Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Гыйлметдинов Мәскәү ялчысымы, Казанны тынычландыручымы?


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты соңгы чакырылышта республика мәнфәгатен ничек яклады?

Русия думасына сайлау кампаниясе дәвам итә. Татарстаннан теркәлгән намзәтләр дә 17-19 сентябрьдә узачак тавыш бирү алдыннан сайлау алды көрәшендә катнаша. Моңа кадәр думаның дүрт чакырылышында депутат булып утырган Илдар Гыйлметдинов та тагын бер мәртәбә сайланырга тели.

Соңгы чакырылышта думада Татарстанны вәкиллек иткән 15 депутат арасында Гыйлметдиновтан, Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе буларак, милли мәсьәләләрне яклау көтелде. Ә 2016-2021 елдагы бу чакырылышта Русия думасы Татарстанның дәүләтчелегенә һәм милли мәнфәгатьләргә каршы көрәштә әһәмиятле урын алып торды. Гыйлметдинов, депутат буларак, Татарстан мәнфәгатьләрен ничек яклады? Алга таба аннан нәрсә көтәргә? Азатлык Илдар Гыйлметдиновның думада соңгы биш елдагы эшенә күзәтү ясады.

Гыйлметдиновка кем мөһимрәк: Татарстанмы яки асаба халыклар белән мигрантлармы?

Думаның җиденче чакырылышында Илдар Гыйлметдинов барлыгы 79 канун өлгесен тәкъдим итүдә катнашкан. Шуларның зур өлеше социаль тармакка карый. Милли мәсьәләләргә караган канун өлгеләре арасында Русиянең азсанлы асаба халыкларына бәйле кануннар да шактый. Гыйлметдинов үз тәкъдиме белән кече халыкларга әлифбаны, орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен Русия хөкүмәте расларга тиеш дигән фикерне үткәрүгә иреште. Шулай ук аның Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы асаба халыкларга карата кулланыла торган кануни төшенчәләрне алмаштыру тәкъдиме дә канунга әверелде.

Гыйлметдинов асаба халыклар проблемнарына шул кадәр кереп киткән ки, күп кенә чыгышларында ул нәкъ менә шул мәсьәләләрне кузгата. Күптән түгел Русия паспортларына кешенең милләтен язу мәсьәләсендә сөйләшүләр дәвам итүен дә ул Татарстанга бәйләп аңлатмады. Гыйлметдинов монда да азсанлы асаба халыкларының ихтыяҗын искә алды.

Илдар Гыйлметдинов 2016 елдан 2020 ел башына кадәр думаның Милләтләр эшләре комитетын җитәкләде. Шуңа да азсанлы асаба халыкларны кайгыртуы аңлашыла. Ләкин Татарстан депутаты республикага бәйле канун өлгеләрен алга сөрмәде. Аның каравы, Гыйлметдинов катнашында әзерләнгән канун өлгеләренә игътибар белән күз салсаң, аның Татарстанның милли мәнфәгатьләренә бәйле булмаган башка тармакта актив эшләвен күрергә була. Ул матбугатта сексуаль характердагы хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат бирүдә матбугат иреген явызларча кулланмау турында үзгәрешне әзерләүгә үз өлешен керткән. Мигрантлар, наркотик матдәләр, хәмерле эчемлекләргә кагылышлы канун өлгеләрен әзерләүдә дә актив катнашкан ул.

Ә менә республика мәнфәгатьләренә килгәндә, Гыйлметдиновның Мәскәү җырын җырлавы күренә. Думада Татарстаннан сайланган башка депутатлар белән бергә ул республиканың Конституция мәхкәмәсен бетерүне хуплап тавыш бирде. Гомумән, Русия Конституциясенә Татарстанның мөстәкыйльлеген киметүче үзгәрешләр кертүне дә яклап чыкты. Шундый ук күренеш татар телен мәктәпләрдә ихтыярига калдырганда да күзәтелде. Бу хакта соңрак.

0,1 процент очракта гына каршы тавыш бирә

Илдар Гыйлметдинов 75 процент очракта думада канун өлгеләрен хуплап тавыш биреп утырган, 24 процент очракта тавыш бирүдә катнашмый калган һәм 0,1 процент очракта гына канун өлгесенә каршы тавыш биргән. Каршы тавыш биргән кануннарның зур өлеше думаның эш тәртибенә кагыла, ягъни күбрәк техник мәсьәлә булып кала. Күп очракта ул канун өлгеләренә рәттән хуплап утыра дигән сүз.

Думадагы Татарстан депутатлары федераль програмнар аша республикага акча җәлеп итү өчен дә җаваплы. Елга берничә тапкыр алар Татарстан җитәкчелеге каршында хисап тота. Әмма кайсы депутатның Мәскәүдән күпме акча җәлеп итүе турында белешмә һәрвакытта да ачык түгел. Мәсәлән, 2020 һәм 2021 елда кайсы депутатның Татарстан казнасын ни кадәр баета алганы турында рәсми мәгълүмат табып булмады. Ачык чыганаклардан күренгәнчә, 2019 елның 25 ноябренә кадәр Илдар Гыйлметдинов бер ел эчендә 9,5 млрд сум җәлеп итүдә катнашкан. Бу Татарстанның думадагы барлык депутларының республикага китергән 66 млрд сумы арасында шактый зур сумма булып күренә. 2018 елның җәенә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Гыйльметдинов 3,6 млрд сум җәлеп итүдә катнашкан. 2017дә – 1,4 млрд сум.

Шартнамә мәсьәләсен күтәрүдән баш тартты

2017 елда Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә озайтылмады. Сәяси яктан республика башкалар кебек үк урта хәлле төбәк статусында калды. 2016 елда дума депутаты булып сайлануга Мәскәү белән Татарстан арасында шартнамәне озайтыр өчен вакыт бар дип белдереп килде. Ә килешүнең вакыты чыгып килгәндә, ул бернинди каршылыклар юк дип белдерде. Шул ук вакытта Гыйлметдинов бу мәсьәләне Думада күтәреп чыгарга җыенмавын, бу киеренекелек тудырачагын әйтте.

Гыйлметдинов үз сүзендә торды булса кирәк. Гәрчә, Татарстан парламенты Путинга шартнамәне озайту турында мөрәҗәгать кабул итте. Ләкин Татарстаннан сайланган бер депутат та республиканың статусын яклап думада чыгыш ясамады.

Татар теленә һөҗүм: Гыйлметдинов Казанда бер төрле, Мәскәүдә башкача җырлады

Шартнамә гамәлдән чыккач Татарстан мөстәкыйльлегенә һөҗүм көчәйде генә. 2017 елның июль аенда Русия президенты Владимир Путин Мари Илендә узган милләтара мөнәсәбәтләр утырышында урысларныкыннан кала башка халыкларның телләрен мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады. Соңрак мәктәпләргә прокурорлар бәреп керде. Нәтиҗәдә, татар телен укыту ихтыярига калдырылды.

Бу уңайдан, Татарстанда бәхәс куерган вакытта Гыйлметдинов татар телен дәүләт теле буларак ике сәгать мәҗбүри укытуны яклап йөрде. Ул Русия мәгариф министрына 22 тәкъдимнән торган мөрәҗәгать юллады. Әмма Татарстанда сөйләгән "мәҗбүри укыту" төшенчәсен ул "ихтыяри укыту"га алмаштырды.

2018 елда Русия думасы милли телләрне ихтыяри укытуны канунилаштыруга кереште. Аны хәтта факультатив дәрәҗәдә өйрәтү дә каралган иде. Моңа Гыйлметдинов каршы чыкты. Ахыр чиктә, 2017 елда булган телгә һөҗүм сәясәте бернинди борылыш алмады. Һәм Илдар Гыйлметдинов депутатларны милли телләрне ихтыяри укытуны яклап тавыш бирергә чакырды.

Сүз уңаеннан, Татарстаннан сайланган 15 депутатның 11е туган телләрне ихтыярига калдыручы канун өлгесен хуплап тавыш бирде. Алар арасында Гыйлметдинов та бар иде. Бары бер депутат – Иршат Минкин гына тавыш бирүдән тыелып калды. Соңрак Гыйлметдинов, аклангандай, мәктәпләрдә татар теленең ихтыяри калуына татарлар үзләре гаепле дип белдерде.

Татарстанда дәүләт теле итеп татар телен генә калдыру турында мөрәҗәгать белән чыккан Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) әгъзаларын ул "тормыштан артта калган кешеләр" дип атады.

Татарстанның сәяси мөстәкыйльлегенә һөҗүм барганда Татарстаннан сайланган дума депутатлары, шул исәптән, Илдар Гыйлметдинов Мәскәүчә җырлаучы, Казанны тынычландыручы буларак тарихка керә.

"Мондый депутат күбрәк Мәскәүнең мәнфәгатьләрен үти башлый"

Сәясәт белгече Руслан Айсин Гыйлметдинов Татарстанны якларга тырышмады дип бәяли.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Миңа калса, монда күренмәгән берничә факт ята. Беренчедән, ул, "Бердәм Русия" әгъзасы буларак, фирка кабул иткән сәяси юлны инкарь итә алмый. Безнең депутатлар, шул исәптән, Гыйлметдинов та икеләтә вертикаль басымында яши. Ул, Татарстан депутаты буларак, республиканың позициясен чын-чынлап яклый алмый. Сәясәттә хәйләкәрлек тә булырга тиеш. Бу яктан Гыйлметдинов Татарстанны якларга бик тырышмады. Ул думада инде дүрт чакырылышта утырды. Хәзер бишенче тапкыр сайланырга җыена. Димәк, әлеге депутат Татарстан элитасын да, Русия хакимиятен дә канәгатьләндерә.

Мин аның эшчәнлеген яхшы дип бәяләмим. Минемчә, милли мәгариф, тел мәсьәләсендә башкача эшләп булыр иде. 2017 елда ыгы-зыгы килеп чыккач, алар безгә туган телләр үстерү фондын оештырабыз дип җавап бирделәр. Анда акчалар, методик әсбаплар каралачак, туган тел пропагандасы булачак дип ышандырылды. Берсе дә эшләнмәде, киресенчә, фондның эшенә тикшерү комитеты кушылды. Акча урлау булды һәм башкалар. Ул вакытта ук бу фондның күзгә ком сибү өчен эшләнгәне аңлашыла иде.

Милләтләр өчен авыр чорда безнең депутатлар эшләп бетерми

Безнең элита сез күрмәгән бик күп эш башкарыла дип әйтә. Менә, Гыйлметдинов күп эшли, социаль-икътисади програмнарны алга сөрә, Татарстан лоббисты буларак хезмәт итә диләр. Бәлки бу әйберләр бардыр. Булса, аңлатыгыз? Саннарны китерегез. Ә бит хисап юк. Депутатлар хисап тотарга тиеш. Ләкин алар да бюрократларга әверелде. Милләтләр өчен авыр чорда безнең депутатлар эшләп бетерми. Мондый очракта башка ысуллар кулланып була. Татар гомер-гомергә шулай эш иткән, чыгу юлларын тапкан. Бездә бу эш акылсыз рәвештә эшләнә. Хәтта астыртын көрәш тә күренми.

Депутат дүрт-биш чакырылыш утырырга тиеш түгел. Ул килешүчән кешегә әйләнә, анда көрәшү рухы юкка чыга. Мондый депутат мәүскәүләр белән күбрәк аралаша, аларның мәнфәгатьләрен үти башлый. Чөнки алардан хезмәт хакы ала, шунда яши. Алтын Урда заманында да шулай булган. Анда яшәгән илчеләр шулар җырын җырлый башлаган. Миңа калса, Гыйлметдиновның дүрт чакырылышта утыруы нокта булырга тиеш иде. Димәк, безнең элита шуңа риза.
Шул ук вакытта ул думада милләтләр эшләре комитетын җитәкләде. Ләкин анда халыклар язмышына кагылмаган мәсьәләләрне карады.

Гыйлметдинов бу эшнең эчендә булырга тиеш иде

2017 елдан соң милләтләр үз хокукларын күтәрә, катырак чыгыш ясый башлады. Әмма хакимият тарафыннан ярдәм юк, киресенчә, киртәләр куела. Гыйлметдинов бу эшнең эчендә булырга тиеш иде. Татар мәктәпләре ябыла, әмма ул аларның мәнфәгатьләре белән кызыксынмый. Безнең мәгариф министры кысыла алмый. Монда Татарстаннан сайланган депутатлар эшләргә тиеш. Татарлар салым түли, алар да шул ук ватандашлар. Гыйлметдинов асаба халыклар белән генә түгел, анысы да кирәк, бу эш белән дә шөгыльләнергә тиеш иде.

"Ул думада үз фикерен турыдан-туры кычкырып әйтә ала дип уйламыйм"

Татартсан Дәүләт шурасы депутаты, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла исә Гыйлметдиновның башка чарасы юк дип саный.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

— Безнең халык ничек бәяли, мин дә шулай бәялим. Татарлар аеруча 2017 елдан соң мәдәният, мәгариф өлкәсендә бик күп югалтуларга дучар булды. Менә без Башкортстан районнары буйлап йөрдек. Хәзер Оренбур өлкәсенең Татар Каргалысы авылына килдек. Анда төп зар – татар телен укыту мәсьәләсе турында. Думадагы Татарстаннан сайланган депутатларның күпчелеге "Бердәм Русия"дән.

Мин Илдар Гыйлметдиновны күптәннән беләм. Ул Актаныш райкомының беренче секретаре иде. Сүз дә юк, ул милли җанлы кеше. Ләкин ул думада үз фикерен турыдан-туры кычкырып әйтә ала дип уйламыйм. Әгәр дә әйтсә, аңа башта фирка кисәтүе ясыйлар. Аннан соң ул депутат урыныннан да коры калачак. Йә син кәнәфидән аерылмыйча халкыма файдалы эш эшлим дип үзеңне юатып эшлисең, йә турыдан-туры әйтәсең дә, төшеп каласың, урыныңнан колак кагасың. Бик сирәкләр генә соңгысын сайлый ала.

Дөресен генә әйткәндә, кем генә сайланса да, ниндидер үзгәреш булыр дип көтмим. Максатчан урыслаштыру сәясәте бара. Бу вәзгыятьтә нинди якты киләчәкне күз алдына китереп була? Шушы яшемә җитеп минем фикерем шундый – ил демократияләшкән очракта гына, татар һәм башка милләтләр үзләрен саклап кала ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG