Accessibility links

Кайнар хәбәр

РФПИ Русия коронавирус вакциналарына 22 млрд сум керткән


Вакцинация в России
Вакцинация в России

Фонд алга таба "Спутник Лайт" вакцинасын бустер буларак кулланырга тели.

Русиянең турыдан-туры инвестицияләр фонды (РФПИ) "Спутник V" һәм "Спутник Лайт" коронавируска каршы вакциналарын уйлап табу һәм җитештерүгә барлыгы 22 миллиард сум акча керткән.

"Күпсанлы илләрне "Спутник – V"нең куркынычсыз һәм нәтиҗәле вакциналарның берсе булуына инандыру өчен фонд бу эшкә үзен куркыныч астына куеп, 22 миллиард сум кертте", дигән фонд башлыгы Дөнья икътисад форумы сессиясендә.

"Алга таба "Спутник Лайт" вакцинасын русияләрне кабат вакциналау өчен генә түгел, бәйсез вакцина буларак кына да түгел, ә бустер буларак файдалануларын телибез", диде Дмитриев. Бустер - ул антитәнчекләрне тагын да арттырып җибәрер өчен өстәмә доза. РФПИ "Спутник Лайт" Pfizer, Moderna һәм AstraZeneca вакциналары өчен дә бустер була ала дип саный.

Элегрәк Петербур галимнәре төркеме коронавирустан вакцина кадаткан кешеләрдә авыр симптомнар барлыкка килү һәм хастаханәгә эләгү ихтималы 5 тапкырга кими дигәннәтиҗәгә килгән иде. Галимнәр июньнән августка кадәр 14 меңләп кешедә авыруны күзәткән. Тикшеренү авторлары "Спутник V" нәтиҗәлелеген 81% дип бәяләгән.

Аргентина галимнәре "Спутник V" вакцинасы ясаганнан соң ярты ел дәвамында аның коронавирустан саклау дәрәҗәсе әкренләп артуы турында белдерде. Галимнәр Русия вакцинасы алган кешеләрнең 1,8 мең кан сүле үрнәкләрен тикшергән. Үрнәкләр 2021 елның гыйнварыннан башлап августына кадәр вакыт аралыгында алынган. Белгечләр аларның антитәнчекләр барлыкка килүен һәм бу антитәнчекләрнең альфа (британ), бета (көньяк африка), гамма (бразил), дельта (һинд) һәм лямда (Перуда ачыкланган) штаммнарына каршы тору сәләтен анализлаган.

Организмның коронавирусның яңа штаммнарына каршы тору сәләте вакцина ясатканнан соң ярты ел дәвамында арта. Бу бигрәк тә бета һәм гамма штаммнары өчен күренгән. Вакцинадан соң 120 көн узгач антитәнчекләрнең нейтральләштерүгә сәләте, 42 көн узу белән чагыштырганда, күпкә артык диелә галимнәр күзәтүендә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG