Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Pussy Riot әгъзасы Мария Алёхинаның бер елга иреген чикләде  


Мария Алёхина
Мария Алёхина

Гаепләү тарафы әйтүенчә, әлеге посты белән ул коронавирус инфекциясен күп кеше йоктыру куркынычы тудырган.

Мәскәүнең Преображенский мәхкәмәсе "санитар эш" нигезендә активист Мария Алёхинаның бер елга иреген чикләде. Прокуратура ике ел сораган иде.

Ул 23 гыйнварда Мәскәүдә узган протест чарасына килергә чакырган пост язган иде. Мәхкәмә Алёхинаны санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозуга котыртуда гаепле дип тапты.

Гаепләү тарафы әйтүенчә, әлеге посты белән ул коронавирус инфекциясен күп кеше йоктыру куркынычы тудырган. Активист үз гаебен танымаган.

Алёхина "санитар эш" нигезендә мәхкәмә тарафыннан җәза бирелгән соңгы гаепләнүчеләрнең берсе. Әлегә сәясәтче Алексей Навальныйның көрәштәше, табибә Анастасия Васильевага хөкем карары чыкмады.

Ирекне чикләү кичке сәгатьләрдә өйдән чыгуны, махсус оешмаларны алдан кисәтми генә яшәү урынын алыштыруны, протест чараларында катнашуны һәм рөхсәтсез Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән чыгуны тыя.

Тикшерү комитеты тарафыннан "Санитар эш" Русиянең дистәләгән шәһәрләрендә 23 һәм 31 гыйнварда узган Алексей Навальныйны яклау чараларыннан соң ачылган иде. Навальныйның якын көрәштәшләре, шул исәптән бертуган абыйсы, шулай ук сәяси активистлар эзләүгә бирелде һәм тоткарланды. Аларны санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозуга котыртуда гаепләделәр.

Мәхкәмә Навальный көрәштәшләре Любовь Собольнең һәм Кира Ярмышның ел ярымга иреген чикләгән иде. Алар икесе дә карардан соң Русиядән чыгып китте.

Люся Штейн, Олег Степанов һәм Николай Ляскинның иреген бер елга чикләделәр. Алексей Навальныйның бертуган абыйсы Олегка мәхкәмә шартлы мөддәт бирде. Депутат Константин Янкаускас сайлауларда катнашудан баш тартканнан соң гаепсез дип табылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG