Accessibility links

Кайнар хәбәр

Максим Шевченко: "Азат булмаган кеше – кол"


Сулдан уңга: Дамир Исхаков, Максим Шевченко, Руслан Айсин

Милли мәгариф, җирләрне сату, төбәкләрдәге кеше хокулары һәм сәяси тоткыннар – болар барысы да Казанда сәясәтче, Русиянең азатлык һәм гаделлек фиркасен (РПСС) булдырган Максим Шевченконың җәмәгатьчелек белән очрашуда күтәрелгән темалар.

Бу фирка яңа, әмма алар Татарстанда киләчәк Русия думасы сайлавында кимендә 3 процент тавыш җыюга өметләнә. Татарстанда сайлаулар контроль астында узуы һәм Русиядәге федерализм принциплары өчен кемнәр һәм ничек көрәшергә тиешлеге турында сөйләшү булды.

25 августта узган очрашуны сәясәт белгече Руслан Айсин оештырды, чарада шулай ук Татарстаннан намзәт булып баручы, галим Дамир Исхаков та бар иде. Очрашу башта матбугат конференциясе итеп тәкъдим ителгән иде, әмма ул бик тиз арада халык белән аралашу форматына әверелде. Биредә башлыча Татар иҗтимагый үзәк активистлары булганга күрә, сөйләшүдә әледән-әле милли мәгариф темасы күтәрелде. Максим Шевченко милли мәгариф өлкәсендәге тел проблемы Татарстанның гына түгел, башка милли төбәкләрнең дә авырткан сөяле дигәнен әйтте, бу мәсьәләне хәл итмичә яра сыкрап торачак. ТИҮ вәкилләре шул ук вакытта сәясәтчегә Татарстанны, аерым шәхесләрне яклап, милли мәгариф, федерализм темаларын күтәреп торганга рәхмәтләрен җиткерүдә дә мактау сүзләрен кызганмады.

Максим Шевченко: "Агитация оештырмыйбыз, без сөйләшергә килдек" дисә дә, очрашудагы аралашу ара-тирә ни өчен 19 сентябрьдә Русиянең азатлык һәм гаделлек фиркасе өчен тавыш бирергә кирәклеге турында кыстауга әйләнде.

Федерализм турында

Максим Шевченко
Максим Шевченко

— Һәр кеше нинди телне өйрәнә алуын үзе, һәр төбәк милли мәгариф сәясәтен үзләренә уңай булган рәвештә хәл итәргә тиеш. Бу – федерализм принципларының берсе. Әмма федерализм кәгазьдә генә калды. Төбәкләрне, кешеләрне хокуксыз калдыру – хакимиятнең хаталы сәясәте түгел, бу максатчыл рәвештә алып барыла. Ассимиляция сәясәте халыкларның берләшүенә этәрә һәм без ул халыкны тупларга телибез, аларның проблемнарын күтәреп чыгабыз. Төбәкләрдәге ярсуны федераллар ишетми, белми, - дип сүзен башлады Максим Шевченко һәм төбәкләрдәге кешеләргә 15 мең сум акча түләп, аларны кол рәвешендә яшәтергә максат куелганын әйтте.

Һәр төбәк аларга бүген нәрсә мөһим булганны белә һәм үзе тапкан малына хуҗа булырга хокуклы

— Без бу хакимияткә тәэсир итә алмыйбыз, без бары тик яңа Конституция булдыра алабыз, дәүләтне федератив итеп кора алабыз, һәр төбәк үз Конституциясенә лаеклы, һәр төбәк аларга бүген нәрсә мөһим булганны белә һәм үзе тапкан малына хуҗа булырга хокуклы. Бергә эш итәбез, әмма төбәкләр федерациядән чыгарга тиеш түгел. Без бергәләп үз йортыбызны төзергә тиеш. Әлеге хакимият безне казармага туплый. Кешеләрнең тавышы чыкмасын, дәшмәсен – менә шул кирәк аларга. Милләтләр, төбәкләр дигәндә шаблон фикер йөртү киң җәелде. Кем ул татар? Өчпочмак белән казылык ашаучы милләт, ә урыслар? Алар эчә һәм сугыша. Менә шундый ахмак кешеләр кирәк хакимияткә. Кеше дәүләтнең үзәгендә булырга тиеш, кеше дәүләткә түгел, ә дәүләт кешеләргә хезмәт итәргә тиеш, - диде Шевченко.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Татарстан да, башка төбәкләр дә кул сузып Мәскәүгә йөри, теләнеп акча сорарга мәҗбүр. Мәскәү татарлары күптән түгел мэр Сергей Собяниннан мәктәп ачуны сорады, хакимият мөмкинлек юк ди. Ә салым түләүче халык мәнфәгате кайда? Татарстанның авылларына да күз салыгыз. Андагы хәлләр ал да гөл түгел, кычкырып кына әйтмиләр, шулай ук җимерек мәктәпләр яки алар ябыла, еш кына акчасы да булмый республиканың. Әгәр дә Мәскәү белән төбәкләр арасында бюджетара мөнәсәбәтләр корылган булса, төбәкләр үзеннән өзеп федераль үзәкне ашатып ятмас иде. Федереализм кәгазьдә генә калса да, аның әле нигезе бар, безгә аны ныгытырга кирәк. Халыкта аңа ихтияҗ булса, рух булса, бу юнәлештә ныклы адым яарга җиңелрәк, диде Дамир Исхаков.

Җиргә кем хуҗа булу һәм төбәкләрне эреләндерү турында

Спикерлар очрашуда бүген-иртәгә халыкның җирсез калу проблемы калкып чыгачак һәм эре шәһәрләргә халыкны туплау, төбәкләрне эреләндерү хәерсез нәтиҗәләргә китерәчәге турында сөйләде.

Кешеләр җирсез кала, алар кредитка утыртылачак, өйрәтелеп куелган, цирк этләренә әвереләчәк

— Төбәкләрне агломерацияләр буларак оештыру җир биләмәләреннән кешеләрне бушатуга бәйле. Кешеләр җирсез кала, алар кредитка утыртылачак, өйрәтелеп куелган, цирк этләренә әвереләчәк. Әйткәнне генә тыңлаучы халык булачак алар. Хакимият 45 млн кешелек шәһәрне оештыра да, эш бетте һәм кешеләр өстеннән полицай режимы оештырыла. Урамга чыгасың икән – төрмә, каршы дәшәсең икән – шулай ук төрмә! Төбәкләргә чыксаң, авыллар үлеп барганы күзгә бәрелә. Ник китә кешеләр? Алар җирсез калган, уңдырышлы да, уңдырышсыз да җирләр, урманнар агрохолдингларга бирелгән. Кайбер олигархлар урман, кырларны дистәләгән, меңләгән һектар җир биләмәләрен сунарчылык өчен аерып ала, чыбык белән уратып ала да – бетте, кешене кертми. Җирсез кеше кая китә? Шәһәргә. Ул тегендә-монда селкенеп йөри, аз акчага эшли... Үз җирендә кеше азат түгел икән, колга әверелә, - дип сөйләде Шевченко.

Дамир Исхаков исә бүген Себер татарлары нәкъ шундый вазгыятьтә калганын искә төшерде. Балыкчылык, җиләк, чикләвек җыеп гомер иткән Себер татарларының урманнары аерым шәхси кулларга күчеп бара дип сөйләде ул.

— Нишләп бетәчәк безнең милләттәшләр, бу бит аларның төп кәсебе! Бездән җир биләмәләрен тартып алып, шәһәр чыпчыкларына әверелдерергә телиләр. Ә җире булган кеше ач калмый, аларны кулга төшерү дә авырак. Башкортстандагы кара туфраклы җиргә кызыгучылар да күп. Без, кешеләр, депутатлар, аны контрольгә алырга тиеш. Иртәгә ул җирләр Кытайларга күчмәячәк дип кем гарантия бирә ала? - диде Исхаков.

Милли мәгариф һәм тел турында

Максим Шевченко төбәкләр арасыннан Татарстан җәмәгатьчелегенең әлегә кадәр тел мәсьәләсен көн үзәгеннән төшермәүләр турында искә төшерде һәм башка төбәкләрдә дә бу мәсьәлә халыкны борчыганын әйтте. "Тел өчен көрәш – кеше булып калу өчен, ирек өчен көрәш. Татар теле, тарихы, республика, үз хокуклары өчен көрәшүче Татарстан, аның кешеләре кадерле. Безне азат булмаска өйрәтергә телиләр, өстән кушып тарихны, телне өйрәтергә телиләр, ә татарлар моның белән килешми", диде ул һәм үзе җитәкләгән фирканең төп эшчәнлегендә төбәкләрдәге милли мәктәпләр, республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеген тудыру максаты куелуын билгеләде.

Телләрне саклау, туган телдә белем алуны яклау өчен көрәшәчәкбез

— Рус теле беркая да югалмый, ә милли азчылыклар рус телле мохиттә үз туган телләренә үсеш түгел, саклап калу шартларын да тудыра алмый. Туган телдә баланың теле ачылуы, мәктәпләрдә туган телдә белем алу – шәхесне тәрбияләүнең нигезләре. Милли мәктәпләр булырга тиеш. Хосусый мәктәпләр, балалар бакчаларын оештыруда да мөмкинлекләр булырга тиеш.

Телләрне саклау, туган телдә белем алуны яклау өчен көрәшәчәкбез. Әлегә бездән башка бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрүче юк. Русия думасына үтеп керә алсак, телләргә, милли мәгарифкә каршы булган кануннарга үзгәрешләр кертергә тырышакбыз. Иманым камил, "Бердәм Русия", башка курчак фиркаләр депутатлары аңа киртә куячак, Татарстаннан сайланган депутатлар аларга теләктәшлек күрсәтәчәк. Әмма үз дигәнебезгә ирешүне дәвам итәчәкбез, - диде спикер. Шевченко төбәкләрнең күбесендә милли телләрдә белем алу методикасы да булдырылмаган, фирка җиңәме, юкмы, әмма бу методиканы булдыруда галимнәрдән торган эшче төркем булдырылачагын әйтте.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Татарстанда күпме тавыш җыю турында

— Без – яңа фирка, безнең өчен 2,5 млн кеше тавыш бирсә дә, Русия думасына кереп утыра алабыз. Татарлар гына тавыш бирсә дә, уза алабыз киртәне. 2,5 млн татар гына бар бит Русиядә! "Бердәм Русия", КПРФ, ЛДПР кебек әрәмтамакларны күпме ашатып ятарга була? Җитте, - диде Дамир Исхаков татарларның активлыгына ышанып.

Максим Шевченко 2,5 млн тавыш җыю – иң зур максат булуын, бу рәвешле думада фракциягә ия була алуны аңлатты. Ә 3 процентны җыйган фиркаләргә үсеш өчен дәүләттән акчалата ярдәм каралган. Ул иң мөһиме – сайлауга барырга кирәклеген искәртте.

Казанда ирекле кешеләр яши дип өметләнәм, алар да үз тавышларын урларга юл куймаслар дип ышанам

— Кешеләр күпләп килә икән сайлау бүлекчәләренә, "явка" югары булган саен, хәрәмләшү авыррак. Хакимияткә кешеләрнең килмәве уңай, бөтен сайлаучылар саны алар өчен бюджетта эшләүчеләр санына туры килсә, шул җитә, менә ул вакытта тартмаларга "Бердәм Русия" өчен әзерләгән бюллетеньнәрне дә тутырып була. Карагыз, Австралия моделе кызык, кеше сайлауга бармый икән – штраф. Дәүләтне төзүдә һәр кеше җаваплы. Үзегез дә килегез тагын 50 кешене дә ияртеп килегез!

Беларус – иң шәп тәҗрибә. Халык тотты да, Лукашенкога түгел, ә Светлана Тихановскаяга тавыш бирде. Лукашенко кешеләр битараф, берсенә дә кирәкми дип күкрәк киереп йөрде һәм ялгышты. Без дә шулай эшлик. Татарстаннар битарафмы? Федераль үзәктән канәгатьме? Юктыр дип уйлыйм.

Татарстан ярдәмендә 3 процент тавыш җыя алабыз дип уйлыйм. Бу – мөһим булган төбәкләрнең берсе. Әмма республика җитәкчелеге сайлаулар белән идарә итә, шуңа безнең иң зур өмет – Мәскәү һәм Петербур кебек эре шәһәрләр. Казанда ирекле кешеләр яши дип өметләнәм, алар да үз тавышларын урларга юл куймаслар дип ышанам, - диде Шевченко.

Сәяси тоткыннар турында

— Алексей Навальный, Айрат Дилмөхәммәтов, Сергей Фургал һәм башкалар – болар барысы да сәяси тоткыннар һәм алар азат ителергә тиеш. Кешеләр үз фикерен курыкмыйча әйтергә тиеш. Сәяси эшчәнлек алып бару җинаятькә тиңләнү дә тукталырга тиеш. Кеше хокукларының өстен булуы, ирекле парламент, ирекле медиа – безнең төп максатлар. Хокукларны китереп бирмәячәкләр, алар өчен көрәшергә кирәк, - дип чыгыш ясады Шевченко.

  • 2021 елның 17-19 сентябрендә Русиядә бердәм сайлау көннәре узачак. Төп сайлаулар Русия думасына булачак, 12 төбәктә губернаторлар, тагын 39 төбәктә парламентларына депутатлар сайланачак. Тавыш бирү онлайн да уздырыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (11)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG