Уфада Навальныйның көрәштәше, авыл җирлеге депутаты Альберт Гаскәровтан экстремистик берләшмәдә катнашу эше турында шаһит буларак сорау алганнар. Сорау алулар 12 сәгать дәвам иткән, анда Мәскәүдән махсус килгән Русия тикшерү комитеты баш идарәсенең ике хезмәткәре дә катнашкан. Сорау алулардан соң бу хакта мәгълүмат таратмавы турында имза алып, Гаскәровны җибәргәннәр дип хәбәр итә Idel. Реалии.
Шул ук вакытта "ОВД-инфо" юристы Федор Телин хәбәр итүенчә, 26 августта полиция Навальныйның тагын ике тарафдарына килгән. Алар ишекләрен ачмаган. Иминлек саклау йөзеннән бу кешеләрнең исемнәре аталмый.
9 июньдә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Алексей Навальныйның "ят агент"лар исемлегендә булган штабларын һәм Коррупциягә каршы көрәш фондын (ФБК) экстремистик оешмалар дип тапты. Хәзер аларда эшчәнлекләрен дәвам иткән яки финанслаган активистларга җинаять җаваплылыгы яный.
Июньдә Гаскәровны шаһит буларак Алексей Навальныйга карата ачылган башка бер җинаять эше (мошенниклык турында) нигезендә сорау алырга чакырганнар иде. Тикшерү комитетында Навальный үз такымына төрле проектлар өчен дип бирелгән акчалардан 356 млн сумын шәхси максатларда кулланган дип белдерделәр.
2019 елның октябрендә Навальныйның башка волонтерлары белән беррәттән Альберт Гаскәровның өендә дә тентү булган иде.
Шул ук айда Мәскәүнең Басман район мәхкәмәсе карары белән Гаскәровның һәм башка берничә активистның хисаплары туңдырылды. Алар әле дә ачылмаган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!