Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгълүмат чаралары "Ят агентлар юк, журналистлар бар" чарасын башлады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Ят агентлар" турындагы канунга каршы чарада Русиянең 40тан артык басмасы катнаша.

8 сентябрь, Халыкара журналистлар бердәмлеге көнендә, Русия мәгълүмат чаралары "Ят агентлар юк, журналистлар бар" чарасын башлап җибәрде.
"Ят агентлар" турындагы канунга каршы чарада Русиянең 40тан артык басмасы катнаша. Алар арасында Русия хакимиятләре "ят агент" исемлегенә керткән "Дождь" телеканалы, "Медуза", "Важные истории", шулай ук The Bell, "Медиазона", Republic, "Новая газета", "Мох", "Бумага", "Тайга.инфо", Doxa, "7×7", "ОВД-Инфо", The Village, "Юга.ру", "Свободные медиа", "Псковская губерния", Sota, "Холод" һәм башкалар бар.

Көн дәвамында чарада катнашучылар сайтлардагы һәм социаль челтәрләрдәге язмаларын тамгалау язулары белән бастырачак. Алар Юстиция министрлыгының "ят агент" мәгълүмат чараларыннан үзләрендә бастыруны таләп иткән тамгага охшаш булачак. "Бу үзебезгә һәм укучыларыбызга күп булуыбызны, курыкмавыбызны һәм күндәм рәвештә эндәшми торырга җыенмавыбызны күрсәтү өчен эшләнә", дип яза "Медиазона".

"Хакимият "ят агентлар"ны уйлап чыгара һәм аларның исемлеген даими рәвештә тулыландырып бара – хокук яклаучыларны һәм сәүдәгә корылмаган оешмаларны да, сәясәтчеләр һәм активистларны да, тулысынча басмаларны һәм аерым бер журналистларны да кертәләр монда. Журналистларны бу исемлеккә кертү һөнәрләреннән тыюга якын. Бу исемлекләрнең төп максаты – куркыту һәм буташтыру, уставка яраксыз сөйләшкәннәрнең авызын томалау", дип белдергән чарада катнашучылар.

Русия юстиция министрлыгы алып барган "ят агентлар" исемлегендә 8 сентябрьгә 47 кеше һәм оешма бар.

  • Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2017 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми.
  • Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрылыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG