Америка күзләве COVID-19ның килеп чыгышы турында берьяклы гына нәтиҗә ясый алмый, дип хәбәр итә илнең матбугат чаралары. АКШ күзләү хезмәтенең 24 августта Ак йортка биргән хисабына күрә, пандемиягә китергән коронавирусның ясалма яки табигый юл белән барлыкка килүе турындагы сорау әлегә ачык кала. Сорауның ачык калуына өлешчә Кытай хакимиятенең кирәкле мәгълүматларны бирүдән баш тартуы сәбәпче.
Төп версиягә күрә, коронавирус Кытайның Үһән шәһәре базарында сатылган кыргый хайваннарның итеннән йоккан, диелә.
Коронавирус йоктыруның беренче очраклары 2019 елның декабрендә теркәлде. Әмма президент Дональд Трамп хакимияте үз тикшеренүләре нәтиҗәсендә 2019 елның әле көзендә үк Үһәндәге вирусология институты хезмәткәрләренең COVID-19га симптомнары белән хастаханәгә җибәрелүе турында мәгълүмат алган иде.
Соңрак Кытай хакимиятләренең йогышлы чир чыганагын ачыкларга омтылган Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре эшчәнлегенә дә аяк чалуы билгеле булды.
Быел яз берничә абруйлы галим ачык хат язып, "әлеге вирус табигатьтә булганмы яки лабораториядән саксызлык белән чыгарылганмы дигән сорау ачык булып кала һәм җавап таләп итә", дип белдергән иде.
Америка күзләвенең яшерен хисабы президент Джо Байден фәрманы белән әзерләнде. Wall Street Journal газетасы хәбәр итүенчә, хисапта Кытай тарафыннан да хезмәттәшлек итү кирәклеге искәртелә. Әлегә Кытай вирусның килеп чыгышын дөрес ачыкларга ярдәм итәрдәй мәгълүматлар: лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре, вирус геномы үрнәкләре һәм башка мәгълүматлар белән уртаклашудан баш тарта, диелә. "Әгәр Кытай аерым бер мәгълүматны бирмәсә, без беркайчан да дөреслекне белә алмаячакбыз", дигән Америка хакимияте хезмәткәре.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!