Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбургтагы ПАСЕ сессиясенә Русия делегациясе килмәгән


Франция хакимиятләренең Русия делегатларына күрсәтмәсендә аларның Европа берлеге таныган вакциналар алмаган булуы һәм кызыл зонадан килүе әйтелгән. Русия вәкилләре сессиядә дистанцион рәвештә катнашачак.

Дүшәмбе Страсбургта ачылган Европа берлеге Парламент ассамблеясенең (ПАСЕ) көзге сессиясенә Русия делегациясе килмәгән. Делегация башлыгы Пётр Толстой хәбәренә күрә, Русия вәкилләре сессиядә дистанцион рәвештә катнашачак. Франциягә барудан баш тартуның сәбәбе – коронавирус белән бәйле чикләүләр.

Франция хакимиятләренең Русия делегатларына күрсәтмәсендә аларның Европа берлеге таныган вакциналар алмавы һәм шул ук вакытта кызыл зонадан килүе әйтелгән. Шул сәбәпле Русия делегатларына кунакханә белән ПАСЕ бинасы арасында гына ирекле хәрәкәт итәргә рөхсәт биргәннәр.

Русия депутатлары ясаткан "Спутник V" вакцинасын Европа берлеге хупламады, шуңа күрә ул исәпкә алмый. Европа берлегендә яшәүгә рөхсәте булмаган русияләргә Шенген зонасындагы күпчелек илләргә керү элеккегечә чикләнгән яки ябык.

Сессиядә Кырымны аннексияләү белән бәйле Русия делегациясенең вәкаләтләре турындагы сорау да кабат күтәрелер дип көтелә.

Сессия алдыннан Русия сәясәтчесе Владимир Кара-Морза күптән түгел Русия думасына сайлауларда булган хәрәмләшүләр аркасында делегациянең вәкаләтләрен танымаска чакырды.

Хәзерге вакытта сессиянең көн тәртибендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә хөкемдарлар сайлау (Русия вәкилен дә кертеп), шулай ук климат сораулары, кайбер илләрдә узган сайлауларга бәя бирү (Русия каралмый), әрмән – азәрбайҗан каршылыгы.

Сессия башка мәсьәләләр буенча, әйтик Әфганстандагы вазгыять, Беларус һәм Европа берлеге илләре чигендәге миграция кризисы, аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләүләр һәм Александр Литвиненконы үтерү эше буенча Русиягә карата чыгарылган карар турында да ашыгыч дебатлар уздырырга мөмкин.

Әлегә бер генә Русия вакцинасы да Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында (WHO), Европа берлегендә һәм АКШта хупланмаган. WHO "Спутник V" вакцинасын җитештерүдәге хилафлыклар өчен хупламый тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG