Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Тандем" сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды 


"Тандем"да намаз бүлмәсендә

Бу Татарстан башкаласы сәүдә үзәкләре мәйданчыкларында ачылган алтынчы гыйбадәт кылу бүлмәсе. 

Казанның "Тандем" сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды, дип хәбәр итә Татарстанның диния нәзарәте.

Намаз уку бүлмәсе тамак ялгап алу урыннарыннан ерак түгел, өченче катта кояшлы якта урнашкан һәм җилләтү системы белән җиһазландырылган. Биредә шулай ук хатын-кызларга намаз уку өчен шартлар тудырылган.

Казанның сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләре Русия Мөселман эшкуарлары берлегенең "С верой в будущее" хәйрия фонды көче белән оештырыла.

Берлек президенты Айдар Шаһимәрдәнов Казанның чираттагы "сәүдә үзәгендә гыйбадәт бүлмәсе ачылу дин тотучылар өчен өстәмә уңайлыклар тудырыр", дип белдергән. Аның сүзләренчә, Казанда ярты ел эчендә тагын өч сәүдә үзәгендә намаз уку өчен бүлмәләр ачу ниятләнә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләренең ачылуның "Халәл Life Style" концепциясе үсешенә этәргеч бирүен искәрткән.

Бу Татарстан башкаласы сәүдә үзәкләре мәйданчыкларында ачылган алтынчы гыйбадәт кылу бүлмәсе. Намаз бүлмәләре "Казан молл", "Мега", "Сувар плаза", "Порт", "Караван" сәүдә үзәкләрендә эшләп килә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG