Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростов өлкәсе Шахта шәһәрендә мөфти мәчетне сата, мөселманнар яңа бина эзли


Гомум фото
Гомум фото

Ростов өлкәсе мөфтие мәчет бинасының үз исеменә язылган булуын, анда йөрүче мөселманнар аңа буйсынмаганга бинаны сатарга карар итүен әйтә. Мөселманнар моңа ризасызлык белдерә.

Ростов өлкәсенең Шахта шәһәрендәге мәчет бинасы сатуга куелган. "Авито"да аның 1 миллион 150 мең сумга сатылуы турында игълан тора. Азатлык әлеге хәлне белешү өчен Ростов өлкәсе мөфтие Флүр Арсланов белән сөйләште.

Шахта шәһәрендәге мәчетне ни өчен сатуга куярга булдыгыз?

— Иң әүвәл мәчет буласы бина сатып алынган иде. Ул иганәчеләр ярдәмендә алынды. Бинаны алырга ярдәм итүчеләр аны минем исемгә яздыруны хуплады. Ләкин бүген инде аны алгандагы кешеләрнең берсе дә калмады. Шәһәрдә хәзер мөселманнарның күпчелеген Кавказдан килгәннәр тәшкил итә. Алар Ростов өлкәсендә дә бик күп.

Сез кайсы диния нәзарәтенә карыйсыз? Тәлгать Таҗетдин рәислегендәге Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенәме? Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Русия мөфтиләре шурасынамы?

— Мин берсенә дә карамыйм, мин аерым нәзарәт җитәкчесе. Бездә дүрт нәзарәт эшли, дүртенчесе – Русия мөселманнары дини җыены, аны мөфти Әлбир Крганов җитәкли.

Бина сатылган очракта, моңа кадәр анда гыйбадәт кылучылар урамда калмасмы?

—Шәһәрдәге Кавказдан чыккан мөселманнар Русия диния нәзарәте җитәкчесе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдингә гариза язып, аның нәзарәтенә керергә булды. Аларның гыйбадәт кылу урыннары бар. Алар бина таптылар, үз имамнары да бар.

Бер мәчетне бетерү хисабына икенче мәчет төзүне дөрес дип саныйсызмы?

Флүр Арсланов
Флүр Арсланов

— Алда әйтүемчә, мин мәчетне ачканда бергә булган мөселманнар бакыйлыкка күчте. Соңгы биш елда мәчет бинасының язмышы тикшерелә башлады. Бу минем мәчет булгач, анда мин хуҗа булырга тиеш. Минем фәрманнарым үтәлергә, сүзем үтәлергә, матди яктан да миңа хисап бирелергә тиеш. Ә алар минем белән хезмәт итми генә без булдырган бинага хуҗа булмакчы. Бинаны башка нәзарәт карамагына күчермәкче. Бу рәвешле бергә калып булмый. Шуннан мин әлеге бина бәрабәренә икенчене алып бирегез, яки хакын түләгез дигән таләп куйдым. Алар башта риза булдылар, Новочеркасскида бина алып бирергә ышандырдылар, ләкин сүзләрендә тормадылар.

Бинаны сатуга куюыгыз кануни һәм әхлакый яктан да дөрес дип исәплисезме?

Миңа буйсынмый, исәпләшми башлагач, мин аларга вакытлыча гына бирелгән бинаны кире алачагымны белдердем

— Егерме ел элек мәчет ачылганда бинаны миңа яздылар. Ислам динендә дини мәнфәгатьләр һәм хәйрия максатлары өчен иганә итеп бирелгән мөлкәт – вакыф бар. Безнең мәсһәбтә вакыф бирелергә дә, кире кайтартылырга да хокуклы. Миңа буйсынмый, исәпләшми башлагач, мин аларга вакытлыча гына бирелгән бинаны кире алачагымны белдердем. Мөселманнарны миңа каршы котырта, каршы куя башладылар. Үзең булдырган мәчеткә дә кертми башласыннар әле? Мәчеттә кылынган гамәлләр өчен исә мин җавап бирәм, чөнки бина рәсми минем карамакта. Террорчылык, экстремистлык гамәлләре кылынса, мине утыртачаклар. Ниндидер тыелган китап тапсалар да мин гаепле булачакмын. Шуннан куәт оешмаларына минем исемдә булган бинада узган чараларга катнашым булмау турында хәбәр иттем. Бу алар белеп торсын өчен генә.

Яңа мәчет кайда салыначак?

—Новочеркасскида, анда мөселманнарның күпчелеген татарлар тәшкил итә. Анда Татарка дигән бистә бар. Мин алар белән сөйләштем, алар күптән үзләрендә мәчет булдырырга тели. Мөселман гаиләләре, эшкуарлар мәчет булдыруны хуплый, аларның балалары да хак юлда, шулай булгач, 20-30 ел мәчетнең каралачагына, яшәячәгенә шик тумый. Белүегезчә, мәчетләрне ачып, кеше йөрмәү сәбәпле йозаклап куйган урыннар да бар. Монда андый куркыныч юк. Без шәһәрдә җир алып, мәчет төзергә карар иттек. Шахтадагы бинаны саткач тагын күпмедер акча өстәп мәчет төзергә өмет итәбез.

Ростов өлкәсендә сезгә караган ничә мәчет бар?

— Бүген Ростов өлкәсендәге дүрт нәзарәткә 80нән артык мәхәллә карый. Минем карамакта өч кенә мәхәллә калды. Алар Ростовта, Новочеркасски шәһәрендә һәм өлкәнең Октябрьский районда.

Бүген хакимият белән уртак тел тапмасаң, хезмәт итеп булмый

Миңа караган башка мәхәлләләр калган нәзарәтләр карамагына күчте. Аларның күпчелегендә яшь имамнар идарә итә. Мәсәлән, Гайнетдин карамагындагы имамнар арасында фән кандидатлары да бар, Кргановның да белемле имамнары бар. Алар хакимият белән уртак тел таба торган кешеләр. Бүген хакимият белән уртак тел тапмасаң, хезмәт итеп булмый. Без бүген шундый хәлдә. Башка диннәрдә дә иреклек шул чама. Барыбыз да шул хәлдә.

Хакимияткә ошамаган кешеләр нәзарәтләргә мөфти итеп куелмый. Һәр мөфти үз биләмәсенә хуҗа. Калганнары "чит" биләмәләрдә үз түгел. Бүген хакимияткә шулай кирәк.

Шахтадагы хәлләр турында башка мөфтиләр хәбәрдармы?

— Әлбәттә, хәбәрдар. Хакимият тә вазгыятьне белә дип уйлыйм. Мин үзем бу бүленешләрне хупламыйм, илдә бер нәзарәт булырга тиеш дип исәплим. Мин бу урынга ябышып ятмыйм. Татаркада мәчет төзеп, шунда имам булырга, урыныма яшь кешене калдырырга өмет итәм.

Сез киткәч урыныгызда калган мөфти башка нәзарәткә күчсә?

— Кем белә, киләчәк Аллаһ кулында. Яшәеш матди хәлгә дә бәйле. Менә исламга ярдәм итү фонды бар. Алар безгә ярдәм итә иде. Соңгы ике елда сезгә бирергә акча җитми дип ярдәм итми башладылар. Ярдәм булмагач, хезмәт итү бик авыр. Мин киләчәктә мөселманнар саны артыр, бүленешләр бетәр дип өмет итәм.

Азатлык хәлгә ачыклык кертергә теләп әлеге төбәктә инде шактый еллар эшләүче Ростов өлкәсе мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Бикмаевка мөрәҗәгать итте. Бикмаев сүзләренчә, алар Шахта шәһәрендәге мәхәлләне үзләренең диния нәзарәтенә күчермәкче. Гыйбадәт йорты ачу өчен бина эзләү эшенә керешкәннәр. Ә Флүр Арсланов сатуга чыгарган мәчет бинасы бүгенге көндә йозакта. Мөселманнар, урын булмау сәбәпле, җомга намазына йөри алмый. Бикмаев Арсланов сата торган мәчет бинасы иганәчеләр акчасына төзелгәнен әйтә.

— Ул инде Ростов өлкәсендә икенче мәчетне сата. Элегрәк Обливская районындагы Кызыл Авыл мәчетен саткан иде. Гыйбадәт йортын алу өчен акча биргән кешеләр дә риза түгел. Иганәчеләр акчасына алынды. Әмма Арсланов мәчетне үз исеменә күчергән һәм шуңа ул хуҗа санала. Аны сатып алу өчен акчаны иганәчеләр биргән иде.

Мәчеткә төрле милләт кешеләре йөри, татарлар ассимиляцияләнә. Бу инде Русия күләмендәге проблем. Җомгага йөрүче мөселманнар да 15-20 кеше генә. Болай шәһәрдә 10 меңләп мөселман яши, әмма күбесе, этник мөселманнар, гыйбадәтләргә йөрми.

Шахтада сатыла торган гыйбадәт йорты бинасы зур түгел, 40 дүрткел метр, - диде Мөхәммәт Бикмаев.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG