Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Сталинга "бәйләнүләр" – Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләренә һөҗүм

Министр Сталинны "төп явыз" итеп калдырып, "сугышка кадәр, сугыш вакытында, сугыштан соң эшләгән барлык эшләрен бер чүмәләгә өюгә" каршы килүен белдерде.

Русия думасына сайлауларда "Бердәм Русия" фиркасеннән икенче намзәт, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров совет чоры диктаторы Иосиф Сталинга карата "һөҗүмнәр" "Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләренә һәм Русиянең үткәненә дә һөҗүм", дип белдерде.

Лавровның Икенче дөнья сугышы ветераннары каршында Волгоградта (1961 елга кадәр бу шәһәр Сталинград дип йөртелә иде) ясаган чыгышыннан өзекне ТАСС китерә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Лавров Сталинны "төп явыз" итеп калдырып, "сугышка кадәр, сугыш вакытында, сугыштан соң эшләгән барлык эшләрен бер чүмәләгә өюгә" каршы. Түрә сүзләренчә, "тарихны яңабаштан язарга тырышу" бер үк вакытта Русияне сәяси яктан йомшартырга омтылу да. Лавров моны "тыштан" эшләнә дигән, әмма кем эшләвен әйтмәгән. Шулай ук министр үз чыгышында Сталин чоры репрессияләрен аклап та, тәнкыйтьләп тә искә алмаган.

Сталин - Икенче дөнья сугышы елларында СССР белән идарә иткән баш гаскәр башлыгы. Лавров моңа кадәр дә Сталинның эшчәнлеген берничә мәртәбә уңай яктан телгә алды. Ул аның Сочида БМО штаб-фатирын урнаштыру тәкъдимен "зирәклек" дип атады. Шул ук вакытта, Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова Сталин чоры репрессияләре турында фикер белдереп, "үз халкын юк иткән җитәкчеләр чит халыкларны юк иткән җитәкчеләр белән чагыштырганда тәмугъта ике тапкыр көчлерәк яна", дип язды. Соңрак Захарова бу шәрехләмә "Сталинны Һитлердан начаррак дип санавымны күрсәтми" дип ачыклады.

Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм башка рәсми затлар, шул исәптән президент Владимир Путин да соңгы елларда берничә мәртәбә СССРдагы Сталин чоры режимын Һитлер идарә иткән фашистик Германия белән чагыштыруга юл куймаска кирәген белдерде. Алар моны "Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләрен яңабаштан карау" дип атый.

2021 елның 1 июлендә президент Путин халыкка Икенче дөнья сугышында СССРның һәм наци Германиянең ролен тиңдәш итеп күрсәтүне тыю турындагы карар имзалады. Бу төзәтүләр "Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүен мәңгеләштерү турында"гы Федераль канунга кертелде. Канун Путинның 2021 елның гыйнварында биргән күрсәтмәсеннән соң әзерләнде.

Инициативаның авторы — Русия думасының мәдәният комитеты башлыгы Елена Ямпольская. 2020 елның октябрендә ул "Русиядә СССР һәм Германия җитәкчеләренең гамәлләрен тиңдәшләштергән китаплар басыла, шундый ике китап яшьләр арасында популяр", дип белдерде. "Әгәр бездәге нәшриятлар мөхәррирләренә бу китапларны бастырмау өчен акыл, вөҗдан һәм зирәклек җитми икән, аларга кануннар белән ярдәм итәргә кирәк", дип өндәде Ямпольская.

Моңа кадәр Путин Адольф Һитлер белән Иосиф Сталинның рольләренә тәңгәлләштерүне "сафсата" дип атады. "Нинди мөнәсәбәттә генә булсак та, тиран дисәк тә, Сталин Гитлер белән турыдан-туры элемтәдә торып, исемен тапламаган. Бер генә Сталин-Һитлер имзасы да юк. Ә менә Һитлер һәм Британия, Франциянең премьер-министрлары имзасы – бар", дип белдерде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG