Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгы: укучылар татар телен туган тел яки дәүләт теле буларак өйрәнә алачак


Архив фотосы
Архив фотосы

Министрлык җавабыннан аңлашылганча, дәүләт теле буларак татар теле дә ата-аналар гаризасы белән укытылачак.

2022 елның 1 сентябрендә гамәлгә керәчәк яңа федераль белем бирү стандартларына (ФГОС) күрә, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү хокукы бирелә. Аны шулай ук ата-ана гаризасы белән өйрәнеп булачак. Бу хакта Азатлык соравына Татарстан мәгариф һәм министрлыгы җавабында әйтелә.

Ата-аналар мәктәптә туган телне (татар, урыс, чуаш, удмурт һәм башкалар) яки дәүләт теле буларак татар телен сайлый алачак, диелә җавапта. Ата-аналар татар телен сайлаган очракта, уку йортында әлеге предмет "туган тел һәм әдәбият" предметы кысаларында булачак, диелә.

Шулай итеп, министрлык моңарчы Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның "дәүләт теле буларак татар теле уку планының мәҗбүри өлешендә укытыла башлый" дигән сүзләренә аңлатма бирде.

Татар миләтеннән булган балалар татар теле һәм әдәбиятын федераль исемлеккә кергән ике програм нигезендә укый алачак: туган телдә белем бирүче һәм урыс телендә белем бирүче мәктәпләр өчен.

Мәгариф министрлыгы җавабында шулай ук татар телен дәүләт теле буларак укыту өчен махсус укыту-методик комплектлар эшләнелүе әйтелә. Хәзерге вакытта алар федераль исемлеккә керү өчен экспертиза уза диелә. Җаваптан күренгәнчә, сүз "Сәлам" яңа буын татар теле дәреслекләре турында бара.

20 август көнне мәгариф өлкәсендәге август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңа дәүләт стандартларына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү кертелүен белдерде. "Стандартларда өйрәнү өчен мәҗбүри булган "туган тел һәм әдәбият" предметы өлкәсенә Русия федерациясе республикасының дәүләт телен өйрәнү кертелгән. Димәк, дәүләт теле буларак татар теле уку планының мәҗбүри өлешендә укытыла башлый", диде ул.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елның көзендә Русия прокуратурасы Татарстан мәктәпләрен тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

2020-2021 уку елында татар теле һәм әдәбиятын Татарстан укучыларының 65 проценты өйрәнгән. Республика мәгариф системында 3525 туган тел (урыс теле түгел) һәм әдәбият укытучысы эшли, шуларның 3,4 меңе – татар теле мөгаллиме.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG