Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артист Рәшит Шамкай вафат


Казанда Рәшит Шамкай белән хушлаштылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:05 0:00

Аңа 81 яшь иде.

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат. Бу хакта Камал театрының рәсми сайты хәбәр итә.

Артист хатынының туган ягында - Арча районы Түбән Оры авылында җирләнәчәк.

Рәшит Шамкай 1940 елның 26 маенда Самар өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967—1968 елларда Минзәлә театрында, 1968-2001 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Комик жанр артисты буларак таныла. Рәшит Шамкаев тарафыннан Камал театрында эшләү дәверендә иҗат ителгән рольләр: Проня — "Баһадирлар" (Н.Погодин); Тишка — "Агай эне ак мыек" (А.Островский); Таһир — "Әнә килә автомобиль" (Ф. Яруллин); Ясәви — "Ташкыннар" (Т.Гыйззәт); Савелий — "Солдат хатыны" (Н.Анкилов); Нигъмәтҗан — "Синең урыныңа кайттым" (Р.Хәмид); Труффальдино — "Болан-Патша" (К.Гоцци); Анчугин — "Булмас димә, дөнья бу" (А.Вампилов); Гыйльметдин — "Ат карагы" (Т.Миңнуллин); Мөбарәк — "Казан егетләре", "Тагын Казан егетләре" (М.Гыйләҗев); Шәйхи — "Килә ява, килә ява..." (З.Хәким) һәм башка рольләрендә артистның сәхнә осталыгы, образларының тирәнлеге һәм байлыгы киң ачыла.

2018 елда Азатлык Рәшит Шамкай туып үскән Иске Ярмәк авылы турында язган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG