Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Гыйлметдинов Русия күләмендә татар яшьләре оешмасы булдырырга чакырды


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Шул ук вакытта бүген Русия төбәкләре белән эшләүче Дөнья татар яшьләре форумы бар.

Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов Русия татар яшьләре оешмасы корырга чакырды. Бу хакта ул бүген, 14 сентябрьдә, Дөнья татар яшьләре көннәре ачылышында белдерде.

"Без сезне монда җырларга, биергә, күңел ачар өчен генә чакырмыйбыз. Безнең сезгә өметебез зур. Төбәкләрдә татар оешмаларын җитәкләгән апаларыгыз, абыйларыгыз олыгайды. Аларга алмаш, ярдәмчеләр кирәк. Безгә төбәкләрдәге татар яшьләре оешмаларының берләшеп, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә күбрәк эшләве мөһим. Мин ничә тапкыр сез Русия күләмендә оеша алмыйсыз, дип әйтеп киләм. Безгә Русия күләмендә татар яшьләре оешмасы кирәк. Илдә бердәм яшьләребез барлыгын күрсәтергә, башка оешмалар белән аралашырга, төрле грантлар отарга дигән уй-фикерләребез бар. Әгәр дә шулай оешасыз икән, безнең яктан зур ярдәм булачагын әйтәм", диде ул.

Үз чыгышы вакытында Гыйлметдинов яшьләрне җанисәптә катнашырга чакырды.

"Безгә татарларның җанисәптә актив катнашуы мөһим. Бу безнең беренче, икенче булуыбызны әйтер өчен генә кирәк түгел. Татарстан өчен кайсы төбәктә күпме татар яшәгәне, програмнарны корганда аларга нинди ярдәм күрсәтергә, күпме укытучылар әзерләргә, чаралар уздырырга һәм китаплар җибәрергә кирәклеген белер өчен мөһим. Зинһар, үзегез аңлап, туганнарыгызга, дусларыгызга җанисәпне аңлата алсагыз, бик шат булыр идек", диде ул.

Дөнья татар яшьләре көннәре 14-18 сентябрьдә үтәчәк. Быел ул 31нче тапкыр уза. Җыенда Русиянең 30 төбәгеннән барлыгы 180 яшь буын вәкиле катнашачак. Татар яшьләре көннәренә Татарстан һәм Башкортстаннан тыш, Әстерхан, Иваново, Пермь, Новосибирски, Түбән Новгород, Коми, Волгоград, Калининград өлкәләреннән яшьләр килде. Быел пандемия сәбәпле чит илдән вәкилләр чакырылмады.

Илдар Гыйлметдинов – Русия думасында дүрт чакырылыш рәттән депутат булып утырды. Быел ул кабат сайлауда катнаша. Азатлык әлеге намзәтнең Татарстан мәнфәгатьләрен ни дәрәҗәдә яклавы турында язган иде. Белгечләр аның мәүскәүләр белән күбрәк аралашуын, аларның мәнфәгатьләрен үти башлавын сөйләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG