Accessibility links

Кайнар хәбәр

Август аенда Русиядә бәяләр 7 процентка арткан


Росстат мәгълүматларына күрә, бу 2016 елның җәеннән башлап иң зур күрсәткеч.

Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә август аенда бәяләр җиде процентка якын үскән.

Росстат мәгълүматларына күрә, бу 2016 елның җәеннән башлап иң зур күрсәткеч. Аерым алганда, азык-төлектән шикәр, үсемлек мае, тавык ите һәм йомыркалар кыйммәтләнгән. Шулай ук мотор ягулыгына һәм төзелеш материалларына бәяләр арткан.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин 12 май чыгышында азык-төлеккә бәяләр артуны җитештерүчеләрнең һәм сатучыларның комсызлыгы белән аңлатты, хакимият аларның аппетитын авызлыклау чараларын белә, диде. Былтыр декабрь аенда Русия президенты Владимир Путин да азык-төлеккә бәя артуга бәйле рәвештә җитештерүчеләргә бармак янап, шикәр комы һәм сыек майга бәя арттыруны тыйган иде. Ул арада ризыкка, көнкүреш тауарларына гына түгел, тирә-яктагы бар әйбергә бәя арту дәвам итә.

Июнь аенда азык-төлеккә бәяләрнең 7,9 процентка үсүе, ә калган төр тауарларга бәя арту 7,04 процент булганлыгы хәбәр ителде. Барыннан да биргәк яшелчәләр һәм төзелеш материаллары кыйбатланган иде.

Июльдә исә Татарстанда кишер һәм чөгендер нык кыйбатланды. Кишер бәясе 25 сумнан 89 сумга кадәр үсте, чөгендер ике айда 58 процентка үсте. Бәрәңге, суган, кәбестә бәяләре дә сизелерлек артты.

Яшелчә бәясе арту Русиянең авыл хуҗалыгы тармагында алып барылган сәясәт белән бәйле, дип аңлатты "Милли сәүдә маркасы" оешмасы баш мөдире, элек Дәүләт шурасының авыл хуҗалыгы комитетында эшләгән икътисадчы Илсур Сафиуллин. "2019 елда чөгендерне күпләп утырттылар һәм шикәрнең бәясе төште. Аннан чөгендерне азрак утырттылар. Шуның аркасында шикәрнең бәясе күтәрелде. Бәяләрнең тирбәнеше Русиядә авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату биржасы булмауга бәйле. Биржалар булса, аны килешү нигезендә җитештерерләр иде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә биржа булмау безнең өчен бик начар. Бу бәяләрнең тирбәнүенә китерә. Сатып алучы сәүдәгәрләр белән килешү төзелергә тиеш. Без авыл хуҗалыгы продукциясен үстерәбез, ләкин аны кем сатып алачагын, күпме күләмдә алачакларын белмибез", дигән иде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG