Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Милләт җыены" узачак, чарага ярты мең кеше чакырылган


2020 елда Казанда оештырылган "Милләт җыены"
2020 елда Казанда оештырылган "Милләт җыены"

Чарага Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та чакырылган, тик Татар штабын конгресска кайтару мәсьәләсе каралмаячак.

23-24 сентябрь Дөнья татар конгрессы "Милләт җыены" үткәрәчәк. Бу хакта конгресста узган матбугат чарасында хәбәр иттеләр.

Чарага Татарстаннан, Русиянең 67 төбәгеннән һәм 11 чит илдән барлыгы 500ләп кеше катнашыр дип көтелә. Шулай ук онлайн катнашучылар да була. Ярты мең катнашучы саны коронавирус чикләүләренә бәйле, дип аңлатты Конгресс башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

23 сентябрь Милли шура утырышы узачак, 24 сентябрь исә Камал театры бинасында "Милләт җыены"ның пленар утырышын оештыру планлаштырыла, анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев катнашуы көтелә.

Шакиров сүзләренчә, "Милләт җыены"н бу көннәрдә җыю октябрьдә үтәчәк Русия халкы җанисәбе белән генә бәйле түгел. Ул бу чараны киләсе елны Татар конгрессының 30 еллыгы уңаеннан узачак Дөнья татар конгрессы корылтаена әзерлек дип атады.

Чарага Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та чакырылган. "Рөстәм Ямалиевка чакыру җибәрдек. Мәскәү татарлары штабы, Рөстәм Ямалиев белән элемтә һәрвакыт булды, бүген дә без элемтәдә. Без бернинди каршылыкта түгел, имза белән рәсми хат җибәрдек", диде Шакиров.

Шул ук вакытта ул "Милләт җыены"нда Татар штабын конгресска кайтару мәсьәләсе каралмаячак дип әйтте.

2019 елда Милли шура җитәкчелеге Мәскәүдәге "Татар штабы"ның Дөнья татар конгрессы халыкара берлеге кысаларындагы эшчәнлеген туктатып тору турында карар чыгарган. Шуннан соң штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев альтернатив структура — Бөтенрусия татар конгрессы төзиячәген белдергән иде. Ләкин Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашудан соң Ямалиев яңа оешма төзү кичектерелүен хәбәр итте.

2021 елның язында "Мәскәү татарлары штабы" җыелышында Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Мәскәү татар конгрессы оештыру турында игълан итте. Яңа оешма Дөнья татар конгрессының төбәктәге бүлеге булмаячак, шулай да аның составына керергә әзер икәнлеге искәртелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG