чиратта кирәк булуын аңлыйбыз. Болар бар да ректорыбыз Феофанның карары нигезендә эшләнә, әлбәттә. Ләкин проблем шунда: семинариягә укырга килүче керәшеннәр юк. Иң яхшы очракта, тулы курска бары тик бер керәшен булырга мөмкин. Бәлки, чиркәүдә ярдәмләшеп йөрүче һәм укырга әзер керәшеннәр бардыр, алар килсә дә булыр иде. Керәшен кызларын да укытырга әзербез, безнең семинариядә кызлар өчен дә бүлек бар.

— Казанның руханилар семинариясендә бүген ничә кеше укый?

— 80-90 кеше көндәлек укуда. Аларның күпчелеге — читтән килүчеләр. Татарстаннан укучы бик-бик аз. Читтән торып укучыларның гомум саны - 200ләп кеше. Анда электән рухани булучылар яки гаилә хәле буенча көндәлек укуга йөри алмаучылар белем ала.

— Алексей атакай, Тихвин чиркәве бүген үз-үзен яшәтәме?

— Чиркәүнең матди ягын әле күптән түгел генә өйрәнә башладым һәм хәлнең чынлап та авыр икәнен аңладым. Без бирегә йөрүчеләрнең көче белән генә кышны чыга алмаячакбыз. Җылылыкка түләргә дә көчебез җитмәячәк. Иганәчеләр эзләячәкбез.

— Чиркәүне тоту өчен аена күпме акча кирәк?

— Төгәл генә сан әйтә алмыйм. Хәзер суыклар башланды һәм язга кадәр җылылыкны тәэмин итеп чиркәүне тоту өчен җәмгысе 200-250 мең сум кирәк булачак дип чутлап чыгардык. Кайбер биналар утын белән ягыла.

— Павел атакай вакытында бу ничек хәл ителгән?

— Мин бу храмда беренче тапкыр 1997 елда булган идем. Аның нинди начар хәлдә булуын хәтерлим. Шуннан бирле 25 ел узды. Бу вакыт эчендә бик зур эшләр башкарылды дип әйтә алмыйм. Матди як ныграк булса, күпкә зуррак эшләр башкарылыр иде. Павел атакай да зур булмаган адымнар белән генә, иганәчеләр эзләп, шулар белән бергә алга атлады. Хәзер храмга да сипләү кирәк. Монда бар да әкрен генә эшләнә. Без дә әкрен-әкрен барын да эшләрбез дип уйлыйм.

Алексей Колчерин
Алексей Колчерин

— Алексей атакай, Павел атакайның хатыны Людмила хәзер 8 баласы белән ялгыз калды. Аңа чиркәү тарафыннан ниндидер ярдәм бармы?

— Людмила анакайның олы балалары зур инде. Балигъ булмаган баласы — өчәү. Иң кечкенәсенә — 13 яшь. Аңа Феофанның хәер-фатихасы белән Епархиядән пенсия түләнә. Аның суммасы зур түгел, ләкин иш янына куш. Безнең Епархиянең үз фонды бар һәм анда бар храмнар да аз-маз күләмдә акча салып бара. Людмиланыкы кебек хәл килеп туса, аңа шул фондтан ярдәм күрсәтелә.

— Алексей атакай, мөселманнарда, дәгъвәтләү өчен, Инстаграм, Ютуб һәм башка социаль челтәрләр куллану киң таралган. Керәшеннәрдә заманча технологияләрне куллану бармы?

— Әлбәттә. Вконтактеда Казандагы Тихвин чиркәвенең үз төркеме бар һәм ул гел яңартылып тора. Анда фотосурәтләр, язмалар, видео-аудиоматериаллар таба аласыз. Инстаграм да өйрәнелә. Керәшен рухи миссиясе дигән аерым сайт бар. Анда да кызыклы әйберләрне күп табарга мөмкин.

— Безнең республика кысаларында чагыштырып әйтә аласызмы: бу эш ислам белән бер дәрәҗәдә эшләнәме?

— Кызганычка, юк. Аңа вакыт кирәк. Штатта хезмәткәрләр тотарга мөмкинлек һәм бу эшне алып барырлык вакыт юк. Безнең сәхифәләрне һәм төркемнәрне дә ирекле һәм бушлай гына эшләүче энтузиаст яшьләр башкара. Шуңа карамастан, яңалыклар, репортажлар яхшы дәрәҗәдә алып барыла дип саныйм.

— Күргән кадәр сәхифәләрдә русча текстлар күп булуына да игътибар иттем...

— Тихвин чиркәве гел керәшенчә генә эшләми. Павел атакай керткән тәртип буенча, бу чиркәүдә атнага бер тапкыр сишәмбе көннәрендә келәү чиркәү-славян телендә алып барыла. Руслашкан керәшеннәр шунда килә. Әгәр кайсыдыр татарлар чиркәүгә килеп чумыла икән, бераз башка менталитет һәм культура булса да, алар да бирегә йөри башлый. Безнең ишекләр алар өчен дә ачык булырга тиеш һәм алар да келәүләрне туган телендә яки аңа якын телдә тыңлый алырга тиеш. Бу бик мөһим.

—- Шуңа карамастан, сез керәшеннәрне аерым милләт дисез, телнең дә аерылуы турында әйтәсез. Әгәр татар кешесе чиркәүгә килеп чумыла икән, ул кая барырга тиеш була?

— Андыйлар, гадәттә, урыс чиркәвенә бара. Ләкин мин моны хата дип саныйм. Хәер, бәлки, керәшеннәрнең бүгенгә кадәр сакланып калу сәбәбе дә шул урыслардан да, татарлардан да аерымлашып яшәүдәдер. Авылларда бу бигрәк тә сизелә. Шәһәрдә бәйрәмнәр дә урыслашкан инде, керәшеннәр шунда йөрергә мәҗбүр, ә менә авыллар үз көенә, керәшенчә уздыра. Тик алар татарларга да ачык булырга тиеш дип саныйм. Керәшеннәрнең үз эченә бикләнүе, татарларны этәрүе дөрес түгел һәм христианча да түгел.

XS
SM
MD
LG