Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда XVII мөселман киносы фестивале ачылды. "Татарда лаеклы кино барлыкка килде"


Фестивальнең рәсми ачылышы

5 сентябрь Казанда XVII халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Азатлык быелгы фестивальнең төп яңалыклары һәм сайлап алу комиссиясе карарага киңәш иткән иң кызыклы фильмнар белән таныштыра.

Нинди яңалыклар кертелә?

Быел мөселман киносы фестивалендә сугыш турында фильмнар булмаячак. Бу турыда сайлап алу комиссиясе әгъзасы, тарихчы-культуролог, Мәскәүдәге Культурология институты мөдире Нина Кочеляева әйтте.

Нина Кочеляева
Нина Кочеляева

"Гаризаларда документаль фильмнар арасында сугыш темасына, Холокост турында картиналар бик күп иде. Ләкин без катлаулы дәвер булуын искә алып – ковид, Сүриядәге сугыш, Әфганстандагы хәлләр – әлеге теманы күтәрмәскә булдык һәм документаль кино конкурс програмына сугыш турында фильмнарны кертмәскә карар иттек. Без кешеләрнең үз эшчәнлекләре белән дөньяны үзгәртүләре турында фильмнар күрсәтәчәкбез. Безгә хәзерге вакытта сугыш проблематикасыннан да бераз читләшү бик мөһим, позитив кертәсе килде", дип сөйләде ул.

Конкурс програмына сугыш турында фильмнарны кертмәскә карар иттек

Кочеляева сүзләренчә, узган елларда сугыш турындагы фильмнар фестивальнең иң югары урыннарын яулый иде, чөнки бу темалар йөрәкләргә үтеп керә, тик быел сайлап алу комиссиясе фестивальгә позитиврак төсмер бирергә уйлаган. "Фестивальнең шигаре – "Мәдәниятләр диалогы аша диалог кору мәдәнияте". Бу һәрвакыт фестивальнең нигезендә булды. Без күреп торабыз – янә диварлар корыла. Ә аңлашу, сөйләшү кайда?" диде ул.

Сайлап алу комиссиясе рәисе, Казакъстан кино белгече һәм кино тәнкыйтьчесе Гөлнара Абикеева билгеләп узганча, быел комиссия әгъзалары онлайн эшләгән.

Гөлнара Абикеева
Гөлнара Абикеева

Унҗиденче ел эшләп килүче фестивальнең абруе бар, шуңа күрә быел фестивальдә катнашырга гаризалар бик күп килде, диде ул. Тулы метрлы фильмнар конкурс програмына 168 гариза килгән. Ахырда 50 фильм сайлап алынган – һәр номинациядә унышар картина. "Май-июнь айларында мин йокламадым, кино карадым" диде Абикеева. "Быел килгән гаризалар күләме – цунами", дип өстәде Нина Кочеляева.

Фестивальне оештыручылар әйтүенчә, 45 илдән барлыгы 600 гариза алынган.

Германиядән фәлсәфә һәм сәнгать докторы, кино белгече Светлана Слапке әйтүенчә, Казан кинофестивале – мөселман киносын булдыру, үстерү белән кызыксынган бердәнбер фестиваль. "Ул мөселман тормышының бөтен якларын чагылдыра, ислам диненең идеологиясе һәм сәяси эчтәлегенә генә басым ясамый", ди ул.

Светлана Слапке
Светлана Слапке

Узган еллардагыча, быел да сайлап алу комиссиясе рәхимсезлек, секс, ачыктан-ачык натурализм күп булган фильмнарны уздырмаган. "Без аңлыйбыз – андый фильмнарны мөселманнарга күрсәтмәү хәерлерәк", диде ул.

Конкурс програмнарының һәрберсендә Татарстанда эшләнгән фильм бар

Быелгы фестивальнең тагын бер яңалыгы – конкурс програмнарының һәрберсендә Татарстанда эшләнгән фильм бар. "Без быел концептуаль карашны үзгәрттек. Конкурс програмнарының һәрберсендә Русиядән бер һәм Татарстаннан бер фильм булырга тиеш дип хәл иттек", диде Нина Кочеляева һәм Татарстанда эшләнгән фильмнарны мактады.

Сайлап алу комиссиясе әгъзалары шулай ук "Төрки дөнья" програмына да аерым игътибар юнәлтте. Бу програмга чит илдән биш фильм һәм Русиядә эшләнгән биш фильм кергән.

Комиссия вәкилләре Казан фестивале Русиянең төрки телле төбәкләрен берләштереп торучы төбәк киносы үзәгенә әверелде, дип бәяләде. "Бу бик әһәмиятле әйбер", диде Гөлнара Абикеева. Светлана Слапке сүзләренчә, Русиянең төбәк кинематографы үсеш кичерә, ә Казан Русиянең төбәк киносын үз канаты астына алды.

Ниләр карарга?

Сайлап алу комиссиясе, нинди фильмнарны карарга тәкъдим итәсез дигән сорауга җавап биреп, "Гомәр атасы" ("Абу Омар", режиссеры Рой Криспел), "Исәнмесез?" (Илдар Ягъфаров), "Насиб" (Шарофат Арабов) һәм татар эмигранты турында "Берүзе" фильмын атады.

"Гомәр атасы" фильмы безгә Берлин кино базарыннан килде. Мин бу кинога шундук гашыйк булдым" диде Нина Кочеляева. Бу фильмда Фәләстин кешесенә кечкенә улының үле гәүдәсен Фәләстингә кайтарырга кирәк, аңа Израилдән авырлы хатын ярдәм итәргә тели, бөтен фильм шушы ике кеше арасында диалогка корылган, дип сөйләде ул.

Кызыл келәмнән узучылар, сулдан: Илдар Ягъфаров, Зөлфия Вәлиева, Мансур Гыйләҗев
Кызыл келәмнән узучылар, сулдан: Илдар Ягъфаров, Зөлфия Вәлиева, Мансур Гыйләҗев

Сайлап алу комиссиясе әгъзалары Илдар Ягъфаровның "Исәнмесез?" тулы метрлы һәм Шарофат Арабовның "Насиб" фильмнарын да аерым билгеләп үтте. "Беренчесе – диалогның классик үрнәге булса – диннәр арасында, гаилә эчендә, икенче фильм диалог булмаган очракта ни килеп чыгу ихтималы турында. Бөтен кешегә дә карарга бик киңәш итәм. Тыныч кына яшәп килгән мөселман кешесенең әйләнә-тирәсендәгеләргә сиздермичә генә ислам радикалына әйләнүе күрсәтелә, моны хәтта аның хатыны да сизми" дип өсти Светлана Слапке.

Казакъстан 30 ел буена милли үзаң турында фильм иҗат итә алмады. Ниһаять, татарларда шундый кино барлыкка килде

Гөлнара Абикеева "Исәнмесез?" фильмын бик югары бәяләде. Утыз ел бәйсезлеге дәвамында Казакъстан милли үзаң турында шундый фильм иҗат итә алмады, диде ул. "Ниһаять, татарларда шундый кино барлыкка килде. Мин аңа ике куллап тавыш бирдем. Казакъстан бәйсезлегенә 30 ел, һәм әлегә кадәр милли үзаңны нәсел, гаилә аша күрсәтүче кино юк. Мин бу фильмның бездә дә барлыкка килүен бик теләр идем. Милли кинематографка скептик карау бар, янәсе, урыс киносы яхшы, ә татарныкы – бик үк яхшы түгел. Бу хәлне үзгәртергә кирәк. Казакъстанда да мондый караш бар", диде ул.

Гомумән алганда, сайлап алу комиссиясе әгъзалары Милли конкурска игътибар бирергә киңәш итте. "Анда тулы метрлы уен фильмнары да, документаль фильмнар да бар. Аеруча "Күз салкыны" киносы һәм авангард кыска метрлы фильм – модельер һәм блогер Таня Черногузованың "Юха" картинасы", дип сөйләде Кочеляева.

"Күз салкыны" фильмына сайлап алу комиссиясе рәисе Абикеева да игътибар итте. "Ислам темасы дөнья кинематографиясендә конфликтлы сыйфатта килә. Минем өчен "Күз салкыны" киносы үзе бер зур ачыш булды. Ул исламның артык бәйләнчек рәвеш алмый гына кинода булуы турында. Бу көч кулланмый торган ислам турында яхшы картина, аның герое да искиткеч. Мин бу киноны безнең илләрдә – Кыргызстан, Казакъстан, Үзбәкстанда һәм башка илләрдә прокатка чыгуын теләр идем. Чөнки бу фильмда яктыртылган проблем әлеге илләр өчен дә актуаль", диде ул.

Рәсми ачылышта җиңүчеләргә биреләчәк сыннар тәкъдим ителде
Рәсми ачылышта җиңүчеләргә биреләчәк сыннар тәкъдим ителде

Комиссия әгъзалары Милли програмның тагын бер фильмын карарга киңәш итте – "Берүзе" документаль фильмын. "Берүзе" (Булат Минкин) документаль фильмы лагерьлар аша узган татар кешесе турында. Наил Габитов гаиләсе Кытайга 19нчы гасыр башында күченеп киткән. Мао Цзэдун идарә иткән вакытта аны үзгә карашлары өчен төрмәгә ябып куялар. Ул берүзе бер камерада 18 ел уздырган. Төрмәдә утырган вакытта Наил Габитов татар телендә татар милләте язмышы өчен борчылып бик күп шигырләр язган. Мао вафат булганнан соң Наил Габитовны төрмәдән чыгаралар. Ул татар кызына өйләнеп, Австралиягә күченеп китә, әле дә шунда тормыш итә. Хәзер аңа 80 яшь тирәсе.

"Җиде утрау арасында" фильмы – тетрәндергеч картина

Кочеляева Алмаз Нургалиевның "Җиде утрау арасында" документаль фильмын тетрәндергеч картина дип атады. "Ул бик мөһим проблемны күтәрә. Татарстан кешеләре аларда шундый кинематограф булуы белән горурлана ала. Алар чит ил фильмнары белән көндәшлек итә ала" дип билгеләп узды ул.

Азәрбайҗан киносы күтәрелеше

Азәрбайҗан киносы яңа бер күтәрелеш алды, дип сөйләде Кочеляева. Бу илдә эшләнгән фильмнар быелгы мөселман кинофестиваленең ачышы булды, диде ул. "Мине Азәрбайҗаннан өч фильм шаккаттырды. Азәрбайҗанның утыз ел бәйсезлек чорында аерым яхшы фильмнар булган иде, ә бу ел Азәрбайҗан киносының күтәрелеше баруын, Азәрбайҗан бәйсезлеге чорында беренче тапкыр дулкын барлыкка килүен күрсәтте" ди ул.

"Ул Иран киносына охшаган булачак дигәннәр иде, ләкин юк, ул күбрәк Европа киносы" дип өстәде ул һәм карарга киңәш итеп, өч фильмны атады. Болар – "Билесувар", "Таратылган үлемнәр арасында" һәм "Эчке утрау". Абикеева сүзләренчә, быелгы фестиваль Азәрбайҗан киносын ачуы белән истә калачак.

Моннан тыш, фестивальдә Әфганстанга багышланган аерым програм эшләчәк. Ул "Ракурс: Әфганстан киносы" дип аталачак.

Фестивальне ачу тантанасы быел беренче тапкыр Казанның Ратуша бинасында узды. Тантанада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, республиканың вице-премьеры Васил Шәйхразиев, Русия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов һәм башкалар катнашты. Сәхнәдә татарча язулар күренмәде. Кызыл келәмдә кунакларны милли киемле кызлар каршы алу гадәтеннән дә оештыручылар быел баш тарткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (16)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG