Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Нариман Джелялга гаепләү маддәсе янә кырыслатылган 


Нариман Джелял
Нариман Джелял

Күптән түгел газүткәргечкә зыян салуда тулысынча катнашкан дип гаепләү маддәсен кырыслатканнар иде инде. Ул вакытта Джелялга 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү янады. Хәзер гаепләү маддәсен янә кырыслатулары сәбәпле, Мәҗлес рәисе урынбасарын 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.  

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Кырымтатар мәҗлесе (Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган) рәисе урынбасары Нариман Джелялга Ангара авылындагы газүткәргечкә зыян салуда гаепләү маддәсен янә кырыслаткан. Бу хакта сәясәтченең адвокаты Николай Полозов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзер Джеляловны оештырылган төркем эчендә диверсия кылуда, шулай ук канунсыз рәвештә шартлаткыч маддәләр алуда һәм саклауда гаеплиләр. Бу гаепләүләр нигезендә Нариман Джелялга 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Башта аны диверсиягә ярдәм итүдә шикләнгәннәр иде, соңрак җинаятьне кылуда тулысынча катнашкан дип гаепләделәр.

Алданрак ФСБ таләбе белән Джелялов адвокатлары тикшерү эшләре барышы турында сөйләмәячәкләре хакында кул куйганнар дип хәбәр ителгән иде. Шул ук вакытта гаепләнүче күрсәтмәләр бирүдән бөтенләй баш тарта.

Сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газүткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.

Тоткарлаулардан соң, якыннарының язмышы турында белү өчен дистәләгән кырым татары Акмәчеттәге Русия ФСБсы бинасы янына чыкты. Полиция кырыктан артык кешене тоткарлап, җыелган кешеләрне куып таратты.

Кырымтатарларын эзәрлекләүләр 2014 елда ярымутрауны Русия хакимиятләре аннексияләгәннән соң башланды. Кырымтатарларның күбесе Кырымны Русиягә кушуга каршы чыккан иде. Хәзерге вакытта йөздән артык кырымтатар төзәтү колонияләрендә яки тикшерү астында. Күп очракта аларны экстремизмда гаеплиләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG