Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихчылар Совет берлегенең милли мәсьәләдәге альтернативалары турында фикерләште


Татарстан һәм Башкортстан харитасы
Татарстан һәм Башкортстан харитасы

21 сентябрьдә Мәскәүдәге Сахаров үзәге "Совет тарихының юл чатлары. 1917-1992" циклының чираттагы дискуссиясен уздырды.

Онлайн-дискуссия "Милли сәясәтнең "мина кыры": Совет берлеге проектының уңышлары һәм уңышсызлыклары, кире кагылган альтернативалар" дип аталды. Төрле белгечләрнең хәзерге Русия һәм постсовет илләренең тарихи сәясәтендә һәм хәтерендә совет милли сәясәтенең нинди чагылыш табуын аңлатырга тырышуын Азатлык та күзәтте. Дискуссиядә яңгыраган берничә кызыклы чыгышның эчтәлеге белән таныштырабыз.

Дискуссия башлыча түгәрәк өстәл форматында барса да, инкыйлабка кадәр һәм совет чорындагы милли сәясәтнең күптөрле, ә кайвакыт бөтенләй капма-каршы яклары күтәрелде. Темада аталган альтернатива милли сәясәт корылышына карата гына түгел, совет дәүләтенең атамасына карата да искә алынды.

Русия фәннәр академиясенең Көньяк фәнни үзәге хезмәткәре, Европа университетының тарих факультеты доценты Амиран Урушадзе, мәсәлән, Кавказдагы милли хәрәкәткә күзәтү ясады: поляк, әрмән, грузин, азәрбайҗан милли хәрәкәтләрен искә алды, егерменче гасыр башындагы Кавказда азчылыкны тәшкил иткән рус халкының милли хәрәкәтенә аерым тукталды, аны автономия таләп иткән грузин һәм әрмән милли хәрәкәтләре белән чагыштырды.

Петербургтагы Европа университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Борис Колоницкий үз чыгышын Чарльз Тилли цитаты белән башлады.

Борис Колоницкий
Борис Колоницкий

— "Дәүләт сугыш алып бара, сугыш дәүләт тудыра" ("The state made war, war made the state") Совет дәүләте дистә еллар дәвамында барган ватандашлар сугышы шартларында барлыкка килә, шуңа күрә совет системының күп сыйфатлары – милитаристик икътисад, дәүләт комплексы, террор аппараты – башлыча ватандашлар сугышы нәтиҗәсе. Дәүләт нәкъ шушы сугышта җиңү чарасы буларак төзелә, - диде ул.

Галим фикеренчә, хәзерге Русиянең федератив төзелеше дә нигездә шул ватандашлар сугышы нәтиҗәсе. Колоницкий аңлатуынча, беренче дөнья сугышы милли хәрәкәтләр өчен хәлиткеч әһәмияткә ия.

Милли хәрәкәт тыныч вакытта мөмкин булмаган сыйфатларын ача. Колоницкий күпчелек милли хәрәкәт башында алман эзен күрә, шул ук вакытта рус хакимиятенең Австро-Маҗар хакимиятен җимерү өчен күп көч куюын да искә ала.

Милли активистлар кыска гына арада оешып, Үзәк Рада төзерлек дәрәҗәдә көчле була

— Бөтенесен дә дипломатлар, хәрбиләр һәм шымчыларга гына калдырырга ярамый, башка мөһим факторлар да булган. Украин милли хәрәкәте, мәсәлән, Русия армиясендәге украин хәрбиләренең, Австро-Маҗар җиренә аяк басканнан соң, аларның украиннарга каршы башка төрле мөнәсәбәтен күрүгә, украин шәһәр мәдәнияте белән танышуына һәм бу үз чиратында украин халкында милли үзаң күтәрелүгә китерә. Тагын бер фактор – украин милли активистларын Көнчыгыш Галициядән Русия губерниясенең ерак губернияләренә сөрү. Милли активистлар кыска гына арада оешып, Үзәк Рада төзерлек дәрәҗәдә көчле була. Алар Раданы төзеп кенә калмый, үзләрен украин дип атаган солдатларда да яклау таба, -ди Колоницкий.

Галим фикеренчә, инкыйлаб шунда ук федерация һәм автономия идеяләрен тудыра. Федерация шигаре Русиядәге төп сәяси партияләрнең берсендә – социалист-революционерлар фиркасендә була.

— Федерация төшенчәсен аңлау дәрәҗәсе төрлечә була. Социалист-революционерларның уртак позициясе булган дип әйтеп булмый. Алар милли хәрәкәткә карата төрле фикердә була. "Автономия" һәм "федерация" төшенчәләрен аңлаулары да төрлечә. Күпчелек милли активистлар федерация турында сөйләгәндә конфедерацияне истә тота: республикаларның үз хәрби көчләре, тышкы сәясәткә тәэсир итү мөмкинлеге – һәм ул чорда бу темада төп сәяси көчләр белән дә, социалист-революционерларның үзләре арасында да ниндидер конценсус мөмкин булмаган, — дип нәтиҗә ясады тарихчы. — Гамәлгә кую җыелышында катнашучылар, шул исәптән большевиклар да федерация идеясен бердәнбер легитим идея буларак кабул итәргә мәҗбүр була. Термин сәяси дискурска кертелә, әмма, искә алганымча, федерация төшенчәсен аңлау да, аңа карата мөнәсәбәт тә төрле була, - ди Колоницкий.

"Яңа оешкан дәүләт башка исем алган булырга да мөмкин булган, ул ватандашлар сугышы шартларында төзелә. Бу сугышның кайчан башлану яки тәмамлануы, сугышның территориаль яки хронографик чикләре турында бәхәсләр туктамый. Бу күпьяссылыклы, күпмасштаблы конфликтларның катлаулы комплексы була, шул ук вакытта бу комплекска милли һәм дини низаглар да керә, каршы яклар төрле вакытта ниндидер каршылыкка керә, кайчак көндәшләр теләктәшкә, ә теләктәшләр киресенчә көндәшкә әверелә. Сәяси низаглар артында кайвакыт милли низаглар торган, бу да бик мөһим. Большевиклар үзләренең вакытлы теләктәшләреннән бик тиз арынып барган, сугыш барышында арына алмаганнарын егерменче-утызынчы елларда һәлак итеп бетергән. Бу вакытлы берлекләр сәяси вазгыятьтә үз эзен калдырган, милли автономияләр системы да шулардан.

Ниндидер территорияләргә вакытлыча өстенлек бирү сәясәте – абсолют империстик тактика

Иң мөһим, әмма сирәк искә алына торган эпизодларның берсе – башкорт автономиясен булдыру. Көнчыгыш фронттагы Колчак белән ниндидер сәбәп аркасында килешә алмаган, үзләренең аклар калдырып киткән территориясендә калырга теләгән башкортлар гаскәре кызыллар белән сөйләшүләр алып бара, һәм кызыллар ягына күчә. Бу хәрби яктан да әһәмиятле була, әмма сәяси яктан әһәмияте көчлерәк була. Большевиклар биредә никадәр уйлап эш иткәндер, әмма алар бу очракта хәрби-империстик тактика куллана: бу һәм башка очракларда алар үзләренә кушылган ниндидер төбәккә бәйле гаскәрне тиз генә башка төбәккә күчерер өчен кулланган. Аларга карата яхшы караш та, начар караш та булган. Милли автономияне яклаган өчен кайвакыт түләнгән дә. Хәзерге тарихчыларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, икътисади яктан башка төбәкләрдән аерылып торган, бу хәрби коммунизм шартларындагы протоНЭП утравы булган – икътисади яктан башка губернияләрдә рөхсәт ителмәгән әйберләр рөхсәт ителгән. Башкортка катнашы булмаган башка өязләрнең дә Башкириягә кушылырга теләве гаҗәп түгел. Ниндидер территорияләргә вакытлыча өстенлек бирү сәясәте – абсолют империстик тактика. Әлбәттә, соңыннан бу өстенлекләр юк ителгән, "кирегә тәгәрәтелгән", әмма мондый вакытлыча берлекләр совет берлегенең реаль икътисади сәясәтен тәшкил иткән, - ди Колоницкий.

— Төрле республикаларның Совет берлеге проектына мөнәсәбәте төрлечә, кайберәүләрнеке аеруча яхшы. Балтыйк буе республикалары өчен бу бәйсезлек алу тәҗрибәсе, кайбер республикалар өчен ул дәүләт төзү тәҗрибәсе бирә. Тупас итеп булса да, империядән калган территорияне большевиклар шактый уңышлы онштырган дип әйтергә була. Туксанынчы елларда советтан соңгы даирәдә күп кенә дәүләтләрнең барлыкка килүе өчен шартларны советларның унар еллык тәҗрибәсе тудырды, бу дәүләтләр өчен сәяси кадрлар тәрбияләп чыгарды", дип йомгаклады галим.

Мәскәү дәүләт педагогика университеты профессоры Василий Цветков большевикларга каршы як булган акларның да инкыйлаб чорында кабынган милли хәрәкәткә игътибарсыз кала алмавын искәрте. Дәүләт төзелешенә килгәндә исә, галим аңлатуынча, акларга күбрәк федерализм һәм конфедерализм идеяларе якын була.

Леонид Кацва
Леонид Кацва

Тарих укытучысы, дәреслекләр авторы Леонид Кацва хәзерге Русиядәге тарих дәреслекләренең 90нчы еллардагы дәреслекләрдән шактый аерылып торуын һәм яңа дәреслекләрдә альтернатива турындагы сорауның бөтенләй кузгатылмавыннан башлады. Аның фикеренчә, бу шактый катлаулы мәсьәлә, ә хәзер исә гадиләштерү тенденциясе өстенлек итә, шуңа күрә милли проблематика мәсьәләләре дәреслекләрдә күренми. Кагыйдә буларак, милли мәсьәләләргә бәйле сораулар берничә ноктада карала:

  • Инкыйлабка кадәрге сәяси фиркаләр програмы аша: милли мәсьәлә башлыча "карагруһ" фиркаләрнең төп програмы буларак карала, большевиклар програмын өйрәнгәндә бу темага шактый әһәмият бирелә, эсерлар програмында милли темага берни әйтелми, кадетлар һәм октябрьчеләр фиркаләренең програмнарында бер-ике юлга сыя;
  • Милли мәсьәлә совет хакимияте күтәрелгәндә калкып чыга: дәреслекләрдә ике проект искә алына – автономизация һәм федерализация. 90нчы елларда авторлар моңа ниндидер бәя бирсәләр (гадәттә, Ленин проекты – хупланып, Сталинның һәртөрле милли үзбилгеләнешкә каршы булуы тәнкыйтьләнеп килә), ә 2000нче елларда шул ук авторлар Ленин проектын "көпшәклек"тә, киләчәктә дәүләтнең таркалуы өчен нигез әзерләүдә тәнкыйтьли. Соңгы еллардагы дәреслекләрдә нейтраль тонда бу проектларның эчтәлеге генә бирелә, алар берничек тә бәяләнми, тормышка ашырылган проект федератив дип бәяләнә, әмма бу федеративлыкның фикция икәнлеге искә алынмый. Ягъни хәзерге мәктәп укучысы Совет берлеген төзегәндә һәр республика үз кануннарына, үз хакимиятенә, үз хөкем системына һәм берлектән ирекле чыгу хокукына ия дип өйрәнә. Ә бу хокукларның берсен дә кулланырга ярамавы дәреслекләрдә берничек тә искә алынмый. "Просвещение" нәшрияты чыгарган дәреслектә милли мәсьәләгә багышланган тулы бер параграф бар, һәм бу параграфны совет чоры дәреслекләрендә кулланырга булыр иде: биредә бары тик милли сәясәт төзүнең казанышлары гына тасвирлана, бер юл белән генә репрессияләр чорындагы милли операцияләр искә алына.
  • Сугыштан соңгы чор (40нчы еллар): биредә сүз нигездә сугыш чорында сөргенгә озатылган ("җәза алган") халыклар турында һәм антикосмополит кампания турында бара. Ә, мисал өчен, мөселман халыкларының милли мәдәниятенә барган басым турында бер сүз белән дә искә алынмый. Минемчә, бу дәреслекләрдәге иң зур җитешсезлек. Хәзерге вакытта дәреслекләр язганда һәр автор күләм дефицитына тарыга. Проблем шундый: сугыштан соңгы җепшеклек һәм торгынлык чорында милли мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе дәреслекләрдә бөтенләй юк, милли районнарның икътисады ничек үсүе турында гына сөйләнә. Дәреслекләрнең берсендә сөргендәге милләтләрнең көнкүреше сурәтләнә, әмма аларның ничек кире кайтып урнашуы турында берни дә язылмый. Соңрак "Үзгәртеп кору" темасында кинәт кенә, бөтенләй билгесез җирдән милли низаглар кискенләшү, СССР таркалу темасы килеп чыга – минем күзлектән, дәреслек биргән мәгълүматтан башка мәгълүматы булмаган бала бик гаҗәпләнергә тиеш: моның өчен бернинди нигез булмаса да, кинәт кенә шундый конфликт пәйда булган. Дәреслекләрнең берсендә мин ялгыш дип санаган гыйбарә бар: янәсе, коммунизм идеологиясе китү белән, аның урынын милләтчелек биләп ала. Беренчедән, ни өчен шулай килеп чыгуы аңлатылмый, икенчедән, бусы минем фикер, биредә сүз идеология китү турында түгел, милли мәнфәгатьләрне белдерү һәм милли проблемнарны яктыртуда сәяси чикләүләрнең китүе турында барырга тиеш. Милләтчелек түгел, нәкъ менә миллилек турында сүз бара.
  • Тагын бер җитди мәсьәлә: Балтыйк буе республикаларындагы милли мәсьәләнең бик зәгыйфь яктыртылуы. Бу хәзер икенче дөнья сугышы һәм сугыш алды чорын бәяләүгә бәйле гомуми сәясәт белән бәйле. Бу турыда сөйләшү көннән көн авыррак була бара. Күп укытучылар бу темага бөтенләй дәшми калу яклы, чөнки, аңлавыгызча, фашизмны, нацизмны аклау кебек кануннар бу турыда дәшмәүгә этәрә.

Балтыйк буендагы милләтара мөнәсәбәтләр, милли фиркаләр турында тулырак итеп Мәскәү дәүләт университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Николай Постников сөйләде. Ул Русия империясенең төньяк-көнбатышындагы Финляндиянең автономиясе, шул ук вакытта Финляндия кенәзлегендә яшәүчеләрнең сәяси хокуклары чикләнүе турында тарихи белешмә китерде. Галим Финляндия кенәзлеге белән империя арасындагы мөнәсәбәтләрдән тыш, эчке вазгыять – швед азчылыгы белән фин күпчелеге арасындагы тартышларның Русия империясе хакимияте өчен уңайлы корал булуын, әмма Русиянең моны куллана алмый калуын билгеләп үтте. Сәяси фиркаләр арасында да "Русия империясе өлеше буларак кына үсеп була" һәм "Кыргый финнар белән югары мәдәниятле дәүләт – Швеция генә идарә итә ала" дигән капма-каршы фикерләр хакимлек итә. Постников фикеренчә, Финляндиядә руслаштыру дип аталган вазгыять чынлыкта Русия империясенең сәяси системына фин сәяси системын кушарга теләүдән гыйбарәт була, әмма бу Финляндия кенәзлегендәге финнарда да, шведларда да пассив каршылык тудыра.

Постников шулай ук Польшадагы сәяси фиркаләрне дә искә алды. Аның аңлатуынча, әлеге илләр, үзләренә күбрәк автономия таләп иткән саен, бәйсезлеккә, империядән аерылып чыгуга адым-адым якыная бара.

Башкорт республикасын тагын бер спикер – Европа университеты профессоры, антрополог Сергей Абашин искә алды. "Советлар идеясе хәзерге республикаларның милли идеологиясе нигезендә ята", ди Абашин. Ул хәзерге милли республикалар формалашуын, аларның кайчан да булса хәзерге атамалары астында, хәзерге территорияләрендә барлыкка килүен тарихи кагыйдә дип кабул итүчеләрне тәнкыйтьли.

Сергей Абашин
Сергей Абашин

— Бүгенге сөйләшү бу процесста бернинди алдан билгеләнү дә, туры юлдан үсү дә булмавын күрсәтә. Империядә дә, Совет берлегендә дә милли темага өстән дә, астан да төрле мөнәсәбәт һәм аларның үсешенә төрле караш яшәгән. Әлбәттә, инкыйлаб боларның барысын да җимереп, сүтеп ташлый. РСФСРдагы беренче республика Төркестан була. Әйе, большевикларның берлекләре төрле була, кайберләре аморф халәтендә, кайберләре башкорт республикасы кебек озын гомерле була – хәрби тактика өчен булдырылган вакытлы сәяси берәмлек даимигә әверелә, икенче яктан, аны күчереп кабатлый башлыйлар. Большевикларның һәм акларның гына түгел, милли хәрәкәтнең дә проектлары күптөрле була. Шул ук башкорт автономиясе лидерларының берсе Зәки Вәлиди, большевиклар белән сүзгә килеп, Төркестанга китә һәм анда Урта Азияне, Казакъстанны, төрки халыкларны үз эченә алучы "Бөек Төркестан" идеясын алга сөрә башлый. Петербурдагы университет каршындагы Зәки Вәлиди бюсты тарихын да хәтерлисездер – кемнеңдер "большевикларга каршы сугышкан, бәлки, фашистларга да хезмәттәшлек иткәндер" дип язган хаты аркасында мескен Зәки Вәлиди бюстын алып ташладылар. Шул ук вакытта Башкортстанда аның исеме белән университет һәм китапханә атала, ул милли каһарман санала. Ватандашлар сугышының низаглы вазгыяте беркая да китмәгән, ул безнең символик мохиттә кабаттан яңара. "Милли республикаларның барлыкка килүе табигый процесс" идеясен "фаш итүче" деконструкция икенче чиккә китереп җиткерде. Без аны соңгы вакытта еш ишетәбез: "Барысын да үзәк тудырды: Мәскәү милли республикаларга территорияләр, ресурслар бүләк итте, ашатты, телләр, милләтләр тудырды" диләр – бусы белән дә бәхәскә керергә вакыт, - дип саный Абашин.

Галим милли республикалар яралышын тарихи гаделлек дип тә, Мәскәү бүләге дип тә атау яклы түгел. Ул Колоницкийның бу республикалар большевиклар стихияле рәвештә төзергә мәҗбүр булган вакытлы союзлар берлекләр дигән фикере белән килешә.

Милли республикалар төзүдә үзәк һәрвакыт үзенә ниндидер файдасын таба

— Милли республикалар төзүдә үзәк һәрвакыт үзенә ниндидер файдасын таба – эчке дошманнан тыш, тышкы яктан берләшеп килүче дошман коалициялшренә каршы торыр өчен дә көч кирәк була. Милли республикалар да үзенекен алырга тырыша – без сезгә миллиард тонна мамык, ә сездән инвестицияләр һәм субсидияләр – моның тирәсендә һәрвакыт ниндидер сатулашу бара. Үзара файдадан тыш, даими киеренкелек һәм низаглар – үзәкнең милли республикаларга ышанычы аз булуын барыбыз да белә, икенче сәркатипләр, үзәктән җибәрелүче КГБ башлыклары очраклы түгел. Аркадий Вольский, мәсәлән, Андропов чорында милли республикаларны юк итү мәсьәләсе күтәрелгәнен искә ала, диде Абашин

* * *

Дискуссия Сахаров үзәгенең "Совет тарихының юл чатлары. 1917-1992" циклы кысаларында оештырылды.

Тарихи циклның фәнни кураторы – Русия фәннәр академиясе Русия тарихы институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Константин Морозов.

Сахаров үзәге миссиясе - Андрей Сахаров фонды инициативасы белән 1996 елда төзелгән Мәскәү мәдәни һәм фәнни-мәгариф үзәге. Үзәктә даими музей экспозициясе һәм китапханә эшли, вакытлы күргәзмә проектлары, театраль, дискуссион һәм фәнни чаралар уза. Үзәк мәдәни, иҗтимагый һәм хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Төп миссиясе – Андрей Сахаров мирасын саклау һәм үстерү, совет тоталитаризмы һәм ирексезлеккә каршылык күрсәтү турында тарихи хәтер формалаштыру, азатлык, демократия һәм кеше хокуклары кыйммәтләрен үстерү, тарихның актуаль мәсьәләләре, кеше хокуклары һәм тулаем гуманитар проблемнар турында ирекле дискуссиягә ярдәм итү, граждан җәмгыяте үсешенә ярдәм итү.

Русия Юстиция министрлыгы Сахаров үзәген "ят агентлар" исемлегенә кертте, Мәскәүнең Таган суды оешмага 300 000 сум күләмендә штраф салды. Юстиция министрлыгы, оешмадагы дискуссия һәм түгәрәк өстәлләргә нигезләнеп, "дәүләт органнары тарафыннан кабул ителә торган карарларга һәм алар үткәрә торган сәясәткә карата тискәре бәяләр әйтелә торган, шулай ук Русиянең гамәлдәге кануннарын тәнкыйтьләүче" Сахаров үзәге эшчәнлеген "сәяси" эшчәнлек дип бәяләде. Үзәк министрлыкның бу карарына һәм административ хокук бозу турындагы беркетмәгә карата дәгъва белдерде. Хәзерге вакытта эш Европа кеше хокуклары мәхкәмәссендә карала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG