Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Татар конгрессы корылтае кичектерелде: Казан һәм Уфа бер-беренә төртеп күрсәтә


Башкортстан татарлары җыены, архив фотосы

Башкортстан татарлары конгрессының корылтае август аенда узарга тиеш иде. Август үтте, форум булмады. Оешманың башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов Дөнья татар конгрессы ваемсызлык күрсәтте дип әйтә. Дөнья татар конгрессы җитәкчелеге моны кире кага.

Башкортстан татарлары конгрессының август аена ниятләнгән корылтаена әзерлек инде узган елдан бирле барды. Чарада 700ләп кеше катнашыр дип көтелде. Ләкин ул узмады. Оешманың башкарма комитетын 2012 елдан бирле җитәкләүче Заһир Хәкимов сүзләренчә, Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты бернинди кызыксыну күрсәтмәгән. Бу хакта ул Азатлыкка түбәндәгеләрне сөйләде.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

— Мин чараны уздыру өчен ярдәм сорап Дөнья татар конгрессына ике мәртәбә мөрәҗәгать иткән идем. Беренчесендә узган елның декабрь аенда башкарма комитет утырышында сорадым. Без февраль-март айларында районнарда конференцияләр уздырырга, апрельдә корылтай җыярга уйлаган идек. Чараны җанисәпкә кадәр уздыру мәгънәле булыр дидек. Халык санын алулар октябрьгә күчерелгәч, кабат конгресска мөрәҗәгать иттек. Анда чараны зурлап, һәр районда конференцияләр уздырып, делегатлар сайлап, проблемнарны карап үткәрергә җыенуыбыз турында яздык. Татарстан артистларын кертмәү очраклары булды. Без бу чарага аларны да кунак итеп чакырып, форум ахырында әдәби-мәдәни чара уздыра ала идек. Болар хакында да конгресска язган хатта бәян иттек. Дөнья конгрессы бу хатка бөтенләй җавап бирмәде.

Дөнья татар конгрессы вәкилләре 20 август Мишкәдә Гази Заһитовка һәйкәл ачу тантанасына килде. Ә без корылтайны алар катнашлыгында 21 август уздыра ала идек. Казан кунакларын икенче көнне "Татар Уфасы" дигән экскурсиядә йөртергә дә планлаштырган идек. Барып чыкмады.

— Хәзер форум кайчанга күчерелде?

— Быел узган очракта, ул чираттан тыш корылтай була иде. Тиешле вакыты алдагы елда. Чөнки низамнамә нигезендә һәр биш ел саен уздырырга тиешбез. Соңгысы 2017 елда үткән иде. Русия юстиция министрлыгының Башкортстан бүлеге низамнамәне үзгәртүне сорый, шуңа күрә чираттан тыш уздырырга булган идек. Министрлык чараны уздырмаган өчен штраф салды, ләкин мин аны мәхкәмә аша гамәлдән чыгарттым.

Ярдәм булмаса да, алдагы елда корылтай узачак. Ярдәм булса, зурлап уздырып була. Ярдәм булмаса, таррак дәрәҗәдә. Алдагы елда Башкортстан татар конгрессының 25 еллыгы. 1997 елда аның беренче корылтае узган иде. Бәлки киләсе елда Дөнья татар конгрессының да корылтае булыр, ул очракта аңа кадәр уздырып, Казанда узачак ул җыенга делегатлар да сайлый алырбыз. Без алдагы елда җыенны Башкортстан татарлары корылтае итеп уздырырга җыенабыз. Минем өчен иң мөһиме – районнарда конференцияләр уздыру, чөнки җирле проблемнарны карау бик мөһим, республиканыкында барсына да өлгереп булмый. Июнь-июль районнарда уздырып, авгсустта республиканыкын уздырырга дип торабыз, - диде Заһир Хәкимов.

Азатлык аңлатма алу өчен Дөнья татар конгрессы башкарма комитетына да шалтыратты. Рәис урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, алар ярдәм итәргә каршы түгел һәм бу хакта сөйләшү булган.

Марс Тукаев
Марс Тукаев

— Алар аны башта язын, март аенда уздырырга планлаштырган иде, аннары август азагында диделәр. Шуннан соң мөрәҗәгать булганын хәтерләмим. Алар март аенда узачак чарада делегатларга тарату өчен календарь чыгарабыз диделәр. Ул календарь чыкты. Грант акчасына чыгардылар.

Корылтай уза калса без аларга ярдәм итәргә әзер идек. Китаплар бирү, концерт програмы турында сүз булды. Артистлар юллау турында сөйләшенде. Барысы да эшләнәсе иде. Залларны бүлү турында хакимият белән сөйләштек, бирергә тиешләр дип әйттеләр. Заһир белән бу хакта сөйләштек. Әгәр алардан инициатива булса, ярдәм итәр идек. Финанс мәсьәләләре минем аша узмый. Андый хат булдымы, юкмы белмим. Конгресс рәисе Данис Шакировтан белешү кирәк, - диде Тукаев.

Данис Шакиров Азатлыкка әйтүенчә, корылтай үткәрүнең көннәре берничә тапкыр күчерелүе бу хәлгә сәбәп булган.

Данис Шакиров
Данис Шакиров

— Әгәр ул чараны уздырырга тели икән, бернинди каршылык белдермибез. Ярдәм итәргә әзер дидек. Ләкин ул чараның көннәрен һәрвакыт үзгәртте. Башта бер вакытта булырга тиеш иде, аннары күчерелде дә күчерелде. Төгәл кайсы көнне узачагы турында сөйләшү булмады. Бездә бернинди каршылык юк. Грант оттылар, акча бирелде, календарьлар чыгардылар, диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG