Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазыда инвалид балаларның ата-аналары ачлык игълан иткән: хакимият аларга яраксыз фатирлар биргән


Сиринә Закирова, Наилә Габдрахманова, Луиза Миңлеәхмәтова
Сиринә Закирова, Наилә Габдрахманова, Луиза Миңлеәхмәтова

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче инвалид балалы гаиләләргә җирле хакимият шәһәр читендәге сәнәгать зонасында урнашкан, искергән йортлардан бернинди шартлары булмаган фатирлар биргән. Шул сәбәпле өч ана ачлык игълан итте.

Туймазыда яшәүче Наилә Габдрахманова 14 сентябрьдән бирле ачлык тота. Инвалид улына тиешле социаль торак артыннан 2012 елдан бирле йөрүче ананың башка түзәр чамасы калмаган, ул шул рәвешле булса да Туймазы районы администрациясенең үзен ишетәчәкләренә өмет итә. 20 сентябрьдә Габдрахманованың хәле бик начарланган, кан басымы күтәрелгән, ашыгыч ярдәм машинасы да чакырганнар. Бу хакта матбугат язса да, ачлык турындагы видеолар интернетта таралса да, шушы җиде көн эчендә хатын янына район администрациясеннән килеп хәлен белүче дә булмаган. 21 сентябрьгә аны Тикшерү комитетына чакырганнар, әмма аның анда ялгызы гына барырлык хәле юк инде.

— Минем анда йөрергә аякларымның көче юк, ничек барырга белмим. Шушы көннәрдә район администрациясеннән бер кеше килеп хәлемне дә белмәде, аларга барыбер. Бүген ашыгыч ярдәм машинасы чакырдык. Су эчәм дә, лизиноприл, тенотен дарулары эчәм, ризык капканым юк. Минем белән ачлык тоткан Луиза Миңлеәхмәтовага фатир вәгъдә иткәннәр, ул ачлыктан чыкты. Мин дәвам итәм, - ди Наилә Габдрахманова.

Габдрахмановларның уллары Айдар
Габдрахмановларның уллары Айдар

Наилә Габдрахманова мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче аналарның берсе. Аның 19 яшьлек улы Айдарны алар үзара "кояшлы бала" дип йөртәләр, ул даун диагнозлы. Бу авыру генетик аномалиягә карый һәм андый балаларның акыл үсеше, физик өлгерүчәнлек артта кала, йөрәк өянәге (порок сердца) күзәтелә. Тора-бара физик кимчелекләр арта: калкансыман биз эшчәнлеге бозыла, күз күреме, ишетү сәләте бозыла.

Канунга күрә, андый балалы гаиләне хөкүмәт фатир белән тәэмин итәргә бурычлы. Габдрахмановлар гаиләсе әнә шул тиешле фатир артыннан 2012 елдан бирле йөри. Инде, аптырагач, 2019 елда мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткәннәр. Мәхкәмә алар яклы карар чыгарган. Җирле хакимият, әлбәттә, мәхкәмә карарын үтәргә ашыкмаган. 2020 елда гына, хатынны район администрациясенең торак бүлегенә чакырып, фатир фотосурәтләре күрсәткәннәр. "Сезгә шушы фатир ошыймы, ошаса, менә шушында имзагызны куегыз да, шунда торыгыз", дигәннәр.

Габдрахмановлар яши торган йорт
Габдрахмановлар яши торган йорт

Дистә елга якын шул фатирны көткән, дүрт кешелек гаиләсе белән 9 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә яшәгән хатын, чарасызлыктан, кәгазьләргә имзасын куеп, фатир ачкычын кулына тотып чыгып киткән. Нинди фатирга тап булуын соңыннан гына аңлаганнар. Габдрахмановларга Туймазы шәһәренең сәнәгать зонасында урнашкан, иске бер административ бинадан караңгы почмак биргәннәр. Тирә-якта заводлар, машина юу урыннары, ягулык салу станциясе, автосервислар булган бу йортта яшәрлек түгел. Бала өчен ниндидер мәйданчыклар, кибетләр, хәтта мәктәп турында сүз дә юк. Мәктәпкә баручы автобусны сәгатьтән артык көтәргә кирәк.

Йорт экспертизасы
Йорт экспертизасы

Габдрахмановлар фатирга бәйсез экспертиза ясаткан, алар торакның бәясен 790 мең сумлык дип бәяләгәннәр. Йорт үзе кайчандыр административ бина булган, бу хакта кадастр кәгазьләрендә дә тамга бар, һәм бүген бу өч катлы иске корылмада 17 фатир бар дип санала. Ул фатирлар элек вакытлыча эшчеләр өчен ясалган тулай торак бүлмәләреннән укмаштырылган. Димәк, бу вакытлыча яши торган тулай торак. Канун нигезендә, инвалид балаларга мондый шартларда фатир бирелергә тиеш түгел. Габдрахмановлар кабат мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, октябрьдә җирле хакимият анда яңадан экспертиза ясарга тиеш.

— Хәзер мәхкәмә юлында йөреп тагын күпме вакыт узачак, администрация аны моннан башка да хәл итә ала. Икенче улым Русланга 15 яшь, аңа көн дә мәктәпкә йөрү кыен, автобусны көтеп җиткерү мөмкин түгел. Җиденче ел рәттән Айдарны көн саен, кайбер көннәрдә ике тапкыр йөзүгә йөртәбез. Ул йөзү ярышларында да катнаша, суны бик ярата. Такси кыйммәт, ике балага ул кадәр акча җиткерү мөмкин түгел. Ни өчен администрация инвалид балаларга шундый фатирлар бирә? Анда эшләүче чиновниклар аз гына да кыенсынмый микән? – ди Наилә Габдрахманова.

Ачлык игълан итүчеләрнең тагын берсе, ике бала анасы Луиза Миңлеәхмәтова бер көн элек кенә ачлык тотудан туктады. Аларның гаиләсе дә 2014 елдан бирле мәхкәмә карары үтәлгәнен көтеп йөргән, Самарада урнашкан алтынчы кассацион мәхкәмәгә кадәр барып җиткәннәр. Нәтиҗәдә аларга бер авылда фатир биргәннәр, югыйсә фатир шәһәрдә бирелергә тиеш. Ачлык турындагы игъланнан соң, аны администрациягә чакырып фатир булачак дип вәгъдә иткәннәр.

— Уфадан Тикшерү комитетыннан да килделәр, чәршәмбе көнне безнең гаиләгә фатир алыначак дип вәгъдә иттеләр. Шул ук чәршәмбе көнне Башкортстанның Тикшерү идарәсе җитәкчесе Чернятьев та киләчәк, - диде Луиза.

Марат һәм Сиринә Закировалар балалары белән
Марат һәм Сиринә Закировалар балалары белән

Өченче гаилә – Марат һәм Сиринә Закировлар өч ул тәрбияли. Уртанчы уллары 12 яшьлек Артур – атипик аутист диагнозлы. Малайның әтисе Марат Закиров әйтүенчә, аутистлар төрле була. Үзен тыныч тотучы, укымышлы, гений аутистлар да, аның улы кебек бик күп психик һәм неврологик авыруларны үзенә сыйдырганнары да очрый. Соңгыларына атипик аутист диагнозы куела.

Андый балалар үзен бик тынычсыз тота, кычкыра, йөгерә, үзен белештерми, төнлә йоклатып яки тәртибен контрольгә алып бетереп булмаска да мөмкин. Моңа өстәп, берничә ел элек баланың эпилепсия өянәкләре дә башланган. Ә ул өянәкнең кайчан тотасын, болай да конрольгә алып булмаган баланың ни хәл майтарасын фаразлап, алдан әзерләнеп булмый. Шушы җәһәттән 2019 елда Закировларның күршеләре полициягә гариза да язган булган. Баланың төнлә кычкыруына, йокы бирмәвенә зарланганнар. Закировларның үз фатирлары юк, алар арендага алынган фатирда гына яши һәм күршеләрнең бу зары аркасында аларны урамга да куып чыгарырга мөмкиннәр.

Канун нигезендә җирле хөкүмәт Артурны берьюлы ике диагнозы буенча фатир белән тәэмин итәргә тиеш: атипик аутист булуы өстенә, аның еш булучы эпилепсия өянәге бар.

Марат Закиров улы Артур белән
Марат Закиров улы Артур белән

— Канунга күрә, экспертизаны узып, комиссиядән диагнозны раслаган кәгазьләрне алгач, без шуның белән администрациягә барырга һәм алар безгә фатир бирергә тиеш. Тик инвалид балалар күп, чират озын һәм озак көтәргә туры килә. Шуның аркасында мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Ахыр чиктә, администрациядә инде ике чират барлыкка килде: берсе мәхкәмәсез генә чират көтүчеләр, ә берсе, мәхкәмәне узып, мәхкәмә карарын үтәүне көтүчеләр. Без дә мәхкәмәләрне уздык. 2020 елның февралендә мәхкәмә безгә 5 көн эчендә фатир бирергә дигән карар чыгарды. Әлбәттә, безнең җирле хакимият моны эшләмәде. Администрация бусагасын көн дә таптап таләп итә торгач, сентябрь аенда фатирны барыбер сатып алдылар, - дип сөйли Марат Закиров.

Аларны да хакимияткә чакырып фотосурәтләр күрсәткәннәр, кайда имза саласын да әйткәннәр, әмма Закировлар шикләнеп калган. Ни өчен дигәндә, фатир урнашкан район ерак һәм анда фатир бәяләре дә түбән икән. Фатирны барып карарга теләүләре турында әйткәннәр. Шунда йортның сәнәгать зонасында урнашуын, тирә-якта заводлар, складлар, машина юу урыннары, автосервисларны күреп шаккатканнар. Икенчедән, йортның начар хәлдә булуы да ачыкланган. Закировлар кабат администрациягә барып, йортның техпаспортын, фатирны сатып алу турындагы чекларны, килешүләрне, сметаны, экспертиза нәтиҗәләрен күрсәтүләрен сораганнар. Әлбәттә, аларга беркем берни күрсәтмәгән. Фатирга риза булмасалар, аннан баш тарту турында гариза язуларын сораганнар. Тик Закировлар анда да акыллырак булып чыккан, үзләрен алдатмаганнар, бу таләпне үтәмәгәннәр, ә фатирга экспертиза ясатканнар.

— Бәйсез экспертизаны үзебез үткәрдек. Килешүдә фатир бәясе 1 миллион 296 мең сум торса, безнең экспертизада ремонт белән 990 мең сум килеп чыкты. Аннары талаш-гауга чыкты, журналистлар килде. Шул йортта яшәүчеләр дә бу гаугага кушылып, үзләренең бәйсез экспертизасын уздырды, йорт 72 процентка иске дип табылды. Аның нигезе 80 процентка искергән булып чыкты. 2016 елда ук бу йорт кешеләре ведосмтвоара комиссия чакырткан булган. Шул чакта ук капиталь ремонт, реконструкция кирәклеге турында карар чыгарган булганнар. Хәзер безгә шул авария хәлендәге йорттан фатир бирмәкче булалар, - дип сөйли Сиринә Закирова.

Ачлык игълан итү турындагы видео таралгач, бу эшләр Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин, Русия прокуроры Игорь Краснов, Башкортстанның Тикшерү идарәсе җитәкчесе Денис Чернятьевка барып җиткәч кенә эш урыныннан кузгалган. Тавыш чыккач, аларны берничә тапкыр район башлыгы Айдар Суфияновка да чакырганнар, ниһаять, башка вариантлар тәкъдим итә башлаганнар. Закировларга да Совет урамында төзеләчәк яңа йорттан бер бүлмәле фатир вәгъдә иткәннәр.

— Бу безнең проблем гына түгел. Түрәләр гел шундый иске, арзанрак, сатылмый ятучы фатирларны эзли, шуны ала да социаль торак тиешле затларга бирә. Биш-ун ел сатылмаган фатирларны инвалидларга, ятим балаларга бирәләр. Шушы гауга килеп чыккач, без Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка видеомөрәҗәгатьләр дә яздыргач, ул Туймазыга килгәч, аны саклап торып зарыбызны аңа да сөйләгәч, бу сорауга ул да игътибар итте һәм шундый фатирларга бюджеттан бүленә торган 1 296 мең сумны сертификатлар буларак кына тапшыру мөмкинлеген карарга кушты. Ул булырмы, кайчан булыр, белмим, әмма без проблемга игътибар юнәлтә алдык, - ди Сиринә Закирова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG